Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ватан өчен җаннары фида

Ватан өчен җаннары фида
25.10.2016 / Календарьда бу көн

Ватан өчен җаннары фидаФедераль таможня хезмәте 25 еллыгын билгели.

“Белое солце пустыни” дип аталган фильмны хәтер­ли­сезме? Ә андагы таможнячы Верещагинны? Бөтен чик­ләр дә, ил дә юкка чыккан буталчык заман, ләкин Верещагин, көн дә ашарга мәҗбүр булган карбыз белән кара уылдыкка нәфрәт белән карап, үзенең таможнясын саклый. “Мин ришвәт алмыйм. Ватаным өчен рәнҗим” — бу сөй­кем­ле баһадирның шушы сүзләре чын таможнячының асы­лын ачып бирә. Дәүләт мәнфәгатьләре сагында торган кеше нәкъ шундый принципиаль һәм акыллы булырга тиеш.


Таможня органнары хокук саклау эшчәнлеге дә алып бара. Быел Башкортстан таможнясы 13 җинаять эше кузгаткан. Административ эшләр 664тән 372гә кадәр кимегән. Закон бозучыларга 9 миллион сумнан артык штраф салынган, шуларның 2,3 миллион сумы бюджетка күчерелгән.


Шушы көннәрдә Федераль таможня хезмәте 25 еллыгын билгели. Кем соң ул таможнячы? Таможнячы илгә законсыз кертелергә маташкан товарларга, контрабандага чик куючы, шул рәвешле дәүләт иминлеген саклаучы. Димәк, таможнячы — кызыклы гына түгел, шәф­катьле дә һөнәр. Таможнячы — ил алдына куйган бурычларга һәм максатларга тугры патриот.

Таможня сүзенең килеп чыгышы да кызыклы. Урыс те­лендә XVII гасырда пәйда бул­ган бу сүзнең тамыры төрки те­лендәге “тамга” сүзен­нән алынган. Урта Азиянең күчмә каби­ләләре үзләренең милке икәнен белдереп торсын өчен кыйммәт­ле әйбер­ләргә махсус тамга куя торган булган. Тамга кешенең бер кабиләнеке икәнен дә күрсәт­кән. Борынгы Русьта Алтын Урда заманнарында сәүдә җыемының бер төре дә “тамга” дип аталган. Аннары “тамга” дип әлеге җыемнарны җыючы институт атала башлаган.

Башкортстан таможнясы Русиядә яхшылар исәбендә. Республиканың экспорт буенча әйдәүче сәүдә партнерлары арасында Һиндстан, Финляндия һәм Кытай бар. Шушы елның тугыз аенда Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше бер миллиард доллардан артык тәшкил иткән. Шуларның 755 миллион доллары экспортка туры килә. Бу мәгълүматларны Башкортстан таможнясы җитәк­чесе Марат Сафиуллиннан белештек.

— Әлеге статистикага Евразия икътисади берләшмә­се зонасына кергән илләрнең товар әйләнеше буенча мәгъ­лүматлар керми,— диде ул. — Узган ел белән чагыштырганда, товар әйләнеше 20,3 процентка кимеде. Беренче чиратта, бу экспортка чыгарылган продукция­нең гомум күләме кимү түгел, ә дөньяда кайбер товарларга хаклар төшү белән бәйле.

Кызыклы тенденция күзә­телә. Ерак чит илләрдән кер­телгән продукция 14 процентка кимегән, ә БДБ иллә­реннән кертелгәне, киресен­чә, 20 про­центка арткан. Республикага Германиядән, Кытайдан һәм АКШтан товарлар күп кертелә.

Әйдәүче экспортерлар — Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе, Салават шәһәренең сәнәгать тимер юлы транспорты предприятиесе, Стәрлетамак нефть химиясе заводы, Башкортстан сода компаниясе, “Башнефть”, Белорет металлургия комбинаты, “Синтез-каучук”, Уфа фанер комбинаты. Экспорт­ның 40 процентын химия продукциясе: стирол, синтетик каучук, азот ашламалары, кальцийлаштырылган сода, агидол тәшкил итә. Чит илгә сату­ларның 30 процентын Уфа моторлар төзү производство бер­ләшмәсенең авиация дви­га­те­ль­ләре алып тора.

Импорт белән дә шундый ук хәл. Аның гомум күләменең яртысы — моторлар төзү продукциясе. Башкортстан пред­приятиеләре кошчылык фабрикалары, компрессор җиһаз­ла­ры, элеватор комплексы сатып алган. Чит илдән сатып алган товар­ларның 30 проценты — химия продукциясе. Азык-төлек продукциясе им­портның 2,6 процентын били.

Билгеле булуынча, таможня органнары хокук саклау эш­чән­леге дә алып бара. Быел Башкортстан таможнясы 13 җинаять эше кузгаткан. Административ эшләр 664тән 372гә кадәр ки­мегән. Закон бозучыларга 9 миллион сумнан артык штраф салынган, шуларның 2,3 миллион сумы бюджетка күче­релгән.

Үткәрелгән чаралар барышында 1 миллион 600 мең сум күләмендә таможня түләү­ләреннән читләшү, материалларны законсыз чит илгә чыгару фактлары ачыкланган, наркотик матдәләрне алып чыгарга маташу очракларына чик куелган, чит илдән гомум күләме 1 миллиард сумнан артык валютаны кайтармау фактлары буенча җинаять эшләре ачылган.

Кисәтү чаралары үткәре­лүгә карамастан, почта каналлары буенча тыелган товарларны алып керергә омтылу очраклары һаман дәвам итә. Узган вакыт эчендә почта аша җибә­релгән ярты килограммнан артык көчле тәэсирле матдәләр тоткарланган.

“Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе белән берлектә таможня санкция исемлегендәге товарларны кертү һәм сату буенча чаралар үткәрә. Быел тыелган 200 килограммнан артык товар ачыкланып, алар тиешле тәр­тип буенча юкка чыгарыл­ган.

Таможня органнары алдында бүген, һәрвакыттагыча, зур бурычлар тора. Барыннан да элек, Русиянең икътисадын һәм икътисади хәвефсез­леген үстерү, шулай ук, халыкара һәм тышкы сәүдә бәй­ләнеш­ләрен арттыру. Әле­ге орган 25 ел дәвамында гади булмаган, ләкин лаеклы юл үтеп, куәтле структурага әй­лән­гән.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
142 килограммга ябыккан
Сегодня, 10:48 :: Сәламәтлек саклау
142 килограммга ябыккан
Экспорт сәгате сукты!
Сегодня, 10:45 :: Икътисад
Экспорт сәгате сукты!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»