Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Караиделдә чын ватанпәрвәрләр тәрбияләнә

Караиделдә чын ватанпәрвәрләр тәрбияләнә
01.06.2017 / Календарьда бу көн

Бүген дә сафта булган мондый легендар “Т-34” танкы Караиделдә генә!Бүген дә сафта булган мондый легендар “Т-34” танкы Караиделдә генә!Үсеп килүче буынны патриотизм, Туган илгә сөю рухында тәрбияләү бүгенге җәмгыятьтә аеруча мөһим әһәмияткә ия була бара. Ике дистә ел чамасы безнең яшь буында рухи кыйммәтләрне тамырыннан корытырга, акча культы, эшләми генә рәхәт яшәү, җиңел генә акча эшләү (нинди юл белән табылуы мөһим түгел!) юлларына этәрергә, “гражданлык никахы”, өйләнешкәнче бер-береңә күнегү өчен бергә яшәп карарга кирәк, дигән булып, ирекле җенси мөнәсәбәтләр өстенлеге урнаштырырга тырыштылар. Һәм, әйтергә кирәк, ярыйсы ук уңышка да ирештеләр.

Шуннан соң инде социаль-икътисади кризис фонында бу корткычлыкны, җимергеч идеологияне дәвам итеп, җәмгыятебездә дистәләрчә ел дәвамында урнашкан, каныбызга сеңгән кыйммәтләрне, тәртипләрне юдырырга тырышып, яшьләребез аңына Туган илебезгә, аның җитәкчелегенә карата да кире, тискәре, мыскыллы фикер сеңдерә башладылар. (Хакимияттәгеләр дә үз гамәлләре, җинаятьләре, комсызлыклары белән моңа ярыйсы ук өлеш кертте, ләкин бүген сүз бу хакта түгел, монысы – икенче мәсьәлә).

Кыскасы, бүген тирә-ягыбызга күз салсак, югарыда бәян ителгәннәрнең нәтиҗәсен ап-ачык күрәбез: кеше хәзер үзе өчен генә яшәүне, үз мәнфәгатен генә кайгыртуны хуп күрә, алар арасында сорыкортлар да, әрәмтамаклар да бүген җитәрлек. Алар барлык кимчелекләрдә, хаталарда гаепне башкалардан гына эзли, власть әһелләрен генә сүгә, үзе генә алай уйлап калмыйча, коткы таратып, “Бетәбез!”, “Үләбез!” дип кычкырып йөри, берәр мәсьәләдә нәрсәне булса да яхшы, уңай якка үзгәртү өчен бармакка бармак та сукмый. Болай җиңелрәк бит, рәхәтрәк, уңайлырак.

Яшь буынны рухи-әхлакый тәрбияләү мәсьәләсе җәмгыятебездә күптән инде өлгереп җиткән иде. Ләкин, кызганычка каршы, моны тиешенчә аңлаганчы инде берничә буын үсеп тә өлгерде, әмма әлегә соң түгел. Ә менә тагын бер буынның калкынуын күрмичә йоклап калсак, соң булуы ихтимал. Әлеге хәл-шартларда яшь буынның рухи-әхлакый үсешендә, аларны тәрбияләүдәге кискен проблемаларны хәл итүдә кичектергесез чаралар күрү, яшьләребездә иҗтимагый әһәмияткә ия булган идеаллар, кыйммәтләр тәрбияләү өчен тиешле шартлар тудыру вакыты җитте. Шушы вакытны да кулдан ычкындырсак, югарыда әйтелгәнчә, чыннан да соң булачак, җәмәгать.


