Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстан Конституциясенә – 25 ел

Башкортстан Конституциясенә – 25 ел
21.12.2018 / Календарьда бу көн

Башкортстан  Конституциясенә – 25 елУфаның “Конгресс-холл” бинасында “Башкортстан Республикасы Конституция­сенә 25 ел: нәтиҗәләр һәм үсеш перспективалары” дигән темага Гомумрусия конференциясе үтте. Анда илнең төрле төбәкләреннән килгән юристлар һәм башка белгечләр катнашты.

– 1993 елда, ил бүлгәләнү алдында торганда мондый хокукый документ әзерләү мотлак рәвештә кирәк иде. Күрүебезчә, ул җәмгыятьне туплады һәм аның үсешенә зур өлеш кертте. Русиянең көче – аның составына кергән субъектларның күпмилләтле булуында. Шушы үзенчәлек тә Конституциядә чагылыш тапты. Гомумән, бу безнең демократик мохиттә яшәячәгебезнең нигезе булды.
Конституциягә ниндидер бик мөһим вакыйга булган очракта гына үзгәреш кертелә. Бездә бу таләп тулысынча үтәлә, – диде республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, конференциядә катнашучыларны сәламләп.
– Конституцияне төзүдә 90га якын кеше катнашты. Ул 3 ел дәвамында төрлечә үзгәртелде, төрле дискуссияләр булды, фәнни конференцияләр оештырылды, аннары гына рәсми рәвештә кабул ителде. 25 ел вакыт эчендә, әлбәттә, ул берникадәр үзгәрешләр кичерде. Бу җәмгыятьнең үзгәрүенә дә бәйле, әмма без тәү башлап кабул иткән республиканың хокукый базасы әле дә саклана, – диде республика Конституцион Суды рәисе Зөфәр Еникеев.
Көннең икенче яртысында Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев катнашлыгында әлеге датага багышланган тантаналы җыелыш үтте. Чыгышында республика парламенты җитәкчесе Төп Законның мөһим әһәмиятен сызык өстенә алып, Башкортстан халкын бу бәйрәм белән котлады.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»