Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чигенергә урын юк, артта – Мәскәү!

Чигенергә урын юк, артта – Мәскәү!
03.12.2016 / Календарьда бу көн

Чигенергә урын юк, артта – Мәскәү!Бөек Ватан сугышында иң хәлиткеч вакыйгаларның берсе Мәскәүне саклау алышлары була. Ул 1941 елның көзендә башлана һәм 1942 елга кадәр дәвам итә. Гитлер армиясе, Мәскәүнең сәяси һәм хәрби-стратегик әһәмиятен аңлап, аны кулга төшерү өчен зур көч сала. Әлеге сугыш Германия һәм Көнбатыш хәрби тарихында “Тайфун операциясе” дип йөртелә.

“Тайфун” операциясе буенча дошман танк төркемнәре белән өч урыннан бәреп керүне планлаштыра. Бу бәрелеш­ләрдә немец командованиесе 3 армия, 3 танк төркемен, 2 һава флотын җәлеп итә. Аларда 1 миллион 800 мең кеше, 1700 танк, 1490 самолет, 14 мең миномет һәм орудие була. СССР кораллы көчләрендә 1 миллион 250 мең кеше, 990 танк, 677 самолет, 7600 миномет һәм орудие була.

1941 ел октябренең беренче атнасында сан ягыннан өстен немецлар берничә юнәлештә фронтны өзүгә ирешә. Германия танклары башкалага якынлаша. 12 октябрьдә Дәүләт оборона комитеты Мәскәү тирәсендә һәм шә­һәрнең үзендә оборона корылмалары төзү турында карар кабул итә. Моның өчен йөзләрчә мең мәскәүле мобили­зация­ләнә.

15 октябрьгә немецлар Мәс­кәүгә 75-110 чакрымлык арага килеп җитә. Шәһәр­дә паникага юл куймау өчен Ставка гадәттән тыш чаралар күрә. Дошман Мәскәүгә бәреп кергән очракта метро станцияләрен, заводларны һәм күперләрне шартлату күздә тотыла.

1941 елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданда хәрби парад була, ул илгә һәм дөньяга Мәскәүнең бөтен сынауларны үтәчәген, армиянең сугышчан рухы сынмавын күрсәтә.

Артта калган пехота частьларын алга күчереп, ноябрь уртасында вермахт командованиесе һөҗүмне дәвам итә. Шул ук вакытта Югары Башкомандование ставкасы Мәскәү янына Ерак Көнчы­гыштан, Себердән һәм Урта Азиядән китерелгән өстәмә көчләрне җибәрә. 65 меңнән артык мәскәүле халык ополчениесе сафларына баса.

Немецлар һөҗүме Мәскәүне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый. Безнекеләр “Чигенергә урын юк, артта – Мәскәү” лозунгы астында көрәшә. Германия дивизияләре Тула, Наро-Фоминск, Дмитров һәм Кашира янында туктатыла. Мәскәү­не бер селтәнүдә алу омтылышы уңышсыз тәмам­лана.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»