Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Машина байлык түгел...

28.01: Машина байлык түгел...

Машина байлык түгел...29 гыйнварда автомобильнең барлыкка килүенә 130 ел тула.

Автомобиль ясау мәсьәләсе шулкадәр өлгереп җиткән була ки, төрле илләрнең завод һәм лабораторияләреннән бер үк вакытта диярлек бик күп “үзе йөри торган арбалар” чыга. Әмма әлеге иҗат җимешләренә патент алырга аларны иҗат итүчеләрнең берсенең дә башына килми. Һәм күп кенә үзенчәлекле “арба”лар эзсез-хәбәрсез югала, тарихка керми кала. Ә “үзйөрешле арба” иҗат итүчеләр 400ләп булган, диләр.


Тарихта билгеле булуынча, автомобильнең беренче сызымнарын Леонардо да Винчи ясаган, әмма “корыч аргамак” турында нинди дә булса мәгълүмат безнең көнгә кадәр килеп җитмәгән. 2004 елда Флоренциянең Фән тарихы музее экспертлары, ул замандагы сызымнар буенча авто­мобиль җыеп, Леонардоның планы дөрес икәнлеген исбатлый.

1769-70 елларда француз уйлап табучысы Ж. Кюньо артиллерия тупларын ташыр өчен өч тәгәрмәчле сөйрәгеч уйлап таба. Пар ярдәмендә хәрәкәт итүче “Кюньо арбасы”н автомобильнең генә түгел, паровозның да башлангычы дип исәплиләр. Ул сәгатенә 4 километр тизлек белән йөргән. Аны хәрәкәткә китерү өчен 1 тонна су һәм утын кирәк булган. Машинаның рулен ике кеше дә бик авырлык белән генә борган. Аның каравы, арба 5 тонна йөк тарта алган. Кюньо үзе аны “утлы арба” итеп атаган, чөнки уйлап табучы нияте буенча ул артиллерия тупларын йөртергә тиеш булган.

XVIII гасырның 80нче елларында Русиядә автомобиль проекты өстендә билгеле уйлап табучы Иван Кулибин эшли. 1791 елда ул арба-самокат ясый.

Җиңел һәм куәтле эчке янулы двигательнең барлыкка килүе корыч аргамакларның үсешендә зур мөмкинлекләр ача. 1885 елда — немец уйлап табучысы Готлиб Вильгельм Даймлер, 1886 елда аның ватандашы, инженер Карл Бенц бензин двигательле, мөстә­кыйль хәрәкәт итүче беренче экипажлар җитештерә башлый. Автомобиль транспор­тының киң таралуына Америка уйлап табучысы һәм сәнә­гатьчесе Генри Форд та зур көч сала.

Карл Бенц үзенең 0,9 ат көчле, сәгатенә 16 километр ара үтүче “Motorwagen” дигән “үзйөрешле коляска”сын 1886 елның 29 гыйнварында ясый һәм бу көн хәзер автомобиль туган көн дип исәпләнә. Бенцның сасы исле, дөбер-шатыр килүче нәмәрсәдә берничә тапкыр йөреп килүеннән соң “Мангеймер цайтунг” гәзите: “Атлар бар вакытта, бу нәрсә кемне кызыксындырсын?” – дип язып чыга.

Машина байлык түгел...Электромобиль һәм пар ярдәмендә хәрәкәт итүче машиналар киң таралу ала. АКШта 1900 елда автомобиль­ләрнең яртысы диярлек пар ярдәмендә хәрәкәт итә. 1906 елда Stanley фирмасының парда эшләүче автомобиле сәгатенә 203 километрга ирешеп, тизлек рекорды куя. Агалы-энеле Стэнлилар елына бер мең данә чамасы парда эшли торган автомобиль җитештерә.

Үлем китергән беренче автомобиль һәлакәте 1896 елда Лондонда теркәлгән. Машина сәгатенә 6 чакрым тизлек белән барган, әмма шофер Артур Эдселл юлдагы җәяүле хатынны күрмәгән. Суд аның үлемен бәхетсезлек очрагы дип тапкан.

1888 елның язында Карл Бенцның хәләл җефете Берта эшләпәсен чәченә беркетеп куя торган шпилька белән бензин трубкасын чистарта, ефәк оегы белән электр чыбыгын изоляцияли, артык озын чылбырны кыскартырга тимерчене чакыра. Бу – автомобиль тарихында беренче ремонт була. Һәм беренче автоузыш та – чөнки Берта, даһи иреннән яшерен рәвештә, аның машинасын төзәтә һәм, ике улын утыртып, 180 километр йөреп кайта. Шул ук вакытта бу – дөньяда беренче тапкыр автомобиль рекламалау да була. Берта малайларны утыртып йөреп кайтканнан соң, бу машина турында бөтен дөнья ишетә.

