Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Аккошым”

29.03: “Аккошым”

“Аккошым”Ачык йөзле, йомшак телле Сәмәрә кешеләр белән бик тиз дуслашып китә. Аңа башкача ярамый да, чөнки ул — авыл фельдшеры. Медицина училищесын тәмамлау белән шәһәргә китәргә уйлаган иде. Әнисенең еракка җибәрәсе килмәде. Әтиләренең читтә йөреп эшләве дә маңгайга сырлар сыза.

Өйдәгеләргә бәхет елмайды: авыл фельдшеры декрет ялына китте, урынына Сәмә­рәне тәгаенләделәр. Кыз үз эшенә җитди карый. Эштән кайткач, кемдер ярдәмгә чакырып ишек шакуга, арыганлыгын да сиздермичә, авыру янына чыгып йөгерә. Чөнки авыл халкы карап торган бердәнбер медицина хезмәт­кәре бит. Бер үк вакытта аңа педиатр да, күз табибы да, хирург та булырга туры килә.
Йөргән егете юклыгы гына эчен пошыра Сәмәрәнең. Беркөнне эштән кайтышлый кибеткә сугылды. Аннан чыгуга ишек төбенә ак машина килеп туктады һәм аннан хыялында йөргән озын буйлы, ыспай киен­гән, авылныкыларга бө­тенләй охшамаган егет төште. Вакыт берничә минутка туктал­гандай тоелды. Карашлары бер-берсенә төбәлде. Егет — кибеткә, кыз өенә таба атлады.
Сәмәрә ул төнне йокыга китә алмыйча озак ятты. Күзләрен йомса, каршысына кызыл футболкалы, үтә якын таныш елмаюлы, яшькелт күзле, аксыл чәчле егет килә дә баса. Бу чалымнарны кайчандыр, кайдадыр күргән дә сыман. Тик кайчан, кайда? Хәтерләми. Болай да көләч йөзле кыз укол салдырырга килгән тел бистәсе әбиләр белән елмаеп сөйләште. Алары чыгып китәргә ашыкмый, эч серләрен бушата. Шу­ларның соңгысы булган Мәх­мүзә әбине озатырга гына өлгерде, ишек шакыдылар. Аннан... кичәге егет килеп керде. Ул уң күзен бизәкле кулъяулык белән каплап тоткан. Каушаган кыз үзен тиз кулга алды, беренче ярдәм күрсәтергә ашыкты. “Сезгә ни булды? Кая, карыйк әле”, — дип, йомшак куллары белән егетнең күзләренә үрелде. Анда тузан тулган икән. Егет, сыңар күзен ачып, ак халатлы кызның һәр хәрәкәтен зур күлдәге бәләкәй аккошка тиңләп күзәтте.
Фельдшер кыз документлар тутыру барышында егетнең исем-фамилиясен, авылдагы кирпеч заводында электрик булып эшләвен, авылга Саратов шәһәреннән кайтып урнашуын белде. Егетнең (исеме Фән икән) бәхетенә, Сәмәрә эшкә әтисенең машинасы белән килгән иде, кәгазь эшләрен бетерү белән район үзәгенә күз табибына алып китте. Анда аны яхшылап карадылар, күзгә салырга дару алу өчен рецепт язып бирделәр.
Атна буе Фән белән теге Мәхмүзә әби медпунктка бер үк вакытка туры килделәр — берсе күзенә дару тамыздыра, икенчесе укол ясата. Тәмам дуслашып беттеләр. Әби яшьләрнең күз карашын укып, бер-берсенә димли үк башлады. Эштән соң икесен очраштыру өчен төрле йомышлар тапты. Берсен икенчесенә мактап, сөяксез теле арып бетте. Кемдер димләмәсә дә, егет бу “аккош”ка тәүге күрүдән үк гашыйк.
Танышуларына бер ел була, тик нигәдер егет кызны якын җибәрми. Күпме көтәргә була? Сәмәрә дилбегәне үз кулына алырга уйлады. Әни­сенә соң кайтачагын әйтеп, борчылмаска кушты. Кызның үз-үзен тотышыннан, йөзенең балкуыннан эшнең нидә икә­нен күптән сизенә иде ана. Ләкин кияүнең кемлеге генә табышмак. Кызы да әлегә серне чишми.
Мәхмүзә әби үтенече белән Фән район үзәгендә күр­сәте­лүче “Галиябану” спектак­ленә дүрт билет алды. Сәмәрә белән әнисе дә барды. Спектакльдән соң кыз Мәхмүзә әбине җайлап кына алып чыкканда фойедагы зур көзгегә күз төшерде һәм... телсез калды. Әнисе белән Фәннең бер-берсенә сыенып, кочаклашып торганын күрсәтә иде көзге.
Кайтканда машина эчендә һәркем үз эченә бикләнеп, уйлар диңгезендә йөзде.
Сәмәрәне төн буе йокы алмады. Бәхет кошы кунгач түгел, очып киткәч кенә беленә икән. Кыз, канаты сынган аккош сыман эчтән җаны сыкрап, күз яшьләренә буылып таңны аттырды.
