Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күккә ашкан карагайлар төбәгендә

Күккә ашкан карагайлар төбәгендә
16.09.2017 / Календарьда бу көн

“Утын яруның бер кыенлыгы да юк”, – ди  Рим Садартдинов.“Утын яруның бер кыенлыгы да юк”, – ди Рим Садартдинов.17 сентябрь – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.

– Урман – бәясе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итүче байлыгыбыз. Аны саклау, яклау һәм үстерү бурычларының елдан-ел тагын да зуррак әһәмияткә ия булуын без барыбыз да яхшы аңлыйбыз, – ди Караидел урман хуҗалыгы директоры Рәүф Гафаров.


Урманнарга сакчыл караш булганда гына шу­шы табигать байлыгын саклап калып булуын Караидел урман хуҗалыгы хезмәткәрләре яхшы аң­лый. Шуңа да урманнарны янгыннан саклауга юнәл­телгән чараларга күп көч һәм акча тотыныла: район халкы белән әңгәмәләр алып барыла, террито­рияләр чистартыла. Җи­тәкчелек белән үзара аңлашып һәм киңәшеп эшләү нәтиҗә­сендә хез­мәт­кәрләр тарафыннан 235 мең гектар урман хезмәтләндерелә, 22 гектарлы питомник тәртиптә тотыла.
Хуҗалыкның үз пилорамасы булу да өстәмә керем эшләүгә булышлык итә. Республика, район халкына такта, борыс чыгарып, бура эшләп, шулай ук утын яру станогы ярдәмендә ярылган утын саталар. Халыкка делянкалар бүлеп бире­лә.
Хуҗалык эшчеләре янгын хәвефсезлеге максатында агымдагы елда ылыслы агачлар үсүче һәм янгын чыгу куркынычы зур булган участоклар читен сөреп чыккан. Узган һәм агымдагы елда Караидел урманчылыгы территориясендә янгыннар булмаган, бу – хуҗалык хезмәткәр­лә­ренең эш нәтиҗәсе. Көн­дәлек авыр, җаваплы хезмәтләре республика байлыгын һәм иминлеген булдыруга юнәлтелгән кешеләргә халыкның рәхмәте чиксез.
Урман хуҗалыгында 34 кеше хезмәт сала. Урманчылар Айрат Хәми­тов (Караидел участогы), Наил Камилҗанов (Караидел авылы участогы), Әннәс Хәйруллин (Резим участогы), Егор Тагаев (Круш участогы), Рафаил Гафаров (Кирҗә участогы), Флүр Саяпов (Байкыбаш участогы) үзләре­нең хез­мәтенә, туган як та­би­гатенә булган мө­нәсә­бәтләре белән хөр­мәткә лаек. Алар – үз эшләренә тугры булуларын чын мәгънәсендә күрсәтеп, һөнәри бурыч­ларын төгәл һәм җиренә җиткереп үтәүче, югары квали­фикацияле белгеч­ләр.
Күккә ашкан  карагайлар төбәгендәКараидел урман хуҗалыгы җитәкчесе Рәүф Гафаров:
– Бәйрәм уңаеннан республикабыздагы урман хуҗалыгы хез­мәткәрләрен ихлас күңелдән котлыйм. Тармак ветераннарына, әле дә хезмәт итүче өлкәннәргә һәм лаеклы ялда булучыларга – аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең белем һәм намуслы хезмәтегез нәтиҗәсендә без урманчыларның буыннан-буынга тапшырылучы гореф-гадәт­ләрен саклыйбыз, бу исә урман хуҗалыгын уңышлы үстерүгә ярдәм итә.
Урман тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләргә һөнәри уңышлар һәм хезмәтләренең күркәм куанычлар китерүен телим. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, сабырлык, ныклык, тынычлык, изгелек телим, имин булыгыз! Иртәгәсе көнегез тотрыклы һәм ышанычлы булсын! Урманнары­быз шаулап үссен, бәрәкәтле тормышта яшәргә һәм күңел биреп эшләргә язсын!