1888 елда Карл Бенцның автомобиле Мюнхендагы күргәзмәдә алтын медальгә лаек була.
ХХ гасырның беренче унъеллыгында “үзйөрешле арбалар”ны “үзйөрешле экипажлар” алыштыра. Бу “экипажлар” Европа аксөякләре арасында модага керә, узышлар да үткәрелә.

Әмма болар әле автомобиль түгел. 1898 елда “шоффэр” (ул вакытта нәкъ шулай язылган һәм әйтелгән) автомобильне кабызыр өчен “үзйөрешле экипаж” янына килә һәм, иң беренче эш итеп, аны, завод инструкциясендә язылганча, “мөмкин кадәр горизонталь итеп урнаштыра”. Шуннан соң шланг ала да, глушительне төтен чыккыч торбага тоташтыра. Аннан соң бакка бензин тутыра, чөнки бензинны төнгә бакта калдырмыйлар – ул агып утыра. Арытаба шоффэр магнето чыбыгын свечага тыга да, бензин бирү кранын ача һәм шунда ук машина тирәли кызу гына йөгереп әйләнеп чыга – бу – карбюраторның энәсен басып, артык ягулыкны түгү өчен, алайса бердәнбер цилиндрга ягулык артык күп киләчәк. Әлеге эшләрдән соң шоффэр стартерны, инструкциядә әйтелгәнчә, “якынча биш мәртәбә” әйләндерә. Шуннан башта карбюраторны, аннары махсус компрессион кранны ача төшә, бу цилиндрдагы басымны төшерер өчен эшләнә, шулай булмаганда, аңа бензин килмәячәк... Двигатель эшләп китү белән шоффэр кузлага менеп утыра. Рульне борырга зур көч кирәк, ә беренче “үзйөрешлеләрдә” исә руль булмаган, аның урынына озын рычаг файдаланылган.

1901 елда Карл Бенцның “Мерседес”ы Ниццада үткә­релгән узышта җиңә һәм шушы җиңүдән соң автомо­бильләр чоры башлана. Шул ук елны Парижда узган күргәзмәдә Русия императоры Николай IIгә өч машина сатып алалар.
Беренче Русия авто­мо­биль­ләре 1896 елда Нижгар ярминкәсендә күрсәтелә. Боларны караганнан соң Николай II үзенең көндәлегенә: “Карар нәрсә юк, чит илнекеләр күпкә яхшырак”, – дип язып куя.

...Еллар үтте, бүген Җир йөзендә елына 65 миллион тирәсе автомобиль эшләп чыгарыла. Машина хәзер байлык түгел, ә гап-гади транспорт чарасы. Ул һәр гаиләдә диярлек бар, кайберләрендә ике-өч... “Автостат” агентлыгы мәгълү­мат­ларына караганда, бүген Русиядә 40 миллион җиңел автомобиль бар. Шуларның 21 миллион 304 меңе – чит илнеке, 18 миллион 629 меңе Русиядә җитештерелгән (14 миллионга якыны “Лада”). Русиядә автомобильләрнең яртысы 2006 елга кадәр чыгарылган. 2015 елның июленә Башкортстанда 1 миллион 116 мең 288 җиңел машина бар иде. Республика җиңел машиналар саны буенча Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Ростов һәм Свердловск өлкәләре, Татарстан һәм Төмән өлкәсеннән кала, унынчы урында.





Басып чыгарырга



Төркиләрнең гореф-гадәтләре вә ышанулары
16-07-2018 :: Календарьда бу көн
Төркиләрнең гореф-гадәтләре вә ышанулары
Бурдан кала, уттан калмый
16-07-2018 :: Календарьда бу көн
Бурдан кала, уттан калмый
Бер рәхмәт мең  бәладән коткарыр
8-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
Республика Конституциясенә – 25 ел
7-06-2018 :: Календарьда бу көн
Республика Конституциясенә – 25 ел
Бергә без — зур көч
5-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бергә без — зур көч
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
Тарихи мирас —  олы байлыгыбыз
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Тарихи мирас — олы байлыгыбыз
Июнь
31-05-2018 :: Календарьда бу көн
Июнь
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»