Әнисенең дә аңа сер чишәсе килә, җайлы вакыт кына туры китерә алмый. Спектакльдән соң кыз үзен сәер тотты. Аралары нигәдер ерагая баргандай тоела.
Фән Сәмәрәдәге кискен үзгәрешне сизеп аптырады. Шәһәрдән таныш түгел авылга кайтканына үкенде һәм кире китәргә уйлады. “Аккош”ына кыйммәтле телефон бүләк итеп калдырырга булды.
— Сәмәрә, мин кайтып китәм. Безгә бер-беребезне яратырга, бергә булырга ярамый. Телефон аша бер-беребезнең хәлен белешеп торыйк, — диде.
Кызның йөзе халатыдай ап-акка әйләнсә дә, эчендә ут янганын сиздермәде, исе китмәгән кыяфәт чыгарды да:
— Әнине дә алып китә­сеңме? — дип сорады.
— Ялгызыма буш өйгә кайтып керү күңелсез булыр, әлбәттә. Бик теләп алыр идем, сезне ташлап барырмы соң ул, ничек уйлыйсың? — дип сорауга сорау белән җавап бирде.
Сәмәрәнең фикерләре өчкә бүленгән, берсен сөйли, икесен эчендә тота.
— Син чакырып карадыңмы соң? Син ялгыз, ә без әти белән икәү. Берүзеңне калдырмас ул, барыр, — дип төрттереп алды. Ни хикмәттер, егет аның тәкъдимен ихлас кабул итте.
— Нишләп алданрак уйламаганмын?! Миңа хезмәт кенәгәсен ике атнасыз бирмиләр. Бүген ул эштән кайтуга мин сезгә барырмын, кичкә кадәр исән булып тор! — дип, “аккошкае”ның бит очыннан йомшак кына итеп үбеп чыгып китте.
Сәмәрә бер утырды, бер торды, алай-болай йөренде, күзләрен тәрәзәдән алмады. Эш сәгатен көч-хәл белән уздырды. Кайткач, кунак ки­ләчәген, аның кемлеген әтисенә җиткерде.
Менә дүртәүләп өстәл артына утырдылар. Барысы да Фәннең тиздән юлга кузгалачагын белә. Тел очында гына торса да, егет сүзне каян башларга белми җәфаланды. Хуҗа кеше моны аңлап тәмәке белән дуслыгы булмаса да:
— Әйдә, кызларның үзләрен генә калдырып, тартып керик, — дип, егетне алып чыгып китте.
— Кызым, Фән — синең абыең ул, — дип башлады әнисе. — Яшьлегемдә нык ялгыштым. Авырлы килеш кеше күзенә күренергә дә, бала карарга да әзер түгел идем. Апама киңәшкә бардым. “Баланы тудырасың, үзем карармын, тик мин исән чагында аның барлыгын оныт”, — дип кисәтте ул. Бала тудыру йортыннан улымны алып чыгу белән, кая икәнен әйтмичә, алар китеп барды. Яшәвемнең мәгънәсе югалды. Шундый чакта язмыш әтиең белән очраштырды. Ул яхшы күңелле, барысын да белә, арабызда сер юк. Апам яман шеш авыруы белән бакыйлыкка күчкәч, улымны да бу якка кайтырга күндердек, авылда буш өй алып бирдек, эш таптык. Үзенең кем булуы турында сиңа әйтмәскә куштык...
Әнисе тагын нәрсәдер сөйләде, Сәмәрәнең аңына барысы да барып җитмәде. Таныш йөз чалымнары, әни­сенекенә охшаган икән ләбаса! Ул абыйсын өзелеп яраткан булып чыгамы?
Ирләр өйгә кергәч, әтисе гаиләдә гомер буе яшерелеп килгән тагын бер серне ачты. Сәмәрә — әтисенең генә кызы икән бит. Әнисе, балалы тол ирне кызганып, аңа хатын булып килгән. Гаилә сере читкә чыкмасын өчен бу якка килеп урнашканнар. Матур яшәгән­нәр. Ләкин үкенечлесе — уртак балалары булмаган.
...Сәмәрә эшкә чыккач, Фән аны — “аккош”ын — ак машинасына утыртып, ак язмышлар язылган юлдан Саратовка алып китәргә теләде. Кыз бераз икеләнсә дә күнде. Әти-әнисе белән аларны маршрутка йөрүче әбиләр дә озатып калды.

Сания Шәрипова.





Басып чыгарырга



Миңнеяр абзый – сихерче
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Миңнеяр абзый – сихерче
“Авылны онытырга ярамый!..”
16-07-2018 :: Дөнья бу...
“Авылны онытырга ярамый!..”
Кияү балакай
13-07-2018 :: Дөнья бу...
Кияү балакай
Хөснияр качкын
12-07-2018 :: Дөнья бу...
Хөснияр качкын
Үткәнгә юллар юк
6-07-2018 :: Дөнья бу...
Үткәнгә юллар юк
Тетрәнү
5-07-2018 :: Дөнья бу...
Тетрәнү
Яр бер генә була ул..
3-07-2018 :: Дөнья бу...
Яр бер генә була ул..
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»