Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Һава юлларының “компас”ы

Һава юлларының “компас”ы
20.10.2016 / Календарьда бу көн

Һава юлларының  “компас”ыОчкычларның хәвефсезлеге һава транспорты хезмәткәр­лә­реннән генә түгел, диспетчерлардан да тора. Пилотлар самолетка идарә итә, бортпроводниклар пасса­жирларның уңайлылыгы өчен тырыша, ә менә диспетчерлар очуның хәвефсезлеген, самолетларның юлдан тайпылмавын җирдән тәэмин итә.

Халыкара авиадиспетчерлар көне ел саен 20 октябрьдә билгеләп үтелә. Һава транспорты арта, пассажирлар саны күбәя барган саен аэропортларда самолетларның очуын җирдән “күзәтеп” торучы, аларны “озата баручы” хезмәт­кәрләр кирәк була. 1961 елның 20 октябрендә Амстердам шәһәрендә авиадиспетчерлар хезмәте оештыру турында карар кабул ителә. 1991 елдан аларның бәйрәме Русия Авиация диспет­черларының халыкара Феде­рациясенә кергәч, нәкъ шушы көнне билгеләп үтелә.

Әлеге һөнәр – бик җаваплы һәм катлаулы. Авиадиспетчерлар кулында – меңләгән кеше гомере. Шуңа күрә алар алдына куелган таләпләр дә катгый. Алар авиация кагыйдәләрен, һава навигациясен, һава транспортының техник якларын, метеорологияне белергә, шулай ук инглиз телендә яхшы сөйләшергә тиеш. Психологик әзерлеккә дә зур игътибар бирелә. Авиадиспетчерлар инструкция һәм регламентларны төгәл үтәргә тиеш, шулай ук аларга бер секундка да үз урыннарын калдырырга ярамый. Алар, самолет кабынганнан алып, ул җиргә төшеп утырганчы, монитордан күзен алмый, аның очуын күзәтергә, кирәк чакта түбәнәергә яки югарырак күтәрелергә кушарга тиеш. Статистика буенча, авидиспетчерлар һөнәре психик-эмоциональ яктан иң катлаулылардан санала. Безгә диспетчерлар эше белән бәйле очраклардан аеруча Питер Нильсен билгеле. Германияда Башкортстан балалары фаҗигагә тарыганда пульт артында нәкъ ул утырган була. Төрле фикерләр булса да, суд Нильсенның гаебен танымады, әмма ул каза күрүчеләрнең берсе – авиаһаләкәттә гаиләсен югалткан Виталий Калоев тарафыннан үтерелде. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авиадиспетчерларга рейс­ларның хәвефсез булуын, само­летларның аэропортларга исән-имин барып җитүләрен телик.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»