Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Каләм – корал, сүз – пуля ул!

Каләм – корал, сүз – пуля ул!
15.12.2016 / Календарьда бу көн

Каләм – корал, сүз – пуля ул!Һәр журналист өчен мөһим канун — дөреслекне яктырту. Кызганычка каршы, гаделлек өчен көрәшүче каләм осталарының гомерләре дә кыела. “Кайнар нокта”лар, хәрби конфликтларда журналистлар да һәлак була. Аларны искә алу максатында Русия Журналистлар берлеге Журналистларны искә алу көнен башта 1991 елның 11 декабрендә үткәрә. Соңгы елларда бу дата 15 декабрьгә күчерелде.

Мондый истәлекле көн юкка гына билгеләнми. 1991 елда Югославиядә Русия телевидениесе хәбәрчесе Виктор Ногин белән оператор Геннадий Куренной һәлак була. Тикшерү журналистлар утырган машинаны серб боевиклары утка тотканын ачыклый.

хөкүмәт карамагында булмаган Журналистларны яклау комитеты мәгъ­лү­мат­лары буенча 2013 елга дөньяда 70 журналистның гомере өзелгән. Киңкүләм мәгълү­мат ча­раларының 29 хезмәткәре Сүрия­дә башын салган. Гыйрак белән Мисыр да бик күпләрнең гомерен өзгән. Шулай ук Пакистан, Сомали, Һиндстан, Әф­ганстан, Израиль, Бразилия һәм Филиппины да журналистлар өчен хәвефле урын санала. Журналист­ларның халыкара хә­вефсезлек институты (INSI) 2014 елда Украинаны журналистлар өчен иң хәвефле төбәк дип игълан итте. Мәгълүм булуынча, илнең көньяк-көнчыгы­шындагы хәрби конфликтта Русия журналистлары Андрей Стенин, Анатолий Клян, Игорь Корнелюк һәм Антон Воло­шинның гомерләре өзелде. Алар Батырлык ордены белән бүләкләнде. Журналистлар Владислав Листьев, Дмитрий Холодов, Лариса Юдина, Анна Политковская, Наталья Эстемирова, Анастасия Бабурова һәм башка­ларның исемнәре дә онытылмый. Аларның үлеменә китер­гән сәбәпләр әле дә булса ачыкланмаган.

Һәлак булган журналистларны 3 майда, Бөтендөнья матбугат иреге көнендә дә искә алалар. Ел саен 8 сентябрьдә Журналистларның халыкара теләктәшлек көне билгеләнә. Бу дата икенче бөтен­дөнья сугышында һәлак булган чех журналисты Юлиус Фучик исеме белән бәйле.

Ату коралы белән бәйле булмаса да, журналист һөнәре дөнья­дагы иң хәвефле һөнәрләрнең берсе булып кала. Вазыйфасын үтә­гәндә башын салучы үткен каләм ияләренең исемлеге ел саен тулылануы шул хакта сөйли.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»