Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Коммунизмда яшәгәнбез икән!

Коммунизмда яшәгәнбез икән!
17.12.2016 / Календарьда бу көн

Коммунизмда яшәгәнбез икән!Генсек Леонид Брежневның тууына — 110 ел.

Никита Хрущев КПСС Үзәк Комитетының генеральный секретаре, илебез җитәкчесе булып торганда, Кытай һәм АКШ белән конфликтка кереп, дуслык җеп­ләрен өзде. Шушы хаталарны кичекмәстән төзәтү кирәклеген тоеп, ул вакытта чит ил эшләре министры булып эшләгән Андрей Громыко башлангычы белән КПСС җитәкчеләре, пленум җыеп, Никита Хрущевны эшеннән бушатты.


Аның урынына Советлар Союзы Герое, Югары Со­вет­ны җитәкләгән Леонид Брежнев сайлап куелды. Бу вакыйга 1964 елның 14 ок­тябрендә булды.

Дөрес, Никита Хрущев илебезне җитәкләгән унбер ел эчендә халык хуҗалыгын күтәрүдә байтак кына уңай эшләр дә башкарды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә колхоз-совхозларга ярдәм кулы сузды, Америкага барып кукуруз үстерү белән тынышып, аны игү серләрен өй­рә­неп кайтты. Илебездә бу культураның чәчүлекләрен булдырды. Документсыз авыл халкын, крестьяннарны паспортлы итте. Әмма, аның, уңай яклары белән беррәт­тән, кире яклары да байтак булды. Минемчә, шул җитеш­сез якларын искә алып, “Новодевичье” зиратындагы Никита Хрущев­ның бюсты­ның ярты битен ак, ярты битен кара граниттан эшләп куйганнар.

Никта Сергеевич ил халкын азык-төлек белән тәэ­мин итүне көрчеккә илтеп те­рәгән булса, Леонид Бреж­­нев ул мәсьәләне икенче эш көнендә үк уңай хәл итте. Әлегә кадәр буш утырган кибет киштәләре азык-төлек белән тулы булды. Ил халкы моны шатланып кабул итте, Леонид Бреж­­невка булган ышаныч акланды.

Леонид Ильич КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре булып эшләгәндә XXIII, XXIV съезд­лар карарлары халык хуҗалыгының барлык өлкә­ләрен тагы да уңыш­лы­рак эшләтү өчен бишьеллык планнар кабул ителде. Биг­рәк тә КПССның XXV съезды билгеләгән планнар авыл хуҗалыгы өчен машиналар төзүне, югары уку йортларында, техникумнарда, һөнәрчелек училищеларында кадрлар әзерләүне юлга салып, җиңүләр һәм яңа үрләр яуланды.

Һәр барчабыз Леонид Ильичның абруена тап тө­шер­мәс өчен тырышып эш­ләдек. Бүген беркемнең дә аны хурлап телгә алганы юк, киресенчә, “ул безне коммунизмда яшәтеп алды”, дип искә алабыз. Ул тырышып эшләп, зур уңышка ирешкән илебез халкына хөкүмәте­безнең бүләкләрен тапшырды.

СССР Югары Советы Президиумы рәисе Николай Подгорный Леонид Брежневка ел аралаш диярлек иле­безнең иң югары бүлә­ген — “Советлар Союзы Герое” исемен биреп, түшенә Алтын йолдыз тагып кына торды. Дүртенче тапкыр шул югары бүләкне такканда: “Чынлап та бу бүләккә мин лаек дип уйлыйсызмы?” — дигән сүз­лә­рен телевизордан тыңлап утырдым. Ул заманнарда иле­безнең югары бүләкләрен намусын югалткан урындагы җитәкчеләр түшләре тул­ганчы такты. Әлбәттә, бу бүләк­ләргә авыл хуҗалыгы алдынгылары, нефтьчеләр, шахтерлар, мамык үстерү­челәр, артистлар, укытучылар, язучылар, шагыйрьләр дә лаек булды.

Шушы урында ирексез­дән халык шагыйре Әнгәм Атна­баевның сүзләре искә төште. Ул, “мин ил бүләк­ләре таратканда командировкада булып калдым”, дип, бер шигырендә язган иде. Алтмыш яшен тутырып ялга киткәндә “Һәнәк” жур­налының баш мөхәррире Марсель Сәлимов, аңа “Хезмәт ветераны” медален тапшырып, “Хәзер бер медалем дә юк дип зарлан­мас­сың инде”, дигәч, залда утырган халык аларны алкышларга күмде.

Леонид Брежнев җитәк­че­лек иткән чорда, сыйфатлары бик яхшы булмаса да, клублар, мәктәпләр, балалар бакчалары, фермалар төзеклән­дерелде һәм яңа­лары төзел­де. Авыл хуҗа­лыгы өчен кирәкле техника һәм инвентарьга да мохтаҗ­лык булмады. Барысын да үзебезнең завод-фабрикалар эшләп чыгарды. Ул заманда чит илләр­дә җитеш­терелгән югары сыйфатлы әйберләргә кызыкмадык без, исебез дә китмәде. Югыйсә,үзе­бездә чыгарылган җиңел машина­лары­бызның маркалары да бармак белән генә санарлык иде. “Запорожец”, “Москвич”, “Жигули” һәм “Волга”­ларны сатып алырга теләү­челәрнең чираты су буе иде. Аларны да башта алдынгы хезмәт­кәрләргә генә сата иделәр.

Үзебездә җитештерел­гән шул техника, белән чәчүлек җирлә­ренең кечке­нә кисәген дә калдырмыйча эшкәртеп, басуларда иген­нәр гөрләп үсеп утырыр иде. Комбайннар, ургыч машиналар артыннан укучы балалар ашлыкның бөрте­ген дә әрәм итмәс өчен башак җыя торган булды. Ул вакыт­ларда икмәгебез үзе кадерле, үзе арзан иде. Бер буханка икмәкнең хакы 16-20 тиен генә тора иде. Халык тәр­тип­ле иде, олыны — олы, кечене кече итә белдек. Урамда да, клуб-мәк­тәп­ләрдә дә тәртип саклау пионер вожатыйлар, комсомол, профсоюз оешмалары җи­тәк­челәренә йөк­ләтелгән иде. Урамда тәр­тип бозып, аракы-сыра эчеп, тәмәке тартып йөрүче­ләр бик аз иде. Ул ва­кыт­лар­да “Кеше кешегә дус һәм туган” дигән принципны күз уңында тотып яшәдек.

Бүген чит илләрдә җи­теш­терелгән машиналарда җилә­без, алар теккән кием­нәрне киеп йөрибез, җи­теш­тергән азык-төлекне ашыйбыз. Шунысы куаныч­лы: Михаил Горбачев белән Борис Ельцин юкка чыгарган илебезне акрынлап булса да рәткә кертә башладык. Халыкны эшле итеп, уку йортларында яшь­ләргә бушлай белем биреп, медицинага булган ихтыяҗ­ны канә­гатьлән­дереп, җи­тәк­че­ләре­безнең урлашуына, читкә чыгып качуына киртә куелса, илебез тагын да ныграк үсешер иде дигән өметтәмен.

Әйе, халыкны йодрык төеп түгел, ә Леонид Брежнев кебек әдәплелек кылып, эш биреп, яшьләрне укытып, тәртипле булырга өй­рәтсәк, киләчәк буын вәкил­ләре мохтаҗлык кичермичә яшәр дигән фикердә мин.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»