Бу җәһәттән, иң беренче чиратта, яшь буынга патриотик тәрбия бирү мөһим. Моның өчен балаларда кече яшьтән үк халкыңның тарихи һәм хәрби үткәне, мәдәнияте, туган телең өчен горурлык хисе тәрбияләү зарур. Бу хисне ныгыту һәм үстерүдә хәрби-патриотик һәм яшьләр оешмаларының һәм берләш­мәләренең эшчәнлеге мөһим әһәмияткә ия. Гомумрусия хәрби-патриотик “Юнармия” иҗтимагый хәрәкәте, шушы максатны күз уңында тотып, яшь­ләребезне тарихи мисалларда тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Күптән түгел миңа аның урыннардагы эшчәнлеге, аерым алганда, Караидел бүлекчәсенең яхшы гамәлләре белән танышырга туры килде.
Әйтергә кирәк, бу хәрәкәт әле бик яшь, шуңа аның эшчәнлеге турында илебезнең күп кенә төбәкләрендә аз беләләр. Караиделдә дә бу хәрәкәт узган елның 29 июлендә генә дәүләт теркәве үткән. Аның сафына теләгән һәр укучы, иҗтимагый оешма, клуб яисә эзтабарлар отрядлары әгъза булып керә ала.
Бу урында тагын шунысын да аеруча искә алып үтәргә кирәк: Караидел районында патриотик тәрбия эшчәнлегенә бик зур игътибар бирелә, моны хәтта хакимият башлыгы Илдар Гарифуллин үзенең шәхси контроленә алган. Әле күптән түгел район хакимиятенең Ветераннар советы белән берлектә яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә багышланган утырышына да “Юнармия”нең район оешмасы вәкилләре чакырылган. Анда 14-17 яшьлек мәктәп укучыларын тантаналы рәвештә “юнармеецлар” сафына кабул иткәннәр, аларга хәрәкәтнең махсус значокларын тапшырганнар. Бу мактаулы миссияне башкару өчен республика Баш хәрби комис­сариатының хәрби-патриотик эш буенча бүлек начальнигы Андрей Пронин белән Караидел һәм Аскын районнары хәрби комиссары Александр Аксёнов та килгәннәр.
Караидел районы хакимия­тенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире, матбугат басма­ларының иң беренче һәм ихлас ярдәмчесе Зилә Закирова белән без әлеге юнәлештә уңышлы гына эшләп килүче башка клуб һәм хәрәкәтләрнең эшчәнлеге белән дә таныштык. Андыйлар районда шулкадәр күп ки, мин, дөресен генә әйткәндә, шактый буталып беттем. Әлеге клублар, хәрә­кәтләр, түгәрәкләр, оешмалар, бүлекчәләр үз эшчән­лекләрен бик тыгыз алып бара, кайчагында кемнең нинди башлангыч белән чыкканлыгы һәм кемнәрнең аларга кушылып китүен ачыклап бетерү дә мөмкин түгел.
Үсмерләрнең һәм яшьләрнең “Өмет” клубы карамагындагы түгәрәкләрдә генә дә балигъ булмаган 190 кеше катнаша. Шунысы да бик мөһим: алар исәбендә аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар, полициядә исәптә торучылар да бар. Махсус алар өчен җәйге айларда профильле “Безнең белән бергә” дип аталган палаткалар лагере оештырылуы да игътибарга лаек. “Өмет” карамагындагы “Эдельвейс”, хәрби-патриотик “Рысь”, үзешчән сәнгать һәм эстрада-цирк түгәрәкләре уңышлы эшләп килә. Аннары яшьләрнең ирекле “Бергә” хәрәкәте дә 2002 елдан бирле эшли. Аның волонтерлары үсмерләр-яшьләр арасында даими рәвештә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, психотроп матдәләр куллануны кисәтү буенча чаралар үткәрә. Быел шундыйлардан, мәсәлән, “Алкоголь һәм наркотиклар: ымсындыргыч һәм зарар”, “Наркомания: көрчеккә юл”, “Тәмәке тарту хәзер модада түгел!”, “Китап бүләк ит!”, “Георгий тасмасы”, “Бию көне” һәм башкача аталган чараларны билгеләп үтәргә мөмкин.
