Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кырым – безнеке!

Кырым – безнеке!
15.03.2019 / Календарьда бу көн

Кырым – безнеке!Моннан биш ел элек, 2014 елның 16 мартында Кырымның Русиягә кушылуы турында референдум үтте. Ул чагында Кырым һәм Герой-шәһәр Севастополь халкы Русия Федерациясе субъектлары рәвешендә кушылу өчен тавыш бирде.

18 мартта исә Кырымның Русия составына керүе Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында кул
куелган халыкара килешү нигезендә теркәлде. Кырым Республикасында бу көн дәүләт бәйрәме булып тора. Кырымның Русиягә кушылуы – тоташ илебез, аның һәр гражданы өчен гомум бәйрәм.
Кырым һәм Севастопольнең Русия белән яңадан кушылуы Ватаныбыз тарихының яңа битен ачты. Берләшкәннән соң үткән биш елда Кырым да, Русия дә шактый көчәйде. Илебез Президенты Владимир Путинның тирән акыллылыгы һәм тәвәккәллеге, шул мәлне аны хуплап чыккан күпмилләтле халкыбызның зур теләге нәтиҗәсендә Кырым белән берләшү мөмкинлеге туды. Президент кабул иткән оператив карарлар Дәүләт думасы тарафыннан хупланды, кырымлыларны якларга һәм аларга референдум үткәрү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирде.
Башкортстан Кырымга барлык юнәлешләр буенча да даими ярдәм күрсәтә. Безнең республика Белогорск районына бик күп ярдәм итә.
Әйткәндәй, 17 гыйнварда әлеге республика җитәкчесе Сергей Аксенов җитәкчелегендәге Кырым делегациясе Башкортстанга эш сәфәре белән килде. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән Кырым Хөкүмәте Рәисе Сергей Аксеновның ике яклы очрашуы үтте.
Кырым җитәкчесе үзләрендә Сибай балалары өчен бушлай ял оештырырга тәкъдим итте.
— Сергей Аксенов, Сибайда гадәттән тыш хәл килеп тууын белгәч, 500 баланы Кырымда бушлай ял итәргә, саф һава суларга чакырды. Дуслык авыр вакытта сынала. Моның өчен зур рәхмәт аңа, — диде Радий Хәбиров.
Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов Дуслык ордены белән бүләкләнде. Тиешле указга Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров кул куйды. Бүләкләү тантанасы ике республика делегацияләре очрашуы вакытында узды.
Быел Кырымда “Юбилейный” шифаханәсен реновацияләү башланачак, ул Башкортстанга 2017 елның сентябрендә тапшырылган иде. 2021 елда реконструкция тәмамланганнан соң, Башкортстанның Кара диңгез ярында ял итү һәм дәвалау өчен 400-500 урынга исәпләнгән заманча шифаханәсе барлыкка киләчәк.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»