Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кыйбланы югалтмасак иде

Кыйбланы югалтмасак иде
11.01.2019 / Календарьда бу көн

Кыйбланы  югалтмасак иде13 гыйнвар — Русия матбугаты көне.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан уйланулар...

Русия матбугаты көне быел рәсми дата буларак 28нче тапкыр билгеләнә. Һөнәри бәйрәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1991 елның 28 декабрендәге карары нигезендә булдырылды. Әлеге датаның 13 гыйнварга туры килүе очраклы түгел. 1703 елда бу көнне “Ведомости” гәзитенең беренче саны дөнья күрә. Бөек Петр I указына ярашлы, яңа басма Русия империясендәге реформаларны халыкка аңлатуда, ил башлыгы үткәргән сәясәтне массаларга таратуда һәм аңлатуда мөһим инструмент буларак кабул ителә. Шул рәвешле, моннан 316 ел элек беренче матбугат басмасы ил, дөнья күләмендәге хәл-вакыйгаларның елъязмасын терки башлый. Шунысы да мәгълүм булсын, 1870 елның 1 гыйнварыннан Русиядә вакытлы матбугат басмаларына язылуны дәүләт күләмендә оештыра башлау турында беренче карар кабул ителгән. Әгәр тарихка күз ташласак, 1913 елга Русиядә көн дә чыгучы матбугат басмалары саны 400гә җиткән, ә төбәкләр әһәмиятендәге гәзит-журналлар исәбе 2500дән арткан.

СССРда матбугат бәйрәме 1991 елга кадәр 5 майда билге­ләнә иде. Бу дата 1914 елда боль-шевикларның төп үзәк һәм пролетариатның киң массаларын үз тирәсенә туплаган “Правда” гәзи-тенең беренче саны чыгу уңаеннан билгеләнде.
Өч йөз елдан артык тарихы булган Русия матбугатының елъязмасы бай. Илебездә нинди генә социаль-сәяси үзгәрешләр чорында да матбугат властьның идеологик коралы буларак түгел, ә аны халыкка якынайтуда, дәүләт сәясәтен үткәрүдә ышанычлы терәк булып калырга тырышты һәм үзенең һөнәри эшчәнлегенә, билгеләнешенә тугрылык сакларга омтылды.

Һөнәри бәйрәмдә, гадәттә, каләм осталарына хөкүмәт бүләкләре тапшырыла, лауреатлар хөрмәтләнә. Төрле дәрәҗә­дәге дәүләт власте органнарында матбугатның бүгенге роле, тармактагы яңалыклар турында тантаналы шартларда сөйләшәләр, фикер алышалар.

Вакытлы матбугатның эчке дөньясы, “үз кухнясы” да бар. Ни сәбәпле соңгы унъеллыкларда җәмгыятьтә матбугат басмаларының көче, кешеләрнең аларга ышанычы кимеде? Гәзит-журналларда эшләүче каләм ияләренең һөнәри дәрәҗәсе укучы ихтыяҗына туры киләме? Интернет челтәре үскән чорда вакытлы матбугат алдыручылар саны кимү куркынычы сакланамы?


