Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » СССРны соңгы юлга озату

СССРны соңгы юлга озату
25.12.2018 / Календарьда бу көн

СССРны соңгы юлга озатуУл ничек булды?

1991 елның декабре. Совет халкы, һәр елны кабатланып килгән традиция буенча, Яңа елны каршыларга әзерләнә. Башкалабыз Мәскәүдән сәяси көчләрнең һаман да үзара тарткалашуы да көтеп алган бәйрәм ямен боза алмас кебек, кешеләрнең Яңа ел алды кәефе үзгәрешсез. Берәүләр чыршы базарларында йөри, икенчеләре, дефицит азык-төлек китерүләрен көтеп. кибетләрне “саклый”. Ел тәмамланырга санаулы гына көннәр калып барганда СССР Президенты Михаил Горбачевның үз вәкаләтләрен тапшырырга әзерләнүен, Югары Совет депутатларының РСФСРны Русия Федерациясе итеп үзгәртергә җыенуын берәү дә башына да китерми иде. Шул рәвешле, 70 елдан артык Җир йөзендә иң куәтле дәүләтләрнең берсе булган СССРның яшәүдән туктаячагына санаулы сәгатьләр калып барганда, сәяси сугыш җимереклекләре өстендә яңа дәүләткә нигез салынды.

Үткән вакыйгаларга бәя бирү дә, үкенүләр дә урынсыз. Әмма бөек илебезнең кем аркасында һәм нинди сәбәпләр белән таралуы, мөгаен, СССРда туганнарның күпчелеге өчен тиз генә ачылмас сер кебек күренә. Түбәндә, тарихи мәгълүматларга һәм Мәскәү дәүләт университеты профессоры, тарихчы Алексей Сурин истәлекләренә таянып, СССР таркалу көннәрен тергезеп карарга булдык. Үткәннәрне онытмас һәм хаталардан сабак алыр өчен.