Үсмерләрнең бу мизгелләрдә Туган иленә карата нинди хисләр  кичерүе шик тудырмый.Үткән елның көзеннән районда яшьләрнең “Бердәм Русия”нең Яшь гвардиясе” хәрәкәте дә уңышлы эшләп килә, аңа район мәктәпләреннән йөзгә якын укучы кушылган. Әлеге хәрәкәт турында сөйләгәндә гәзит укучыларның байтагы сәяси фиркаләр, аларның үзләренә алмаш әзерләве турында уйлап куйгандыр. Ләкин, район хакимиятенең Мәгариф, спорт, яшьләр, опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Руслан Ильясов әйтүенчә, “Яшь гвардия” мәктәп яшендәге укучыларны сәясәткә җәлеп итү белән шөгыльләнми, алар экология, спорт, профилактика, патриотик һәм социаль-мәдәни юнәлешләр буенча үткәрелүче чараларда катнаша. Әлеге гвардиянең республикадагы 69 район бүлекчәсе арасында караиделлеләр язның беренче айларында Башкортстанда шушы юнәлештәге эшчәнлек нәтиҗәләре буенча беренче урынны юкка гына яуламагандыр. Хәрәкәт активистлары сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм күрсәтә, алар хөрмәтенә урнаштырылган һәйкәл һәм стелаларны карый-төзекләндерә, өмәләр үткәрә, истәлекле даталарга багышланган чаралар оештыра.
Югарыда Караидел үсмерләре һәм яшьләренең республика дәрәҗәсендә алдынгылар булуы да юкка гына телгә алынмады. Мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Зилә Закирова әйтүенчә, бу алдынгылык әнә шул актив эшчәнлек өчен, дөресрәге – Башкортстан дәрәҗәсендә бик күп эшчәнлек юнәлешләре буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен бирелгән. Мәсәлән, март һәм апрельдә Караидел районы иң-иңнәр рәтенә чыккан икән, моны республика министрлыклары һәм ведомстволары ясаган анализ нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Шунысы да мәгълүм булсын: бу рейтингта Караидел, Бәләбәй һәм Уфаның Киров районнарын да үтеп китеп, шәһәрләр арасында да алдынгылыкны бирми. Ә бу инде “авыл районнары” дип аталып йөртелүчеләр арасындагы бәйге генә түгел! Ә инде мәгълүмат чараларында да районның шундый зур уңышка ирешүендә, әлбәттә, хакимиятнең мәгълүмат-аналитика секторы һәм аның мөдире Зилә Закированың шәхси өлеше аеруча зур.
Бүген яшь буынга ерак үткәннәрнең (ә алар өчен бу, чыннан да, бик еракта калган тарих булып күзаллана) әһәмиятен аңлату шактый авыр, ләкин яшьләребез күңеленә халкыбыз аңына берничә буын дәвамында сеңдерелгән тарихны, мәдә­ниятне, әхлакый кыйммәтләрне тапшыру эшен туктатырга һич ярамый. Аларның аңына боларны даими тукып, сеңдереп тору кирәк. Менә шушыларны районда бервакытта да онытмыйлар һәм бу үзенең матур нәтиҗәләрен бирә, дип һич икеләнмичә әйтергә мөмкин.
Югарыда бәян ителгәннәрнең иң тоемлы, чагу чагылышы булып, минемчә, Караиделдә Бөек Җиңү кө­нендә “Үлемсез полк” мар­шының һәм хәрби парадның ничек үтүе дә ачык сөйлидер. Ул көннән инде берничә атна үтсә дә, бүген минем аңа әйләнеп кайтасым килә. Аңа, аңлашылуынча, район хакимияте елның-елында бик зур әһәмият бирә. Быел да ул шулай булды. Тантаналы чарада кемнәрнең катнашуы һәм чыгыш ясавына тукталып тормастан, шуны гына әйтергә телим: фотолардан күренүенчә, бу көн караиделлеләр өчен буш сүзләр сөйләү көне түгел, әлеге юнә­лештә алып барылучы эшчән­лекнең тәгаен чагылышы булды.
 Мондый кызлар киләчәктә дә районнары исеменә тап төшермәячәк! Мондый кызлар киләчәктә дә районнары исеменә тап төшермәячәк!Беренчедән, район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллинның быелгы чыгышы тагын да хис­лерәк, үтемлерәк яңгырады. Ул, һәрвакыттагыча, якташларын, еллар үтүенә карамастан, бу көннең кадерен тагын да тирәнтенрәк аңларга, халыкның үлемсез батырлыгы алдында баш ияргә һәм, әлбәттә, яшь буынны ватан­пәрвәрлек рухында ­тәр­­­бия­­ләргә, Туган илебезгә чиксез сөю хисен сеңдереп үстерергә чакырды.
Икенчедән, арытаба үткән хәрби техника парады кебек тамаша республикабызның бер генә районында да булмагандыр. Әйе, районнарда элекке мотоцикллар да, машиналар да җитәрлек, ә менә әле дә сафта булган “Т-34” танкының район үзәген гөр­селдәтеп үтүе белән кайсы гына район мактана ала икән?!
