Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Без дә бит картаябыз...

05.04: Без дә бит картаябыз...

Без дә бит картаябыз...Рим Зиннәтулла улы Идиятуллин — “Кызыл таң” тарихында шактый билгеле урын алып торучы шәхес. Ул 1940 елда Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылында туган. Укытучы булып эшләгән әтисе сугышның беренче елында ук фронтта хәбәрсез югалган. Дүрт бала белән тол калган ана колхозда көн-төн эшләп, сабыйларын аякка бастырырга тырышкан.
Төпчек малай Рим мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый. Заводта дүрт ел слесарь булып эшләргә туры килә аңа. Башкортстан дәүләт университетында белем ала, студент чагыннан ук “Кызыл таң”га эшкә кабул ителә.

Рим Идиятуллин — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның Уфада һәм Казанда нәшер ителгән шигъри җыентыкларын әдәбият сөючеләр һәм белгечләр югары бәяләде.

Бүген без өлкән каләмдәшебезнең кайбер иҗат үрнәкләрен гәзит укучыларга тәкъдим итәбез.


Беренче хатирә

— Газизәкәй бигрәк бәхетле булды — балаларыннан иртә үлде…
Коры агач кабыгын хәтер­ләтүче куллары белән мендәр читенә тотынып янтаерга азапланган Алма әбекәйнең үкенечле һәм хәсрәтле шул сүзләре күңелемнән һич китәсе юк. Ул инде туксанын ваклап ята. Газизәкәй дигәнен күптән дөнья куйган яшьлек ахирәте итеп искә ала иде.
Әйе, бу тәңгәлдә Алма әбекәй дөрестән дә бәхетсез иде. Дүрт малаен сугыш йоткан, төпчеген соңгы юлга үзе озатышкан, инде килеп, килен белән оныклары кулына калган иде.
Җил-давылны күп кичергән карт агач тиз генә аварга ашыкмый икән ул. Алма әбекәй баштарак бик егәрле иде әле. Тормыш тезгенен кулыннан ычкындырмаган иде. Килен дә тәүдәрәк ирсез гаилә йөген ялгыз гына күтәрергә батырчылык итмәде, ахры. Имин-тату гына шактый ел дөнья көттеләр. Алма әбекәй оныкларын үстереште, йорт эчендәге бетмәс мәшәкатьне дә үз өстенә алды.
Ә бервакыт Алма әбекәй сынды. Кинәт сынды. Ята-тора күп­медер вакыт йөрде дә бер арада торасыннан да язды. Ул түшәккә калгач, өйдән иминлек качты. Алма әбекәй үзен артык кашык итеп тоя башлады.
…Мин ул вакытларда җиткән егет идем. Туган якларга еш-еш кайтканда Алма әбекәйләр өендә булырга туры килә иде. Ишектән күренүем белән үк: “Нәниемнең кайтуымы, китеп баруымы?” дип, арык гәүдәсен калкыта биреп, йөзендә елмаю чаткысы кабызырга тырыша иде.
Без чәй эчәргә утырабыз. Килен — Камилә апа — ясаган чәйне мин Алма әбекәйгә китереп бирәм. Тәлинкәле чәшкене урындык чи­тенә куям, ул, мендәренә сөялеп, суынганын көтә, суынганчы калак белән эчкәли тора. Тик калагы, әледән-әле чәшке читенә бәрелеп, зың да зың тавыш чыгара.
— Башлады инде теге тагын кыңгырау шалтыратырга...
Алма әбекәй күзгә дә, колакка да ярыйсы таза иде әле. Тик киленнең бу сүзләрен бер үпкәсез уздырып җибәрә. Зыңлатып булса да, калак белән чәй капкалавын белә, көзге салкын кырау төшкән тәненә җылы йөгертергә ашыга…
Бер кояшлы язда бөтенләй тернәкләнеп киткән кебек иде ул. Мин килеп кергәндә Алма әбекәй өйдә ялгызы гына мич артындагы тәрәзәчектән күренеп торган зиратка төбәлеп-төбәлеп карап утыра иде.
— Аруланып киләсең бит, Алма әбекәй!
— Яз кояшына туң таш та җылына, нәнием. Мин әле ташка әйләнмәгән. Картлык шатлык түгел икән. Ходай Тәгалә адәм баласына артык гомер бирмәсен лә. Куа­нычларың бетә. Үз көнеңне үзең көтеп яши алсаң гына кадерле­сеңдер. Кеше кулына калырга язмасын, нәнием.
— Сорыйм әле, нигә сине “Алма әбекәй” дип йөртәләр.
— Без бу нигезгә Йомай авылыннан килеп төпләндек. Мөх­тәрәм бабаң белән шушы милекне сатып алдык. Бабаң бик тә зирәк, булдыклы кеше иде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Каяндыр алып, алмагачлар утыртты. Тиз җитеш­теләр, рәхмәт төшкереләре. Җыеп бе­термәле генә түгел иде җи­мешен. Кергәненә, өй турыннан үтеп барганына итәк-кесә тутырып алма өләшә торган идем. Ул алмагачлар корыды инде, исеме генә миңа ябышып калды…
Ишек ачылган уңайга Камилә апаның төртмә тавышы яңгырады:
— Син дә инде шул беткән карчыкның бетмәс зарын тыңлап утырмасаң…
Алма әбекәй тагын тәрәзәгә — зират ягына борылып утыра. Килен ихатага чыгып киткәч кенә үзалдына сөйләнгәндәй:
— И бала, бала, мәңге картаймас кебек кыланмаса ни булган?! — дип, ишетелер-ишетелмәс әйтеп куя.
Бу минем Алма әбекәйне соңгы күрүем иде. Ул җәйнең матур көнендә китәселәрен белгән җиренә китеп барган иде.
Моңа инде байтак еллар узды. Алма әбекәй телендәге бала — Камилә апа үзе дә картлык түренә менде. Дөнья куласа дигәне шулдыр — ул да килен кулына калды…
Мин ул яклардан хәзер сирәк урыйм, шулай да аларның тормыш-яшәешләрен ишетеп-белеп торам. Ничек яшиләрме? Әйтмим. Әйткән очракта да ул минем тарафтан кеше хәсрәтенә сөенү төсендәрәк яңгырар иде…

