Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бурычым — мирасны саклау, халыкка хезмәт итү

Бурычым — мирасны саклау, халыкка хезмәт итү
19.11.2016 / Календарьда бу көн

Бурычым —  мирасны саклау, халыкка хезмәт итүБашкортстанның халык артисты, аккомпаниатор-концертмейстер Гали Алтынбаев матур гомер бәйрәмен билгели.

— 60 яшь — бераз күңелсезрәк, яшь баруына ишарә ясаучы юбилей, әлбәттә, — ди ул. — Әмма тормышның бу кануны артистларга кагылмый. Күңел яшь булганда, еллар мөһим түгел. Аннары, олыгайган саен, уйлар тирәнәя, осталык чарлана. Сәхнәне яшьлектән гайре профессиональлек бизи.


Гали Мансур улы Стәрлетамак районының Аллагуват авылында туган. Дүрт ел Салават музыка мәктәбенең баян классында белем алган. 1976 елда Салават музыка училищесын тәмамлаган, музыка мәктәбендә укыт­кан һәм Мәләвез шәһәренең Мәдәният сарае каршында эшләп килүче халык биюләре ансамбленең аккомпаниатор-концертмейстеры булган. Армия хезмә­тен Германиядә үткән. Анда да сәнгать­тән аерылмаган — тынлы оркестрда тромбонда уйнаган. 1989 елдан ул — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе артисты. Русия төбәкләрендә, Австрия, Германия, Италия, Корея, Филиппиннар, Төр­киядә һәм башка илләрдә гастроль­ләрдә булган.

Гали Алтынбаевның үз башкару стиле, музыка сәнгатендә үз юнәлеше, эзе бар, аны беркем белән дә бутап булмый. Ул Русиядә яшәүче күп халык­ларның көйләрен башкара ала. Татарча, урысча, кирәксә, чувашча башкаручыларга җиңел аккомпаниаторлык итә.

Туган көнен Гали Алтынбаев җитди концерт программасы белән билгеләргә ниятли. Ул 20 ноябрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында узачак.

— Нәзифә Кадыйрова белән бер­лектә өченче программа әзерлибез. Совет заманындагы башкорт, татар композиторларына, шагыйрьләренә, алар иҗат иткән тирән мәгънәле җыр­ларга өстенлек бирәбез. Романслар, балладалар җырлыйбыз. Шушы концертка да җитди әсәрләр, узган еллар хатирәләре тупланды. Нәфисә Җәвәт кызы минем иҗат белән, мин аныкы белән таныштырачакбыз. Чараның беренче өлешендә Башкортстан Милли симфоник оркестының камера составы чыгыш ясаячак. Оркестрга хор кушылачак — җыр белән түгел, ә сопрано, альт, тенор, баритоннар белән. Тик камера музыкасы гына булачак, эстрадасыз. Икенче бүлектә Идрис Газиев, Җәмил Әбделманов, Рафаил Рәхмә­туллин, Геннадий Родионов, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Әлфия Юлчурина, Рәсүл Карабулатов, Артур Туктагулов, Роберт Тимербаев һәм башка дусларым киләчәк, “Забава” урыс халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясаячак. Концертны Башкорт­станның халык артисты Александр Кузьменко алып барачак. Тере тавыш, тере музыка, классик көйләр көтелә. Режиссеры — үзем.

Туган көнне яхшы кәеф, иҗади дәрт белән каршы алам. Гомерем буе халкы­бызның үлмәс әсәрләрен саклап калу, лаеклы шәхесләребезнең гасырлар буе җыелган җыр гәүһәрләрен попу­ляр­лаштыру максаты белән яшим. Миңа җиңел җырлар модасы, “попса” ошамый. Нәзифә Кадыйрова белән 90­нчы еллардан бирле чын җырлар өчен көрәшәбез. Ике-өч сүздән торган җыр­ларны, ике нотадан торган көйләр­не халык ничек кенә яратып китмә­сен (кызганычка каршы!), барыбер үзебезнең фикердән кайтмадык, үзебезчә эшли бирдек. Бу һәркем­гә дә ошап белми, әлбәттә. Әйтик, концерт оештыручылар бездән туган көн, апа-абый турында гап-гади җыр көтә. Ә безнең җырлар дөнья турында, мәгъ­нәле.

Баян — фортепиано кебек, аккомпаниаторлык итү өчен көйләнгән уен коралы. Баянның мөмкинлекләре бик киң, тик без аның дәрәҗәсен төшердек бүген.

Аны җырчы күләгәсенә, кайдадыр читкә мескен хәлендә, бастырып куялар, чыгыш вакытында алдан язылган көй дә өстиләр. Ә баян уртада булырга тиеш! Җырчыдан аз гына арттарак басып, киң, иркен итеп уйнарга тиеш ул. Тамашачы “шакы-шыкы, такы-тыкы”­ларны тыңлаганчы, чын көй тыңлар иде ул очракта. Сәхнәдән Африка кабиләләре булдырган тавыш түгел, ә думбыра, курай, баяннар яңгырарга тиеш. Баянны кайберәүләр хәзер аерым уен коралы, дип тә күрми. Без Нәзифә Кадыйрова белән теләсә нинди концертта өч-дүрт җырны микрофонсыз, баян көенә генә башкарабыз. Зал­да 500 тамашачы булса да, 900 булса да ишетә җырны. Баян сәнгатен сакларга тырышабыз.

Бәләкәй генә, әмма уенчык булмаган гармошкаларда 5 яшьтән уйный башлавымны хәтерлим. Шуннан саратовский гармун, хромка, баяннар китте. Мин аларда әле дә уйный алам. Әмма булмышым аккомпаниатор-концертмейстер булгач, шул һөнәрнең дәрә­җәсен сакларга тырышам. Бүген иң яратып уйнаган коралларым — баян белән фортепиано. Күңелем аккомпонементка ята, аерым башкаруга түгел. Характерлы, күпкырлы сәләтле җырчы­ларны яратам. Радик Гәрәев шундый иде, әлегеләрдән Идрис Газиев, Вахит Хызыров, Җәмил Әбделманов, Нәзифә Кадыйрова. Аларга уйнау үзе бер бәхет тә, шул ук вакытта зур җавап­лы­лык та.

Баянны аранжировка кысрыклый бүген. Ә көчле аранжировкалаучылар бик сирәк, алар бармак белән генә санарлык. Кайбер аранжировка эшләү­челәр хәтта музыкант түгел. Җырчының характерын, нинди стильдә эшләвен да белмичә, ашык-пошык теләсә нәрсә эшлиләр дә бирәләр. Кәтүк машинасы үткән кебек, тип-тигез итеп. Бу көйгә кушылып җырлаганда кеше тавышын, тембрын югалта. Яшьләрнең баянга җырлыйсы да килми. Шундый плеяда үсә. Белергә теләмиләр дә, ул юнә­лештә эш тә алып барылмый. Филар­мониянең бурычы — халыкны чын композиторлар, чын җырчылар белән таныштыру. Әле ике көй язса, үзен — композитор, ике шигырь язса, шагыйрь дип йөртүчеләр күп. Сәхнә банкет җырлары белән тулды. Әмма бетте, юк, дип, кул кушырып утырып булмый. Көрәшергә, үстерергә, ата-бабаларыбыздан калган мирасны сакларга, кесәгә түгел, халыкка хезмәт итәргә кирәк!






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»