Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җитәкченең иң якын ярдәмчесе

Җитәкченең иң якын ярдәмчесе
15.09.2016 / Календарьда бу көн

Җитәкченең иң якын ярдәмчесеБезнең илдә сәркәтипләрнең һөнәри бәйрәме рәсми рәвештә билгеләнми. Шулай да 2005 елдан эре шәһәрләрдәге әлеге һөнәр ияләрен берләштергән төркем һәм “Секрет@рь” журналы редакциясе башлангычы белән сентябрьнең өченче җомгасы Сәркәтип көне буларак бәйрәм ителә башлый. Соңгы елларда сәркәтип һөнәренең кирәкле һәм акчалы эшкә әйләнүе илдә эшкуарлыкның таралуы һәм ныклап үсүе белән бәйледер, мөгаен.

Ирне юлдашына карап беләләр, дисәләр, ә менә җитәкче турында сәркәтибенә карап та фикер йөртәләр. Чөнки җитәкче янына килгән һәр кешене башта сәркәтип каршы ала, телефон шалтырауга беренче булып ул җавап бирә. Җитәкченең эш көне тыныч һәм нәтиҗәле булуы берникадәр аның сәркәтибенә дә бәйле. Һәр җитәкче эш урынында документларның тәртиптә булуын ярата. Ә бу, үз чиратында, сәркәтипнең һөнәри осталыгына бәйле. Шуңа да әлеге һөнәрне сайлаучылар ягымлы, ачык йөзле, түзем генә түгел, югары белемле, җаваплы, аралашучан, компьютерны яхшы белүче, ягъни үз һөнәренең остасы булырга тиеш. Заман сәркәтибе — эшне җиренә җиткереп башкаручы җаваплы административ хезмәткәр. Шуңа да аларны һәр оешмада җитәкченең иң якын ярдәмчесе буларак кабул итәләр.

Борынгы Римда сер саклаучы ышанычлы кешеләрне “сәркәтип” дип (“секрет+арь”) атаганнар. Бу һөнәргә ул вакытта ирләр генә алынган һәм алар властька якын булган.

1880 елда беренче текст басу машинкасы уйлап табылгач, документларны басу эшен хатын-кызларга тапшыра башлаганнар. Тора-бара әлеге хезмәттә ирләр калмаган.

Сәркәтип һөнәренең кайчан барлыкка килүен төгәл генә белүче юк. Русиядә бу хезмәт 1720 елда кәгазь эшеннән котылырга теләүче Петр I тырышлыгы белән кертелә. 1840 елда Русиядә шәхси сәркәтип хезмәте барлыкка килгән, бу кешеләр завод-фабрикалар хуҗаларында эшләгән. Соңрак мондый хезмәт урыны башка предприятиеләрдә дә барлыкка килә.

Сәркәтип һөнәренә әзерләүче курслар беренче тапкыр 1868 елда Харьковта ачыла. Америка һәм Европа илләрендә андый уку йортлары соңрак эшли башлый.

1920нче еллар башында бу һөнәр үсештә булып, бик кирәкле саналса да, аның чәчкә ату чоры озакка бармый, чөнки 1925 елда сәркәтип эшен гади машинисткага тиңлиләр.

Әйтергә кирәк, Сәркәтип көнен төрле илләрдә төрле вакытта бәйрәм итәләр. Америкада, мәсәлән, апрельнең соңгы атнасы тулысынча офис хезмәткәрләре атнасы буларак билгеләнеп, чәршәмбедә Сәркәтип көне бәйрәм ителә. Африка сәркәтипләре исә 5 сен­тябрьдә бәйрәм итә.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»