Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / 31 гыйнвар. Әй генәм, алтын-көмеш беләзек!

30.01: 31 гыйнвар. Әй генәм, алтын-көмеш беләзек!

31 гыйнвар. Әй генәм, алтын-көмеш беләзек!31 гыйнварда Халыкара ювелирлар көне билгеләп үтелә. Кешелек бик борыннан үз кыяфәтен матурлау хәстәрен күреп, төрле ташлардан, кабырчыклардан бизәнгечләр ясарга өйрәнә. Тәүдә кыргый җәнлекләрнең казык тешләреннән, диңгез кабырчыкларыннан ясалган муенса-төймәләрдән файдаланып киләләр. Әйткәндәй, кабилә башлыкларына алар бер генә төсле итеп һәм бер генә данәдә әзерләнә.

Тора-бара диңгез асылташларын кырлап, төрлечә уеп-сырлап матурлый башлыйлар.

Тарихтан мәгълүм булуынча, ювелир сәнгате борынгы гарәп илләрендә барлыкка килә. Сүз уңаен­нан шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: гарәпләрнең асылташларны кырлау осталыгы серенә әлегәчә беркем дә төшенә алмый. Арытаба безнең илдән дә ювелирлык осталыгына өйрәнү өчен ул якларга өйрән­чекләр җибәрелә башлый. Алар андагы остаханәләрдә тәҗрибә туплап, шул серләрнең асылына төшенеп кайта.

Гарәпләр нигез салган ювелир һөнәренең серләре килеп ирешкәннән соң, бездә дә бу юнәлештә эшләр киң колач ала. Әйткәндәй, Русиядә ювелирлык сәнәгате ил белән Екатерина II патшабикә хакимлек иткән чорда аеруча нык үсеш кичерә. XVII гасыр аристократлары арасында, нигездә, алтын-көмеш, сапфир һәм рубин кебек асылташлардан ясалган бизәнгечләргә өстен­лек бирелсә, XVIII гасырда алар алмаз, топаз, изумруд, рубин кебек ташларга күчә. Аларның күбесе, нигездә, патша таҗы һәм киемнәрен бизәгәндә кулланылган.

Сүз уңаеннан тагын да шунысын әйтеп үтү мөһим: безнең җирлектә, Урал якларында малахит, тау бәл­лүре, лазурит, агат, яшма кебек ташлар күпләп табыла.

Гомумән алганда, алтын приискалары, кыйм­мәтле ташларны эшкәртү фабрикалары, Карл Фаберже исемендәге ювелирлар йорты иң беренче булып юкка гына Русиядә оештырылмаган.





Басып чыгарырга



Кулланучы  яклауга мохтаҗ
Сегодня, 00:00 :: Календарьда бу көн
Кулланучы яклауга мохтаҗ
Төркиләрнең гореф-гадәтләре вә ышанулары
16-07-2018 :: Календарьда бу көн
Төркиләрнең гореф-гадәтләре вә ышанулары
Бурдан кала, уттан калмый
16-07-2018 :: Календарьда бу көн
Бурдан кала, уттан калмый
Бер рәхмәт мең  бәладән коткарыр
8-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
Республика Конституциясенә – 25 ел
7-06-2018 :: Календарьда бу көн
Республика Конституциясенә – 25 ел
Бергә без — зур көч
5-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бергә без — зур көч
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
Тарихи мирас —  олы байлыгыбыз
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Тарихи мирас — олы байлыгыбыз
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»