Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Исеме халык күңелендә

Исеме халык күңелендә
20.12.2018 / Календарьда бу көн

Исеме халык күңелендәЗыя Камалинең тууына 145 ел.

Зыяэтдин Камалинең исеме Ислам һәм татар дөньясында киң билгеле. Аның дини белемне үстерүгә, халыкны иркен яшәтүгә салган көче бәяләп бетергесез.


Парвәҗетдин Җәмалетдин улы Камалетдинов 1873 елның 22 декабрендә хәзерге Чишмә районының Келәш авылында дөньяга килә. Тәүдә ул Уфаның “Госмания” мәдрәсәсендә белем ала, аннары Каһирәнең “Әл-Әзһәр” университетының философия факультетын тәмамлый. Шушы елларда исемен “Зыяэтдин” дип алыштыра. Инглиз, гарәп һәм төрек телләрендә иркен аралаша.
1904-06 елларда Зыя Камали “Госмания” мәдрәсәсендә укыта, милли һәм дини вакытлы матбугатта актив языша, Уфада “Ислам дөньясында” гәзитен чыгара.
1906 елда ул “Галия” мәдрәсәсенә нигез сала. 1919 елга кадәр шушы мәдрәсәнең ректоры, профессоры була, биредә “Ислам нигезләре”, “Ислам тарихы” һәм психология фәннәрен укыта. 1908 елда Уфаның икенче җәмигъ мәчетенең имамы вазыйфасына тәгаенләнә. Бу аңа “Галия” мәдрәсәсенә рәсми рәвештә җитәкчелек итү мөмкинлеге бирә.
1915 елда ул безнең төбәктә беренче хатын-кызлар өчен “Әнәсия” югары уку йорты ача. Бу уку йорты педагогия юнәлеше буенча укырга мөмкинлек бирә. Биредә ул мөселман этикасы дәресләре алып бара.
Зыя Камалинең иң төп хезмәтләренең берсе – 1909-11 елларда өч бүлектән торган “Ислам фәлсәфәсе” дигән фәнни эше. Анда ул дини һәм иҗтимагый тормышны яңарту проблемасын күтәрә. Русия мөселманнары арасында аның “Дини тәдбирләр” китабы да зур яңалык булып кабул ителә. Биредә автор Ислам динен яңартуга кагылышлы идеяләре белән уртаклаша.
Зыя Камали – беренчеләрдән булып Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүче дә. Әмма аның бу эше, башка бик күп китаплары кебек үк, бастырылмый.
1917 елның Февраль революциясеннән соң Зыя Камали сәяси тормышта актив катнаша башлый. Ул Мөселман руханилары берлеге әгъзасы итеп сайлана, 1917 елда Мәскәүдә үткән беренче Гомумрусия мөселманнар съездында һәм Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының Милли җыелышында катнаша.
20нче елларда ул фәнни һәм педагогик эшчәнлек белән актив шөгыльләнә. 1923 елда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Үзәк диния нәзарәте казые булып сайлана. Бу вакытта ул мөфти Риза Фәхретдин белән мөселманнар өчен булдырылган уку йортларын, мәчетләрне саклап калуга зур көч сала.
1936 елда НКВД органнары бер төркем мөселманнарны, Совет властена каршы булуда гаепләп, җинаять эше кузгата. Бу исемлектә Зыя Камали дә була. 1938 елда СССР Югары судының Хәрби коллегиясе аны 7 елга иркеннән һәм барлык хокукларыннан мәхрүм итү турында карар чыгара. Тәүдә ул НКВДның Медвежья Гора станциясендә урнашкан хезмәт лагеренда була. 1938 елда аны өстәмә тикшеренүләр үткәрү өчен Уфага кайтаралар. 18 тапкыр сорау алып та бернинди яңалык әйтми ул. Бераздан Зыя Камали янә лагерьга җибәрелә. Әмма юлда каты авырый һәм поезддан төшерелә. Берникадәр вакыттан ул Куйбышев шәһәрендәге төрмәдә вафат була, 1956 елда гына аклана.
Зыя Камалинең Ислам динен үстерүгә салган өлеше бик зур. Аның “Коръәннең хаклык юлы”, “Безнең рухи мәктәпләребез – мәдрәсә һәм мәктәпләр” һәм башка басылмаган китаплар язуы билгеле. Халык аны бүген дә якты хатирәләр белән күңелендә саклый.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»