Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 4-10 гыйнвар. “Интеллектус”та – дәресләр

4-10 гыйнвар. “Интеллектус”та – дәресләр
09.01.2016 / Календарьда бу көн

4-10 гыйнвар. “Интеллектус”та – дәресләр4-10 гыйнварда Музей һәм балалар атналыгы үтә. Чит илгә яисә башка шәһәргә барсак, андагы истәлекле урыннарны һәм музейларны карарга яратабыз. Тик, ни сәбәпледер, үзебез яшәгән төбәктә музейлар белән танышырга гына вакыт җиткерә алмыйбыз. Башкалабызга экскурсиягә килгән мәктәп укучылары да театр һәм музейда түгел, күбрәк күңел ачу үзәкләрендә булырга тырыша. Бәлки шуңадыр да, Мәскәү өлкәсендә эксперименталь рәвештә мәктәп укучылары өчен уку-укыту процессында музейларга бару мәҗбүри рәвештә кертелгән иде. Уку елы дәвамында өлкәнең барлык укучыларына айга кимендә ике тапкыр танылган музей-утарларга бушлай экскурсия оештырылды. Өлкәдәге яшьтәшләренә Мәскәү укучылары да кушылды. Әлбәттә, мондый программа бөтен Русия буйлап эшләгәндә, укучыларга эстетик тәрбия бирүдә әһәмияте чиксез булыр иде. Шулай ук, башкала мәктәпләрендә читтә үтә торган дәресләр кертелүе дә игътибарга лаек. Хәзер укучылар биология һәм әдәбият дәресләрен сыйныфта гына түгел, Мәскәүнең иң үзенчәлекле музейларында да үткәрә. Мәсәлән, Дарвин музеенда — биология, ә менә кайчандыр Марина Цветаева үзенең кечкенә замогы санаган фатирда әдәбият дәресләре уза. Тиздән физика, химия, тарих дәресләрен дә укучыларга интерактив үткәрергә вәгъдә итәләр.

Мәскәүлеләр тәҗрибәсен безгә дә кулланырга була. Башкалабызда белешмә һәм сабак алырлык бик күп музейлар бар. Уфа музейлары күптөрле һәм тематикасы буенча да нык аерыла. Аларның һәркайсында мәктәп укучылары белемнәрен тулыландыра һәм үзләре өчен кызыклы мәгълүмат туплый ала.

Республикада киң билгеле Милли музейда, мәсәлән, тарих, Башкортстан мәдәнияте дәресләре үткәреп булыр иде. Русиядәге иң борынгылардан саналган бу музейда бүген иң күп экспонат тупланган. Әдәбият дәресләрендә Мәҗит Гафури һәм Шаһит Ходайбирдинның йорт-музейларына, шулай ук, билгеле урыс язучысы Сергей Аксаковның мемориаль йорт-музеена барып, бу күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышырга, шәхси әйберләрен күрергә мөмкин. Сынлы сәнгать белән кызыксынучыларга шәһәр үзәгендә урнашкан М. В. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музеена юлланырга була. Аның фондында әлеге вакытта 12 меңнән артык экспонат исәпләнә. Башкортстан тарихы һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнү өчен Археология һәм этнография музее белән якыннан танышу файдалы булачак.

Тарих дәресләрендә алган белемне тулыландыру өчен бездә хәрби тематикага багышланган музейлар да күп. Алар арасында Республика Хәрби Дан, Кызыл Ярдагы 25нче Чапаев дивизиясе, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музейлары да бар.

Уфада заманча музейлар да бар. Шуларның берсе “Интеллектус” интерактив музее. Бирегә килгән укучылар күргәзмә заллары буенча йөреп кенә чыкмый, ә үз куллары белән төрле экспериментлар һәм тәҗрибәләр үткәреп карый. Монда бутылкофонда уйнарга, панограф яки спирограф белән рәсем төшерергә, айның икенче ягын күрергә, кайнап торган суны тотып карарга һәм башка шундый гадәти булмаган экспериментлар эшләргә мөмкин. Фән һәм техника белән кызыксынган балалар өчен “Интеллектус” бик кызыклы тоелса, табигать һәм хайваннар яратучы укучылар өчен Урман һәм “Акбузат” ипподромында урнашкан Ат үрчетүчелек музейларында булу файдалы булачак.

Әлбәттә, музейга бару, андагы экспонатлар белән танышу укучы өчен кызыклы гына түгел, кирәкле һәм файдалы да булырга тиеш. Бүген яңа дәүләт стандартларына ярашлы, 5-9нчы сыйныфларда дәрестән тыш эшләр дигән төшенчә барлыкка килде. Алар укыту программасына салынган материалларны үзләштерүгә юнәлтелгән. Дәрестән соң оештырылган бу чаралар исәбенә музейларга бару мотлак кертелер дип ышанасы гына кала.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
142 килограммга ябыккан
Сегодня, 10:48 :: Сәламәтлек саклау
142 килограммга ябыккан
Экспорт сәгате сукты!
Сегодня, 10:45 :: Икътисад
Экспорт сәгате сукты!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»