Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Табиб дигән даны бар

Табиб дигән даны бар
17.06.2017 / Календарьда бу көн

Табиб дигән даны бар45 ел гомерен изге һөнәргә багышлаган Фидус Солтанов бүген дә якташларының ихтирамын тоеп яши.

Дүртөйле районы үзәк дәваханәсе элек-электән тәҗрибәле табиблары, шәфкать туташлары белән тирә-якта дан тота. 45 еллык хезмәт стажына ия булган, зур горурлык белән табиб исемен йөртүче Фидус Солтанов – шуларның берсе. Сигез ел хаклы ялда булуына, тугызынчы дистәне вак­лавына карамастан, ул бүген дә хезмәттәшләренең остазы. Аңа ярдәм-киңәш сорап якташлары еш мөрәҗәгать итә.


Дүртөйле районының кечкенә Илдус авылында ишле гаиләдә туып-үскән Фидус Әбүбәкер улына кечкенәдән ятимлек ачысын татырга туры килә. Әтисе яшьли гүр иясе булгач, әнисе биш баланы җил-яңгыр тидерми тәрбияләп үстерә, белем алырга ярдәм итә, зур тормыш юлына чыгара.
–− Иске Баеш урта мәктәбен тәмамлагач, әниемнең фатыйхасы буенча Бөре медицина техникумына укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлагач, хезмәт юлымны Краснокама районының Яңа Каенлык авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына җитәкчелек иттем, −– ди ачык йөзле, шат күңелле Фидус абый. – Арытаба Башкортстан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетында белем алдым. Аннары, туган ягыма кайтып, дүрт дистә елдан артык Дүрт­өйле район үзәк дәваха­нәсендә терапевт, невролог, психиатр булып эшләдем.
Күпьеллык намуслы, тырыш хезмәте өчен “Русиянең сәламәтлек саклау алдынгысы”, “Башкортстанның атказанган табибы” дигән исемнәргә, дистәләрчә Мактау грамоталарына лаек булган Фидус Солтанов заманында җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан. Озак еллар район үзәк дәваханәсенең профсоюз комитетына, хезмәт экспертизасы комиссиясенә җитәкчелек иткән. Оста гармунчы буларак, байтак мәдәни чараларда актив катнашкан. Бүген дә ул кулыннан гармунын төшерми.
–− Шөкер, гомерем авыруларга ярдәм кулы сузып, якташларыма игелек күрсәтеп, фидакарь хезмәттә үтте. Гомер көземдә дә элекке пациентларымнан рәхмәтләр ишетеп, якташларымның, хезмәттәшләремнең ихтирамын тоеп яшим, − – ди Фидус Әбүбәкер улы, канәгать елмаеп.
Күпләргә зыялылык, кешелеклелек, ихласлык үрнәге булган Фидус Солтанов хәстәрлекле гаилә башлыгы, балаларына үрнәкле әти, оныкларына яраткан картәти. Җәмәгате, Миякә районының Әбеш авылы гүзәле, озак еллар Дүртөйле шәһәренең “Агыйдел” сәүдә комплексында пешекче булып эшләп хаклы ялга чыккан Роза Фәйзулла кызы белән 52 ел күпләргә үрнәк булырлык гомер кичерәләр, балалары Лилия, Резида, Ринатны тәрбияләп үстергәннәр, аларны кеше иткәннәр.
Иртәгә, 18 июньдә, иле­бездә Медицина хезмәткәр­ләре көне билгеләнә. Бу уңайдан гомерен шушы изге һөнәргә багышлаган сабыр холыклы, олы йөрәкле, көчле рухлы Фидус Солтановны Һөнәри бәйрәме белән кайнар тәбрикләп, аңа һәм гаиләсенә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер, бәхет-шатлыклар телисе килә.
Хөрмәтле Фидус Әбүбәкер улы!
Керсез намус белән яшәгәнгә
Бик тә матур була тормышлар.
Дан-хөрмәткә лаек була ала
Бары Сездәй уңган, тырышлар.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын гомер-гомергә!
Йөрәкләргә җыйган яхшылыклар
Игелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»