Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яңа ведомствода – иске хезмәт

Яңа ведомствода – иске хезмәт
29.10.2016 / Календарьда бу көн

Яңа ведомствода – иске хезмәтВедомстводан тыш сак хезмә­тенең тарихы 1952 елның 29 октябренә барып тоташа. Ул вакыт СССР Министрлар советы хуҗа­лык объект­ларын сакларга тиешле хезмәт төзү турында карар кабул итә. Аңа кадәр аларны ведомстволар үзләре саклаган, моның өчен штатта бик күп каравылчылар тоткан. Әлеге вакыт эчендә хезмәт зур үсеш кичерә, халыкның милкен саклауны оештыруда уңай тәҗрибә туплый.

64нче еллыгын ведомстводан тыш сак Русия Дәүләт гвардиясенең Федераль гаскәрләр хезмәте составында каршылый. Шул ук вакытта үзенең төп функцияләрен: гражданнарның тыныч хезмәт һәм ялын тәэмин итүне, дәүләт мәнфәгатьләрен яклауны, илдә законлылыкны ныгытуны саклап калган.

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренең бурычлары күптөрле — алар җинаятьчеләрне тота, шул рәвешле то­рак пунктларда тәртип сакларга булышлык итә. Бүген шушындый сак астында, фатирлардан тыш, төрле учреж­дениеләр, кибетләр, халыкара аэропортлар, гидротехник корылмалар һәм башкалар исәпләнә. Гражданнарның 1,5 миллион фатиры — алар карамагында.

Күптән түгел Уфага Идел буе федераль округының Русия Дәүләт гвардиясе командующие, генерал-лейтенант Александр Порядин килде. Ул урындагы органның личный составы белән очрашты һәм хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе полициянең генерал-майоры Вячеслав Андреев белән таныштырды.

— Русиянең Дәүләт гвардиясе гаскәрләре илнең эчке хәвефсезлеген һәм дәүләт чикләренең бөтенлеген тәэмин итәргә, террорчылык һәм экстремизм күренешләренә каршы торырга тиеш, — диде Вячеслав Аңдреев.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»