Икенче хатирә

Без фотохәбәрче Әгъләм ага Зараев белән, хуҗалыкта көн­озынына билгеләнгән эшләр­не бетереп, бер өйгә фатирга төштек. Тамак ялгадык. Тәмәке көйрәткән арада мин хуҗадан сорый салдым:
— Авылыгызда иң карт кеше кем?
— Безнең йорт аша гына Әслах бабай яши. Төгәлен белмим, йөзгә якынлашып бара, диләр.
Командировкаларга чыккан саен үзем булган авылның мөх­тәрәм карт кешесен күреп-сөйләшеп китәргә тырышам. Авылның атамасы каян килеп чыкканлыгын, тарихын, урман-суын һәм башкасын сорашып китим димен. Язар өчен түгел, белер өчен. Кайвакыт журналист өчен бик кирәк булган нәрсәнең шунда ачыклануы да мөмкин бит әле.
Киттем. Җәйге көн. Кояш, куянга атланып, тау астына чапкан чак. Алты почмаклы йортның ачык калган җил капкасыннан иркен ихатага үттем. Мунча янындагы койма буенда ир кеше ах та ух килеп утын яра.
— Әслах бабай шушында торамы?
— Әйе, Сез кем буласыз соң?
Кемлегемне әйттем. “Керегез, кер”, сүзен ишеткәч, өйгә атладым.
Хуҗа хатын (ул бабайның кызы иде) чыбылдык корылган түр карават ягына ымлады. Әслах бабай йокламый иде, чит кеше кергәнне сизгән иде, ахрысы. Ул торып утырган, күптән күрмәгән кешесен очраткандай, күрешергә дип ике кулын сузып тора иде. Хәл-әхвәлләр белеш­кәч, ул үзенең гомер йомгагын, үткәненә бүгенгесен дә аралаштырып, җай гына сүтә башлады. Без аны бүлдерми генә тыңлыйк әле:
— Элекке тормыш ничек идеме? Чабата үреп, тамак туйдырып яшәдем. Тәрәзәгә пыяла юк иде. Кем мал суя, шул малның карындыгын алып, тәрәзәгә җайлап куя торган идек. Агач сабан. Чакматаш, төтәгән лампа, куык юк. Кич утырабыз. Чыраны берәү тимер кисәгенә кыстырып куеп тора, күмерен кагып тора. Ата-бабалар сөйләр иде: атсыз арба йөрер, — дип. Чын булды бит. Башка чыккач, хатынны кешегә фатирга куйдым да батраклыкка киттем. Эшләп кайткач, өч тәрәзәле тактабаш өй сатып алдым. Аннары тагын байда эшләп, ат алдым. Сабан сөрдем. Герман сугышыннан ранен булып кайттым. Калакбаш сөяген онтап, билдән чыкты пуля. Хәзер биш-алты чакрым җир булса, машина көтәләр. Без Уфадан көн өстендә җәяү кайтып җитә торган идек. Яшәргә тынычлык бирсен. Хәзер хөкүмәт карый. Суы, уты, ипие.
Бу сугыш вакытында төрле эштә йөрдем, бригадир булып эшләдем. Кырык өченче елда мәктәптә завхоз идем. Бер көнне җыелышка чакыралар. Ирләр аз, гел хатыннар. “Бабай, сине шуның өчен чакырдык, сине председатель итеп куябыз”, — диләр. “Грамотам юк”, — димен. “Давай, алайса теге грамотный яшь кызны председатель итик, сине бригадир ясыйбыз”, — дип күндерделәр.