Мин әлеге һөнәри бәйрәмне быел 34нче тапкыр каршылыйм. Бәйрәм уңаеннан күңелемдәге шәхси уйларымны гәзит укучылар хөкеменә чыгарырга теләвем дә очраклы түгел. Ни дисәң дә, “Кызыл таң” гәзитендә 34 ел хезмәт салуым журналистикадагы кайбер проблемалар буенча ачыктан-ачык үз фикеремне белдерү хокукы бирә торгандыр дип исәплим. Шушы вакыт эчендә илебездә булган зур вакыйгалар шаһиты гына түгел, ә ил язмышы кыл өстендә торган чорларда дәүләт власте органы бул­ган татар басмасында “идеология солдаты” булуым белән дә горурланам.
Миңа күптән түгел Совет чорындагы “АПН” агентлыгы рәисе булып эшләгән Валентин Фалин­ның истә­лекләрен укырга туры килде. Әлеге агентлык ил генә түгел, дөнья күләмендәге хәбәрләрне туплап әзерләп, халыкка җиткерүче мәгълү­мат чарасы иде. Үзәк телевидениегә биргән интервьюсында Валентин Фалин шундый фикер әйтә: “АПН” агентлыгын үзгәртеп кору бурычы куелгач, эшчәнлегебездәге төп принципны билгеләдем: дөреслеккә туры килгән һәр нәрсә турында да язарга кирәк. Журналист, ялганнан тыш, нәрсә уйлый — язарга хокуклы... Системаны, җәмгыятьтәге җитеш­сезлекләрне бетерүдә савыктыруда иң ышанычлы дару — дөресен язу”.
Заманалар үзгәрде, хәзер таләп-ләр икенче дип уйларга да була. Әмма болай тынычлану дөрес түгел. Мондый битарафлык гәзитне генә түгел, аның укучылары санын да киметүгә китерәчәк. Осталык журналистикада бик мөһим нәрсә. “Кызыл таң”га эшкә килгәч, авылдашым булса да бик таләпчән, кирәк вакытта усаллыгын да күрсәткән, билгеле журналист Радик Шәехов канаты астында эшләү бәхете тиде. Аңа карап, ничек язарга, кешеләр белән аралашырга һәм хәтта ничек киенергә кирәклегенә кадәр өйрән­дем. Аның белән эшкә өйрәнүне шундый чагыштыру белән аңлатырга була торгандыр: тирән сулы елганың уртасына ташлый да, батмас өчен чыбык белән ярдәм итә. Калганы үзеңнән тора.
Бервакыт Яңа ел алдыннан Радик Шәехов чакырып алды да: “Чакмагыш районының “Авангард” колхозына барып кайт әле, бәйрәм санына материал булыр иде”, — диде. Мактау бурычы куелгач, языласы мәкаләм авылга барып җиткәнче әзер диярлек иде. Ни хикмәт, фермада беркем юк. Рәис тә, баш зоотехник һәм ферма мөдире дә эштә түгелләр. Фермада күргәннәрем дә, “шеф” мактаганча яхшы түгел. Бурычны үти алмагач, кәеф кырылып кайтты. Мөдирнең дә эштә ничек каршы аласын чамалаган идем. “Нәрсә күрдең, ничек бар — шулай яз”, — диде. Колхозда кайсы хуҗаның кайда икәнен блокнотка теркәп куйган идем. Дөресен әйткән-дә, мөдир үзе җибәргәч, артык тән­кыйтьләргә бераз шөрли идем. Ә ул, язманы кабат эшләткәч, мәкаләгә “Хуҗалары кунакта, салам да юк улакта” дигән исем куеп бас­тырып чыгарды. Аның шул чакта: “Әгәр журналист булып эшләргә телисең икән — һәрвакыт дөресен яз”, дигән сүзләре миңа гомер буе маяк булып тора. Менә шундый остазлар җитми кебек бүген матбугат басмаларына.
Билгеле, тешле журналист булам дип, чаманы онытырга, тәнкыйтьне үзмаксат итеп куярга да ярамый. Журналистның эчке тоемлавы — үз цензурасы булырга тиеш. Миңа калса, журналист җәмгыятьтә үз фикерен киң ауди-ториягә җитке­рергә хокуклы шәхес кенә түгел, ә дөреслек, гаделлек эталоны да булырга тиеш.
Көндәлектә шундый юллар тер-кәп куйганмын. 2014 елның декаб-рендә Русия Президенты Владимир Путин федераль һәм төбәк матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда болай дигән: “Матбугат, әгәр аңа ышануларын тели икән, объектив булырга, хәл-вакыйгаларны дөрес бәя биреп яктыртырга тиеш”. Ил башлыгының фикере бәхәс­ләшергә урын калдырмый.
...Русиядә 62 меңнән артык вакытлы матбугат басмасы теркәлгән. Шулардан 368 басма һәм 227 электрон төре Башкортстанда нәшер ителә.
Сер түгел, бүген матбугат бас­малары, радио-телевидение һәр-кайсы үз укучысы, тыңлаучысы өчен көрәшә. Соңгы вакытта алар моңа кадәр медиаяссылыкта күренмәгән онлайн бас­малар һәм социаль челтәрләр белән көн­дәшлек итә башлады. Башкортстанлылар тулырак мәгълүматны кайдан күбрәк ала? Узган ел “Социомаркет” компаниясе республика буенча үткәргән тикшеренү нәтиҗә-ләрен бәян итте. Күренүенчә, анда катна­шучыларның 84 проценты урындагы власть эшчәнлеге турында мәгълүматны — республика телевидениесе һәм 41,2 проценты матбугат басмалары аша ала. Әйт-кәндәй, Башкортстан биредә яшәү-че һәркемгә бүлеп исәплә­гәндә, иң күп матбугат басмасы алдыру күрсәткече буенча федераль округта иң зур күрсәткечкә ия. Әлеге тикшеренүләр, шулай ук, яшьләр-нең мәгълүматны, традицион матбугат басмаларыннан баш тартып, Интернет челтәреннән алуны өстен күрүен ачыклаган. Шунысын да ассызыкларга кирәк: бигрәк тә яшь һәм урта буын вәкилләренең Интернетка өстенлек бирүе матбугат басмаларына ышаныч кимү белән түгел, ә мәгълүмати ихтыяҗның оперативлыгы, кыска һәм җанлы булуына да бәйле. Гәзит укучыларда, мондый хәл дәвам итсә, якын киләчәктә вакытлы матбугат бас­маларына ихтыяҗ бетәр, аларны алдыручылар калмас микәнни, дигән сорау да туа торгандыр. Гомумән, бу проблеманы дөнья­күләм мәсьәлә дип карарга кирәк. 2016 елның көзендә Дубайда Халык­ара матбугат басмаларын таратучылар ассоциация­сенең 61нче Конгрессы үткән иде. Анда көндәш­лек үскән базар һәм яңа технологияләр шартларында матбугат басмаларының язмышы турында сөйләшкәннәр. Конгресста катнашучылар шундый бер­дәм фикергә килгән: вакытлы матбугат басмалары укучыга ниндидер хәл-вакыйга турында мәгълүмат бирү белән генә чикләнмичә, укучы­ның фикерен үстерүче аналитик язмалар тәкъдим итәргә тиеш.
Әлбәттә, укучыларны төгәл һәм дөрес бәя бирелгән мәгълүмат белән тәэмин итүдә матбугат басмалары белән интернет челтәр­е арасында көндәшлекнең үсәчәге көн кебек ачык. Димәк, гәзит журналистларына, гомумән, чынбарлыкка якынрак булу, мәгълүматны ашыгыч һәм объектив бирү элеккегә караганда да мө­һимрәк.
Чираттагы матбугат бәйрәмен каршылаганда шундый уйлар туды.

Олег Төхвәтуллин,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Ш. Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясе лауреаты.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Сегодня, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Вчера, 23:45 :: Башкортостанга - 100 ел!
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Без - башкортстанлылар
Вчера, 23:45 :: Сәясәт
Без - башкортстанлылар
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы
Вчера, 20:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»