1991 елның 25 декабрь иртәсе. Кремльдә гадәти эш көне. Әллә ни ыгы-зыгы да сизелми. Һәркем үзенең эш урынында. Президент аппаратында әледән-әле телефон шалтырый. Михаил Горбачев ниндидер документларга кул куя, күрсәт­мәләр бирә. Әмма власть аның кулында булса да, исемдә генә инде. Чөнки, 1991 елның 8 декаб­рендә Белоруссиядә “Беловежье килешүләре” дип аталган документка кул куеп, Русия исеменнән Борис Ельцин, шулай ук Украина һәм Белоруссия башлыклары үз имзалары белән СССРны таркатырга килеште. Алар яңа Бәйсез Дәүләтләр Берлеге оештырырга карар итте. Аларның бу килешүе чынлыкта Советлар Союзының таркалуын бәян итте. СССРны саклап калу ягында булган Горбачев әлеге хәлләрдән соң үз теләге белән бу посттан китәргә карар итте. 23 декабрьдә Горбачев РСФСР Президенты Борис Ельцин белән ил башлыгы вәкаләтләрен­нән баш тарту шартлары буенча сөйләшү үткәрә.
— 25 декабрьдә көндез, Михаил Сергеевич үзенең ил Президенты вазыйфасын бушату уңаен­нан халык белән хушлашу чыгышын әзер­ләгәндә, аңа хатыны Раиса Максимовна шалтыратты. Ул Горбачевка алар яшәгән Косыгин урамында урнашкан Президент фатирына Ельцин кешеләре килүе һәм аларның фатирны тиз арада бушатуларын таләп итүе турында хәбәр итте. Ельцинның сак хезмәте, шулай ук, Барвиха-4 бистәсендәге Горбачевлар карамагында булган дачадан китүләрен, андагы шәхси әйбер­ләрен алуны да таләп итә. Горбачевка әлегә үз буйсынуында калган кешеләрне ашыктырудан, матбугатта тавыш күтәрү белән янаудан башка чара калмый, әлбәттә. Нәтиҗәдә, Горбачев ил башлыгы булган чакта файдаланган барлык биналарны да өч көн эчендә тапшырачаклары турында килешенә, — дип яза истәлекләрендә Алексей Сурин.
Ул сәгатьләрдә РСФСР Югары Советында да тыныч булмый. Депутатлар “РСФСР дәүләте атамасына үзгәрешләр кертү турында” Закон кабул итә. Нәкъ шул вакыттан яңа – Русия Федерациясе дәүләтенең яңа тарихы башлана. Бу хәлне “Известия” гәзите болай дип яза: “Зал кул чапты һәм... исемләп тавыш бирү юлы белән яңа дәүләтнең яңа атамасы расланды. Ил “Русия Федерациясе (Россия)” дип үзгәртелде. Ике депутат каршы булды. РСФСР яшәүдән туктады...”
Соңрак Югары Совет депутатлары алдында Борис Ельцин чыгыш ясый һәм берничә сәгатьтән Михаил Горбачевның отставкага китәчәге турында хәбәр итәчәген белдерә. Мәскәү вакыты белән 16 сәгать тирәсендә Ельцин СNN телеканалына интервью бирә. Аның чыгышында шундый сүзләр бар: “Бүген Михаил Сергеевичка авыр көн. Һәм, аңа зур шәхси ихтирам саклавым белән бәйле... мин бүген элекке Генеральный секретарьның хаталарын күрсәтергә теләмим...”
Урындагы вакыт белән 18 сәгать 50 минутта фото һәм телерепортерлар “карашы” астында Михил Горбачев үзенең СССР Президенты постыннан отставкага китүе турындагы документка кул куя. Шул ук көнне Советлар Союзы Берләш-кән Милләтләр Оешмасы әгъзасы булудан туктый. Халыкара оешмаларда аны Русия алыштыра башлый.
Кичке 19 сәгатьтә Михаил Горбачев үзәк телевидение аша ватандашларына мөрәҗәгать итә. Ул үзенең әлеге посттан китүенең сәбәбен совет республикаларының таралуга каршы тора алмавы белән аңлата. Аның әлеге соңгы чыгышы ил башлыгы булган елларда башкарылган эшләргә йомгак булып тора. Горбачев үзе идарә иткән еллардагы казанышлар итеп тоталитар системаны юкка чыгаруны, кеше хокуклары һәм демократик үзгәрешләр өлкәсендә зур сикереш ясалуын, совет икътисадының базар мөнәсә-бәтлә­ре шартларына юнәлеш алуын билгели. Горбачев, шулай ук, Русиягә “соңгы елларда яулап алган казанышларын” саклап калу бик тә мөһим, дип ассызыклый.
Горбачевның якын ярдәмчесе Анатолий Черняев үзенең көндәлекләрендә Президент чыгы­шының аңа һәм башка бик күпләргә тәэсирле тоелуын яза. “Чынлап та, трагик фигура”, — дип яза ул Горбачев турында һәм тарихта да шундый образда калачагын әйтә.
СССРның беренче һәм соңгы Президенты үз вазыйфасыннан китүе турында хәбәр итү белән бөтендөнья мәгълүмат чаралары шау-гөр килә. 25 декабрьдә Көнбатыш илләре Раштуаны бәйрәм итүгә карамастан, дөньяның эре дәүләт башлыклары Мәскәүдәге хәбәргә битараф кала алмый. Америка Президенты Джордж Буш, мәсәлән, СССР таркалу белән атом-төш коралы куркынычы да юкка чыкты, дип бәяли. АКШ Президенты Горбачевка илдә демократик реформалар үткәрү юлындагы кыюлыгы, яңа, ирекле Русия дәүләтенә нигез салганы өчен рәхмәт белдерә. Британия Премьер-министры Джон Мейджор, “Горбачев дәүләт башлыгы постында торган чорда “дөньяны хәвефсезрәк итүгә” ярдәм итте, дип бәяли. ГФР канцлеры Гельмут Коль, немец халкы Горбачевның Германияне берләш­терүдәге ролен беркайчан да онытмаячак, ди.
Ил халкы белән телевизион хушлашудан соң Горбачевны “атом-төш коралы белән идарә итү чемодан”ын Русия Президентына тапшыру чарасы көтәргә тиеш була. Әмма Борис Ельцин бу очрашуга килми. Илнең яңа башлыгына Горбачевның телевизион хушлашудагы чыгышы ошамаган була. Нәтиҗәдә, атом-төш коралына ия булган бөек илнең “кызыл төймә”сен СССРның оборона министры Евгений Шапошников кабул итә.
19 сәгать 38 минутта Кремльнең флагштогыннан Советлар Союзы флагы төшерелә һәм аның урынына Русия триколоры күтәрелә. Язучы һәм журналист Александр Генис ул кичтә Кызыл мәйданда йөргән була. “Ул минутларда ил йөрәге — Кызыл мәйданда беркем дә күренмәде, хәт­та милиция хезмәткәрләре дә юкка чыккан иде, — дип хәтерли ул. — Шундый ук буш һавадан тыныч, әмма тиз генә Кремль өстендәге кызыл флаг төшерелде һәм шунда ук яңа, өч төскә буялганы күтәрелде”.
Язучы Виктор Ерофеев та әлеге вакыйганың шаһиты була. “Деutcһe WeIIe” дигән немец басмасына биргән әңгәмәсендә ул шул минутларда нәрсә күрүе һәм нинди хис кичерүе турында болай дип хәтерли: “Триколор күтәрделәр һәм кыш­кы җилдә яңа Русия җилферди башлады. Әмма ул кичтә булган хәлләр яңа дәүләтләр бар­лыкка килү һәм сәяси уеннар шаукымы, дә­вамы булып кына тоела иде... Мәскәүлеләр күңел күтәренкелеге белән өйләренә ашыга. Әмма мин халык белән бергә ялгышканмын: Русия шул минутлардан тамырдан үзгәргән иде”.
Илдә дәүләт флагы алыштырыла. Кремльдә Михаил Горбачевны озату чаралары башлана. Ул бик гади, җыйнак була. Кичке хушлашу табынына Горбачевның якын кешеләреннән нибары дүрт кенә кеше килә: киңәшчесе Александр Яковлев. Бөтенсоюз телерадиокомпаниясе рәисе Егор Яковлев, киңәшчесе Анатолий Черняев һәм матбугат секретаре Андрей Грачев. Черняев истәлекләренә караганда, коньяк белән сыйланып утыручылар, нигездә, күбрәк үткәннәр турында сөйләшә. Шул кичтә үк инде СССРның элекке Президентына элекке хезмәттәшләре дә, БДБ җитәкчеләре арасыннан да телефоннан шалтыратучы булмый. Аш табыны ярты төн җиткәндә тәмамлана. Мәҗлестә катнашучылар төн уртасында өйләренә таралыша.
Франциянең “Le Мonde” гәзите, укучыларын Мәскәүдәге 1991 елның 25 декабрендәге тарихи вакыйга белән таныштырып, болай дип яза: “Мәскәүдә шатлык та, зур борчылу да булмады. Гадәттә, котылгысыз вакыйгалар чорында шулай була”.

Олег Төхвәтуллин.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»