Сиксән җиде яшьтә соңгы көн эшләдем. Егерме чүмәлә печән койдым, алтысын коя алмадым. Егылдым. Без таң атканчы эшләп арый идек. Көндез сөреп булмый, кигәвен күп.
Берзаман Усолкага эшкә бардык. Без авылдан икәү идек. Приемщик килгән. “Сез икәү бик матур эшлисез”, — ди. Тәмәке алып килгән, тарттык. “Әнә теге тау башында утыз өч кубометр утын ята, өч-дүрт ел ята, мине көн саен шуның өчен тиргиләр. Шуны ташырга алыныгыз әле”, — ди. Бер көн сөйләде — тыңладык, ике көн сөйләде — тыңладык. Өченче көн үзем генә киттем. Иптәшем бармады, баш тартты. Тау башында кибеп беткән утын. Бер кубометр төяп килдем, ике, өч… Җәмгысы алтмыш алты кубометр булып чыкты. Приемщик, йөзен яктыртып, минем янга килеп басты. “Бала­ларың ничәү?” — ди. “Ике кызым бар”, — димен. Конторага алып китте бу мине. Анда ике кызыма ике ботинка, бер килограмм шикәр, чирек кадак чәй, илле сум акча бирде. Эшләсәң — була, эшлә­мәсәң — булмый. Менә шулай имгәнгән килештән иң авыр эшне дә эшләдем.
Ач йөргән заманнарны уйлап куям. Әле сәгать иртәнге сигездә дә өйдән җыенып чыгып китә алмыйлар. Без кояшка карап яшәдек. Хәзер сәгатькә карап яшиләр. Туксан ике яшемдә Бөек Ватан сугышы чорындагы батыр хезмәт өчен медаль бирделәр. Хәзер колхозда каерып эшләгән кеше барысын да ала. Галәмәт инде. Биш-алты ел элек күзләр күрми башлады. Балалармы? Карыйлар, матур тәрбиялиләр, Аллаһка шөкер. Әле урамына да чыгып утырам, юынам, ашыймын да йоклыймын. Тик күзгә йокы бик сирәк куна. Кияү белән кырык дүрт ел торам. Начар яшәмибез, хәерле үлем генә бирсен…
Әслах бабай сүзен шунда түгәрәкләде. Мин аның белән хушлашырга дип кулына үрелдем. Ул исә күрешергә ашыкмады.
— Кая, мин дә синең белән якты күздә урап керим әле, — дип, карават башына тотынып, аягына басты. Без болдырга чыктык. Авыл өстен төн пәрдәсе каплаган. Хәер, Әслах бабайга аның һич тә кагылышы юк иде. Аның өчен көн дәвам итә иде…
* * *
Әлеге ике хатирәдә искә алынган кешеләрнең яшәгән төбәк­ләрен һәм үз исемнәрен күрсәтүне кирәк тапмадым. Ник дисәгез, тәүгесендә исән-сау яшәп ятучы кешеләргә тел тидереп, кырмыска оясына таяк тыгарга теләмәдем, ә икенчесендә тыныч-имин дөнья көткән гаиләгә күз тидерәсем килмәде.

