Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Милләт атасы”

“Милләт атасы”
01.10.2016 / Календарьда бу көн

“Милләт атасы”Һиндстанның Тамиланд штатында Махатма Гандиның илдә бердән-бер гыйба­дәтханәсе эшли. Мохандас Карамчанд (Махатма) Ганди – Һиндстан халык­ла­рының азатлыгы өчен көрәш җитәк­чесе, тынычлык урнаштыручы, дөньяда киң билгеле җә­мә­гать эшлеклесе. Аны дүрт тапкыр – 1937, 1938, 1939 һәм 1947 елларда Нобельнең тынычлык премиясенә тәкъдим итәләр, өченче меңьеллыкка аяк басканда дөньяның бик күп вакытлы матбугат басмалары Гандины “ХХ гасыр кешесе” дип атады.

Ганди 1869 елның 2 октябрендә индус гаиләсендә туа, ул сәүдәгәрләр (банья) кастасына карый. Аның әтисе кечкенә Порбант кенәзлегенең (әлеге вакытта Гуджарат штаты) баш министры була. Лондонда юридик белем алгач, Ганди 1893-1914 елларда Көньяк Африкадагы һинд фирмасында юрист-киңәшче булып эшли. Ул вакытта бу илдә 100 меңнән артык һинд кешесе яши. Приторийда ул үзен беренче тапкыр сәясмән буларак таныта. Аның җитәкчелегендә раса буенча кимсетүләргә каршы һинд мигрант­ларының демонстрацияләре үтә. Үз максатларына ирешү өчен Ганди көч куллан­мыйча каршы якка йогынты ясау ысулы – сатьяграханы (тәрҗемәсе “ха­кый­кать­кә омтылуда ихтыярлы булу”) тормышка ашыра. Ул Лев Толстойны үзе­нең укытучысы һәм остазы дип исәпли.

1915 елда туган иленә кайткач, Ганди “Сабармати-ашрам” сатьяграханы өйрәтү үзәге ача, көч кулланмыйча гына зур кампанияләр үткәрә. 1920 елда ул Һинд­стан милли конгрессында төп фигурага әйләнә. Гандиның тактикасы Британия учрежде­ниеләренә, судларына бойкот игълан итүдән гыйбарәт була, митинг, пикет, хар­тал (ябык лавкалар) һәм де­монст­рацияләр үтә. Бу ысуллар колониаль хакимиятне чарасыз калдыра, Һинд­стан шартларында зур нәтиҗә бирә. Һинд­лы­ларның Британия колониаль идарәсенә каршы көрәшнең төп кампа­нияләре 1920-22, 1930-31, 1932-34 һәм 1942 елларда була. 1947 елның 14еннән 15 август төнендә Һиндстан бәйсезлек яулый.

Ганди гаять дини кеше була. Ул кешегә иман туганда ук бирелә, кеше­ләрнең Алланы төрлечә танып белүе, ышануы адәм баласының табигатеннән дигән фикердә тора. Ганди дини капма-каршылыкларга каршы чыга, индуслар һәм мөселманнар арасында татулыкны саклауга көч сала. Ул касталар системасына да каршы була, “кагылгысызлык” институты индуизмның рухи традиция­ләренә туры килми дип исәпли. Шул ук вакытта Гандиның тарафдарлары арасында аның тәгълиматы белән килешеп бетмәүчеләр дә була. Аның сәнәгать производствосы һәм төзеләчәк җәмәгать строенда һәр кеше алачыкта яшәргә һәм очсыз тукымадан кием киеп йөрергә тиеш дигән фикерләрен тулысынча кабул итмиләр.

Гандины туган илендә “милләт атасы” дип атап йөртәләр. Аның портретын Һиндстанның кәгазь акчаларында күрер­гә мөмкин. Һиндстанда Гандины Махатма – “бөек рух” дип атыйлар.

Ганди 1948 елның 30 гыйнварында Делиның мөселман кварталларын җиме­рүгә каршы 17нче мәртәбә ачлык игълан иткән вакытта һәлак була. Аны индус фанатигы үтерә.

Тамиланд штатында Ироду шәһә­реннән ерак түгел урнашкан Сентхампалаям авылында Махатма Гандиның гыйбадәтханәсе эшли. Аны ачу уе Субраманья Вайяпури исемле тукымалар белән сату итүче сәүдә­гәрнең башына килә. Сәүдәгәр 1996 елда панчаятка ягъни авылның урындагы үзи­дарә органына “милләт атасы”ның гый­бадәтханәсен ачарга кирәк дигән тәкъдим белән килә. Вайяпуриның тәкъ­димен авылдашлары хуплый. Бер миллион рупийга якын акча җыялар.

Гыйбадәтханәне елганың биек ярында төзиләр. Махатма Ганди һәм аның хатыны Кастурбаиның кара таштан ясалган 50-60 сантиметр биеклектәге сыннары гыйба­дәтханәнең үзәгенә урнаштырылган.

“Милләт атасы Махатма Ганди һәм анасы Кастурбаи” гыйбадәтханәсендә 8 сәгать 30 минутта, төш вакытында һәм 18 сәгатьтә гыйбадәт үтә. Йоланы ике бертуган-жрецлар Пракаш һәм Каннан үти. Алар сыннарны Бхавани елгасы суы белән юа, чәчәк гирляндалары белән бизи. Жрецлар йола вакытында күп­тапкырлар индус­ларның изге текстларын кабатлый. Игътибар белән тыңлап тор­саң, аллалар исеме урынына Ганди­ның исеме кабатлануын аңлап була. “Милләт атасы”­ның туган һәм үлгән көн­нәрендә таш потларның өстенә сөт, хуш исле су һәм бал сибәләр. Гандиның киеме һәм Кастурбаиның төсле сарилары көн саен алмаштырыла. Аларны аена бер тапкыр юалар.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
142 килограммга ябыккан
Сегодня, 10:48 :: Сәламәтлек саклау
142 килограммга ябыккан
Экспорт сәгате сукты!
Сегодня, 10:45 :: Икътисад
Экспорт сәгате сукты!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»