Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Тәфтишчеләр бәйрәм итә

Тәфтишчеләр бәйрәм итә
15.01.2019 / Календарьда бу көн

Тәфтишчеләр  бәйрәм итә2011 елның 15 гыйнварында “Русия Федерациясенең Тикшерү комитеты турында” Закон көченә керде. Аның проектына аңлатмада Тикшерү комитетының Прокуратура системасыннан чыгарылуы прокуратура органнарына да, тикшерү органнарына да тагы да нәтиҗәлерәк эш өчен тиешле шартлар тудырачагы турында әйтелә.

Бу идея яңа түгел: тикшерү ведомствосын башка дәүләт структураларыннан аерырга Петр I карар итә. Император җинаять процессын алдан тикшерү белән суд тикшерүенә бүлеп, суд реформасын гамәлгә ашыра.
1713 елда Русиядә махсуслаштырылган тәүге тикшерү органнары барлыкка килә. Болар Петр Iгә турыдан-туры буйсынучы һәм аеруча хәвефле эшләрне тикшерүче майор тикшерү канцелярияләре була. Мондый эшләр исәбенә ришвәтчелек, казнаны талау, хезмәт вазыйфасын усал нияттә файдалану, мошенниклык керә. Императорга гына бәйле булган тикшерү органнары югары вазыйфа биләүчеләргә карата да объектив була ала. XVIII гасыр башында тикшерү канцелярияләре игътибарын 23 Русия сенаторының 11е җәлеп иткән.
Хәер, Петр I үлеменнән соң тикшерү органнары шундук юкка чыгарыла. 1723-1860 елларда җинаятьләрне тикшерү белән полицмейстер канцеляриясе, эзләү органнары, түбән земство судлары шөгыльләнә.
XIX гасырда мондый системаның җитешсезлекләре калкып чыга, атап әйткәндә, коррупция үсә башлый. 1860 елдагы суд реформасында Александр II алдан тикшерүне оештыруның яңа ысулларын табарга тырыша, ләкин Петр моделенә кайту мөмкинлеге каралмый да. Нәтиҗәдә, тикшерү органнарын полиция составыннан чыгарып, судларга тапшырырга карар ителә. Бу чорда 44 губернада 993 суд тикшерүчесе барлыкка килә.
1917 елдан соң тикшерү бүлекчәләре барлык хокук саклау органнары каршында да булдырыла. Бу яңа властьның юстицияне сыйнфый көрәшнең бер инструменты итү теләгенә бәйле.
1927 елда Мәскәү губернасында тикшерүчеләрне прокуратура органнарына күчерәләр. Тәҗрибә уңышлы дип табылып, 1928 елда тикшерү аппараты тулысынча Прокуратура карамагына күчә.
2007 елда Русия прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты чагыштырмача үзаллы ведомствога әйләнә, ләкин барыбер прокуратура органнары системасына керә. 2011 елдагы закон исә тикшерү органнары үсеше моделен Петр I идеясенә кайтара.
Әлеге вакытта Русия Тикшерү комитеты бер генә дәүләт власте органы структурасына да керми. Шул рәвешле, бүген Тикшерү комитеты хезмәткәрләре “бәйсезлек көне”н бәйрәм итә ала. Ничек кенә булмасын, бу көн, эшкә йомгак ясап, ведомствоның алдынгы хезмәткәрләрен билгеләү өчен менә дигән сәбәп.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»