Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гыйлем дөньясы, белем чишмәсе

Гыйлем дөньясы, белем чишмәсе
22.10.2016 / Календарьда бу көн

Гыйлем дөньясы,  белем чишмәсеМәктәптә гел генә үзенә тартып торучы күңелгә якын бер урын бар. Юк, юк, ашханә түгел, берсеннән-берсе серлерәк китаплар дөньясыннан торучы китапханә ул. Зур тәнәфестә булсынмы, дәрестән соңмы, китап сөюче укучыларны нәкъ шунда очратырга була. Һәрхәлдә, элек шулай иде. Шуңа да мәктәп китапханәсенең үз бәйрәме булуына бер дә аптырыйсы юк.

Халыкара мәктәп китапханәләре көне ЮНЕСКО башлангычы белән 1999 елдан ок­тяб­рьнең дүртенче дүшәм­бесендә билге­ләнә. Күп илләр бәйрәм иткән бу дата һәр елны бер темага багышлана. Аның максаты да бик әһә­миятле — җәмгыятьнең игътибарын мәктәп китапханәләренең торышына, әдәби запасны камилләштерүгә һәм тулыландырып торуга җәлеп итү.

2008 елның октябрендә беренче тапкыр мәктәп китапханәләре айлыгы оештырыла. Акциягә Русия дә кушыла һәм әлеге айлык “Көн кадагында — мәктәп китапханәсе” девизы астында үтә. Шул елда китапханә айлыгының традицион программасына нигез салына. Аңа мәктәп китапханәчеләре съезды, “педагог-китапханәче” һөнәрен презентацияләү, ветеран китапханә­че­ләрне тәбрикләү, семинар, конкурс, кон­ференция, күргәзмә, авторлар белән очрашу, китаплар җыю кебек чаралар керә. Әлеге мөһим чараларга китап­ханәчеләр генә түгел, укытучылар да, укучылар һәм аларның әти-әниләре дә ихлас кушыла.

Русиядә бу айлыкның иң зур чарасы булып Псков өлкәсенең Пушкин тыюлыгында үтә торган Мәктәп китапха­нәчеләре форумы санала.

Әлбәттә, бүген укучылар тормышын яңа технологияләр яулап алса да, мәктәпнең бер почмагында урнашкан китапханәнең ишекләре алар өчен һәрчак ачык, ә андагы китаплар якын сердәш булып калсын иде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»