Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Гыйнвар
04.01.2019 / Календарьда бу көн

ГыйнварГыйнвар – Кече кырлач. “Кырлач” дип кышның иң суык вакыты хакында әйтәләр. Кышкы явым-төшемнәр дә, башлыча, гыйнвар аена туры килә, бураннары да, җылы көннәре дә еш кабатлана. Ә игенче җәй айларының ничек килерен, уңышның нинди булырын фаразлый.

Айның аталышына килгәндә исә, Борынгы Римнең вакыт, ишекләр һәм капкалар алласы Янустан алынган, ул “елга ишек” мәгънәсенә ия.
Яктылыкның (Кояшның) акрын-акрын булса да һаман артуга юл тотуы – гыйнварның бер мөһим үзенчәлеге.
Җидедә – җиткерә,
Сигездә – сикертә,
Тугызда – туктата,
Унда – уйната,
Унбердә күк табан...

Бу айда ылыслы агачларда чукырлар (клест) оя кора, поши һәм боланнар мөгезләрен сала, шыртлака балыгы йокыга тала, шамбы уылдык чәчә.

Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар

1 – Яңа ел;
– Русия һәм Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Илеш районы “Балкыш” әдәби берләшмәсенең җитәкчесе Зәлифә Кашаповага 65 яшь.
3 – Язучы-сатирик, Русиянең һәм Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Сәлимовка 70 яшь.
4 – Күренекле дәүләт эшлеклесе, Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рим Бакиевка 80 яшь;
– атаклы галим-мәгърифәтче, язучы Ризаэтдин Фәхретдиновның тууына 160 ел.
5 – Икътисад фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Хәлил Барлыбаевка 75 яшь.
7 – Раштуа бәйрәме.
9 – Күренекле башкорт шагыйре, язучы, драматург, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Баязит Бикбайның тууына 110 ел.
10 – Танылган галим, Русия Фәннәр акаде­миясенең мөхбир әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Раил Кузеевның тууына 90 ел.
11 – Тыюлыклар һәм милли парклар көне.
12 – Русия Прокуратурасы хезмәткәрләре көне.
13 – Русия матбугаты көне.
14 – Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрияты оештырылуга 100 ел.
15 – Билгеле галим, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган укытучысы һәм атказанган фән эшлеклесе Мөхтәр Әхтәмовка 90 яшь.
16 – Күренекле башкорт язучысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гали Ибраһимовның тууына 100 ел.
17 – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына 100 ел.
20 – Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе оештырылуга 80 ел.
21 – Инженер гаскәрләре көне.
22 – Техник фәннәр докторы, геолог, Баш­корт­станның атказанган нефтьчесе, Русиянең җир асты байлыкларын мактаулы разведкалаучы Эрнст Юлбарисовка 80 яшь.
25 – Русия студентлары көне.
27 – Русиянең Хәрби дан көне. Ленинград шәһәрен блокададан азат иткән көн.
31 – Башкортстанның халык артисты Зәкия Арсланованың тууына 100 ел.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»