Өченчедән, соңгы вакытта заманча итеп “флеш-моб” дип аталучы чараларда нәни генә балаларның шушы чараларда катнаша алуына чиксез горурлык кичерүен башка бернинди тамашада да күрә алмыйсың. Ә бу инде, урыс әйтмешли, “дорогого стоит”. Бу – бер көнлек кенә эшчәнлекнең нәтиҗәсе түгел, моңа ирешү өчен айлар һәм еллар дәвамында эзмә-эзлекле эш алып барырга кирәк! Мин, әлбәттә, милитаризациягә, сабый бала­ларның автомат күтәреп йөрүенә бөтен булмышым белән каршы, чөнки алар бу яшьтә курчаклар белән уйнарга, матур төсле шарлар күтәреп йөрергә тиеш. Ләкин бүгенге заман идеологиясе, чынбарлыгы, бөтен дөньяда аг­рессиянең баш калкытуы шуны раслый: әгәр без, өлкәннәр, Туган илебезнең чын патриотлары булмасак, аның иминлеге сагына илебез чакыруы буенча беренче сәгатьләрдә үк күтәрелмәсәк, ул балаларыбыз да курчаклы уйный алмаячак – сүз менә шулар хакында бара.
Дүртенчедән, район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин быелгы бәйрәмдә Җиңү паркында тыл фидакарьләре хөрмәтенә һәйкәл ачты. Әйтергә кирәк, Караидел – ялгышмасам, тарихи шәхесләргә, вакыйгаларга, шул еллардагы шәхесләргә багышлап ел саен бер һәйкәл яисә обелиск ачучы бердәнбер райондыр. Шулай, 2014 елда районның Җиңү паркында, Әфганстаннан совет гаскәрләренең чыгарылуына багышлап, яугир-интернационалистлар хөрмәтенә һәйкәл куйдылар; 2015 елда шунда ук “Якташларга, Советлар Союзы Геройларына” дигән стела ачылды; былтыр Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан караидел­леләр хөрмәтенә янә стела урнаштырылды; быел исә, менә, тыл ветераннарына тиешле һәм күптән көтелгән һәйкәл калкып чыкты. Әле, сер итеп кенә әйтү­ләренә караганда, караидел­леләр моның белән генә чикләнмәячәк, Русия оборона министры Сергей Шойгу белән бәйләнешкә кереп, киләчәктә районның Җиңү паркында хәрби техника музее ачарга планлаштыралар...
Караидел районы хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин белән соңгы очрашуда яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе турында сөйләшеп утырдык. Районда бу юнәлештә бик күп оешма-хәрәкәтләрнең эшләп килүе, аларның үз эшчәнлекләрен үзара килешеп алып баруы, боларга ни өчен шулкадәр игътибар бирелүе турында сүз чыккач, ул болай дип әйтеп куйды: “Беләсезме, менә үземнең, шәхсән, элекке педагог буларак, әлеге вакытта илебездә бу өлкәдә бик аз эшләнүен күреп йөрәгем әрни. Шушы хәлне үзгәртү, төзәтү, яхшырту өчен бөтен булмышым белән ярдәм итәсем, кулымнан килгәнчә ни дә булса эшлисем килә. Ничә еллар буена үзагышына куелган тәрбия эшләре өчен борчылам. Үзе­безнең районны гына алсак та, миңа әлеге яшьләрнең киләчәктә кече ватаннары өчен кирәкле, файдалы булулары мөһим: үссен, укысын, белем алсын, ләкин белгеч булгач, шушында кайтып, үз районына игелекле кеше булсын! Әгәр ул кече яшьтән тиешле тәрбия алмаса, туган төбәген яратып үсмәсә, боларның берсе дә булмаячак. “Яшьләр – безнең киләчәгебез!” дигән сүзләр буш сүз түгел ул, аларны нинди итеп тәрбияләсәк, киләчәгебез дә шундый булачак. Шуның өчен әлеге мәсьәләнең бөтен мөһимлеген, кискенлеген бүген аңларга кирәк, иртәгә соң булуы ихтимал.”
Бүген республикабызда район хакимияте җитәкчесе булган һәркем менә шушындый фикердә торса, бигрәк тә үз эшчәнлеген шушы фикердән чыгып оештырса, иманым камил, ул район ки­ләчәктә үзенең игелекле ул-кызлары белән данланачак, горурланачак әле!






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
142 килограммга ябыккан
Сегодня, 10:48 :: Сәламәтлек саклау
142 килограммга ябыккан
Экспорт сәгате сукты!
Сегодня, 10:45 :: Икътисад
Экспорт сәгате сукты!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»