– Минем кул астында эшләүче хезмәткәрләр белән без урманнарны янгыннардан, рөхсәтсез ки­сүдән, шулай ук башка төр закон бозулардан саклыйбыз. Питомник хуҗа­лыгына план нигезендә җиткерел­гән эшләрне башкарабыз, – ди җитәкче Рәүф Нигъмә­тулла улы. Ур­ман хәзерләү буенча өлкән мастер Айрат Хәмитов хезмәткәр­ләрнең эшенә турыдан-туры контрольлек итә, аның эш тәҗрибәсе дистә еллар белән исәпләнә. Язмышларын урман хуҗа­лы­гына, аны үстерүгә, саклауга багышлаган Наил Камил­җанов, Рәфыйк Шәмсуаров та – һәр­кайсы бөтен булмышы белән табигатькә бирел­гән кешеләр.
Айрат Хәмитов  – үз  һөнәренә тугры калучыларның берсе.Айрат Хәмитов – үз һөнәренә тугры калучыларның берсе. Фәтәви Гатинның техникасы һәрвакыт төзек. Фәтәви Гатинның техникасы һәрвакыт төзек.Нәни генә орлыклардан үсентеләр шытып чыгып, шулар урман булып үсеп җитешә – моны могҗиза дими, ни дияр­сең! Ләкин бер могҗиза да үзеннән-үзе генә булмый, әлбәттә. Бу – сабырлык таләп итүче авыр хезмәт, аның нәтиҗәсен күрү өчен дистә еллар көтәргә кирәк. Раздолье авылында урнашкан питомникта Леонид Семенищев җитәкчелегендә бер­сеннән-берсе уңган, мөлаем гүзәл ханымнар Наталья Крохалева, Валентина Игошева, Татьяна Хәлиуллина, Елена Бакирова шушы могҗи­заны чынга ашыралар да инде. Һәр үсентене үз балаларыдай карап, тәрбия­ләп үстерәләр. Үсенте­ләргә заявкаларны ел саен тулы күләмдә үтиләр, хәтта артып калганнарын арендаторларга саталар.
Коллективта яшьләр дә бик теләп эшли. Кадрлар бүлеге һәм бухгалтерия хезмәткәре Артур Әюпов белән водитель Рәм­зил Хәтмуллин биредә эш­ләүләренә бер дә үкенмиләр. Хезмәт хакы канәгать­лән­де­рерлек булгач һәм вакытында түләнгәч, кадрлар агымы да күзәтелми.
Хезмәт кешесенең кадере бар коллективта. Җитәкче тарафыннан эшчеләрнең социаль хәле турында даими хәс­тәр­лек күрелә.
– Кешеләрнең яхшы якларын күрә белү мөһим. Аларның һөнәри үсешенә ярдәм итәргә, һәр хез­мәткәрнең күңе­лен кү­рергә, кадрлар­ның кадерен белергә кирәк, – ди Рәүф Гафаров. – Шул очракта гына эшнең сыйфаты да булачак.
Җәлил Сабиров бер йөк агачны “һә” дигәнче төяп бушата.Җәлил Сабиров бер йөк агачны “һә” дигәнче төяп бушата.Леонид Семенищев, Валентина Игошева, Наталья Крохалева,  Татьяна  Хәлиуллина,  Елена Бакирова питомникта.Леонид Семенищев, Валентина Игошева, Наталья Крохалева, Татьяна Хәлиуллина, Елена Бакирова питомникта.Ел саен сентябрьнең өченче якшәмбесендә урман хуҗалыгы хезмәт-кәрләренең, эшләре һәм тормышлары урман белән бәйле кешеләрнең һөнәри бәйрәме билге­ләнә. Шу­шы бәйрәм көнендә республика­бызның һәм илебезнең яшел байлыгына зур өлеш керткәнегез һәм аның турында кайгыртканыгыз өчен сезгә рәх­мәтебезне һәм хөрмә­тебезне белдерә­без. Халыкның кәефе, бала­ларыбызның сәла­мәтлеге, һичшиксез, әйләнә-тирә мохитнең нинди торышта булуына бәйле. Урман хуҗалыгы эшчеләре башкарган, экологик имин­леккә юнәлтелгән хез­мәтнең билгеләнеше елдан-ел мөһимрәк була бара.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»