Өченче хатирә

Ул кешене ил халкы белә. Батырлыгына баш ия. Аның хакында гәзитләрдә-китапларда яздылар һәм язалар. “Легендага күчкән кеше” дип тә атыйлар. Бронзадан коелган йөзенә сокланып һәм горурланып тамаша кылалар.
Кем соң ул? Ул — Барый Йосыпов.
Чак кына элегрәк безнең гәзит редакциясендә аның белән очрашу оештырылган иде. Аны озатып килүче кешесе култыклап алып керде. Ул яктыны чак-чак төсмер­ли. Барый агай Бөек Ватан сугышы чорында иң тәүге “Катюша”лар дивизионының командиры булган. Мәскәү янындагы сугышларның берсендә бу дәһшәтле коралның уты кукрайган фа­шистларның кикриген шиңдергән. Дивизион икенче урынга күчкәндә алар ут астына эләккән. Әнә шунда янган, телгәләнгән батыр сугышчы. Госпитальдә тәнен ничә тапкыр ямап, ничә тапкыр ялгаганнар. Барый ага исән калган.
Беркөнне госпитальгә танылган совет скульпторы Вера Мухина килгән. Ул совет сугышчысының корыч ихтыярын, рухи каһарманлыгын сынландыру өчен тере образ эзләгән һәм Барый агага тап булган. Кара көйгән, бомба-снарядлар шартлавыннан телгәлән­гән кара җиргә охшаш бу йөздә үлемгә үч итеп яшәү теләге, көчле омтылыш, олы хисләр балкышын күргән һәм барлык бу сыйфатларны бронзада койган. Әнә шулай барлыкка килгән ул сын.
Барый ага күп нәрсә хакында сөйләде. Үзенең “Картлык та — шатлык” дигән китап язуын әйтте.
— Тормыш гаҗәеп матур нәрсә, — дигән иде ул. — Яшәгән саен яшисе килә. Якты дөньяны күрүдән мәхрүм булганнарның да якты дөньядан туйганнарын ишеткәнем юк әле…
…Һәм бер нәтиҗә
Хәзер инде шушы өч хатирәне бергә җыеп, үреп карыйк та төйнәп куйыйк.
Шулай якын кешеләрдә утырган чакта, аш өстәленнән кузгалгач, сөйләшер сүзләр беткәч, безгә ямансу булмасын, диптер, хуҗалар гаилә альбомнарын китереп чыгарды. Без җыйнаулашып карый башладык. Хуҗаның әнисе — карчык кеше генә моңа кушыла алмады. Ул өстәл җыештыру белән мәшгуль иде. Бер иске фотога озаграк текәлдек. Ак калфак кигән япь-яшь кенә чибәр кыз зур күзләре белән ихлас елмаеп карап тора иде.
— Бу кемегез?
— Кемгә охшатасыз соң? Юк, танымассыз. Минем әнкәй бит, бердәнбер фотосы.
Ул да булмады, безнең янда утыручы үсмер кыз, бик тә гаҗәпләнеп:
— Кара әле, нәнәй, яшь чагыңда син дә матур булгансың икән! — дип, кухнядагы нәнәсенә ишетелерлек итеп кычкырып җибәрде. Ул нәнәсенең яшь чактагы фотосын беренче тапкыр күрә иде бугай. Без көлештек, тик барыбыз да уңайсызландык.
Кемнәр соң алар — безнең белән бер йортта, бер бүлмәдә яшәгән, безгә аш-су әзерләгән, оныкларын сөйгән, сакаллы сабыйларына әле һаман үгет-нәсыйхәт биргән, акыл өйрәткән, “Сиңа авыр булыр, балам, бир, күтәрешим”, — дип, безнең кулдагы йөкне үзенә алган, хәл­сезләнеп урын-җирдә яткан, хаста кичергән, безнең хәсрәтне бүлешкән, кайгы килгәндә юаткан, бәхетебезгә куанган, элек матур булып та хәзер ямь­сезләнгән картәни һәм картәти­ләребез, ерак һәм якын әбиләребез, нәнәй һәм түткәй­ләребез, бал бабайларыбыз, алма әбиләребез?! Аларның күзләре начар күрә яисә бөтенләй күрми, колаклары начар ишетә, алар сызлана (минем әнкәм дә сызлана) — алар иртәгәсе көн торышын синоптиклардан иртәрәк тә, дөресрәк тә әйтә. Чор-заман, сугыш еллары аларның тәннәрен генә түгел, күңелләрен дә тишкә­ләгән. Алар бик еш күз яшенә төйнәлә. Авыр сүздән генә түгел, җылы-ягымлы сүздән күбрәк төйнәлә. Чөнки соңгыларын бик сирәк татыганнар, бик сирәк ишеткәннәр. Альбомнары юк аларның, саргайган фоторәсем­нәре дә, була калса, бер-ике. Шуңа да аларны яшь, чибәр, көчле итеп күз алдына китерергә күнекмә­гәнбез, үткәннә­рен юк фотолардан күрә алмыйбыз, ә сөйләгәннәрен бик үк тыңлап та бармыйбыз. Әллә аларга кирәге беткән әйбергә караган кебек карыйбызмы без?..
Үз әнисен, үз әбисен ярата алмаган кеше башкаларның әниләрен-әбиләрен ярата аламы? Ә үз әнисен, якыннарын, димәк, башкаларны да ярата алмаган кеше үз җирен, үз илен ярата аламы?..
Спортта эстафета дигән ярыш төре бар. Безнең яшәе­шебез дә әнә шул эстафета кебек. Безнең алда йөгергән ата-бабаларыбыз таякны безгә тапшырды, күпмедер аралыктан соң без аны балаларыбызга тапшырачакбыз. Әле алар без­нең янда уйнап-көлеп, тормышка кинәнеп йөри, безнең әби-бабайлар, әти-әниләр белән мөнәсәбәтебезне күреп тора, тыңлап тора, сынап тора, зиһененә сеңдерә…
Әби-бабайлар ничек яши бүген? Ишек төбенә куылган булсалар, урыннарын түргә күчерик әле, күчерик тә яннарына утырыйк әле, утырыйк та рәхәтләнеп бер сөйләшик, сорашыйк әле. Менә шунда әйтер алар кемнәр булганлыкларын, нинди тормыш кичер­гәннәрен.
Картаясы килми килүен, ләкин без дә картаербыз берзаман. Безнең янга якын килеп, сөйләшеп утыручылар табылырмы?..

Рим ИДИЯТУЛЛИН.
13 февраль,1982 ел.





Басып чыгарырга



Миңнеяр абзый – сихерче
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Миңнеяр абзый – сихерче
“Авылны онытырга ярамый!..”
16-07-2018 :: Дөнья бу...
“Авылны онытырга ярамый!..”
Кияү балакай
13-07-2018 :: Дөнья бу...
Кияү балакай
Хөснияр качкын
12-07-2018 :: Дөнья бу...
Хөснияр качкын
Үткәнгә юллар юк
6-07-2018 :: Дөнья бу...
Үткәнгә юллар юк
Тетрәнү
5-07-2018 :: Дөнья бу...
Тетрәнү
Яр бер генә була ул..
3-07-2018 :: Дөнья бу...
Яр бер генә була ул..
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»