Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / 85 яшьтә... сәяхәткә!

10.04: 85 яшьтә... сәяхәткә!

85 яшьтә... сәяхәткә!Нуриман районының Нимесләр авылында яшәүче Майсәрвәр Вәлиевага 85 яшь. Ул бүген оныклары белән Сочида ял итә. 

Майсәрвәр әбинең Сочида ял итүен мин, бәлки, белми дә калган булыр идем. Берничә көн элек туристлык агентлыгында эшләүче сеңлем Ирина: “Апа, кара әле, 1933 елгы бер әби оныклары белән ялга бара. Вәт булдыра! Биш ел эшләү дәверендә бу — иң өлкән яшьтәге туристым”, дип электрон хат юллады. Мине, барлык нәрсә белән кызыксынырга яратучы журналистны, бу хәбәр, әлбәттә, битараф калдыра алмады һәм мин телефон аша Майсәрвәр әбинең оныгы Ләйсән белән шундук бәйләнешкә кердем. 


— Гомере буе эштән башканы белмәгән нә­нәйне күптән сәяхәткә алып барасы килә иде. Криптовалюталар белән эш итә башлагач, бу хыялымны тормышка ашырырга мөмкинлек туды. Сочида бизнес-партнерларым белән очрашасым бар иде, нәнәйгә дә: “Әйдә, минем белән барасыңмы?” — дип тәкъдим иттем. Ул каршы килмәде.
Ирина аша моңа кадәр дә ялга барганыбыз бар иде. Бу юлы да юлламаны аның аша алдык. Сезон чоры булмау сәбәпле, Уфадан Сочига туры рейслар юк иде. Шуңа Мәскәү аша очтык. Монысы да файдага гына булды. Нәнәйгә бер уңайдан “Кызыл мәй­дан”­ны күрсәтә алдым, ГУМ, ЦУМ буйлап йөрт­тем. Нәнәйнең андагы хакларга исе китте. 1200 сумлык помидорны кү­реп: “Кит инде, помидор шул хакта буламыни, язмаганны!”, — дип шаккатты. 
Арытаба самолетта Сочига очтык. Беренче көнне үк нәнәйне һәм кызларымны Сочи белән танышырга алып чыгып киттем. Бер атна эчендә Олимпия паркында да, “Роза хутор”да да булдык, төрле ресторан-кафеларда грузин, абхаз, әрмән, япон, грек һәм башка милләт халык­ларының аш-суларын да тәмләп карадык, яхтада ачык диңгез буйлап сәяхәт тә иттек, диңгез ярында күгәрченнәрне дә сыйладык, Сочи урамнарын да әллә ничә кат әйләндек. 
Кичә нәнәйне балык пилингына алып бардым. Бик ошатып кайтты. “Балыклар массаж ясагач, табаннарым йомшарып калгандай булды, тагын алып барырсың әле шунда”, — диде. Минем нәнәй маладис ул, бик оптимист һәм позитив кеше! Аралашырга да ярата. Тукта, нигә үзем сөйлим дә үзем сөйлим? Ул бит менә монда, янымда гына утыра. Трубканы үзенә бирим әле, — диде дә Ләйсән, телефонын Май­сәрвәр әбигә бирде. Мөмкинлектән файдаланып, мин аңа үземне кызыксындырган сорауларымны биреп калырга ашыктым. 
— Майсәрвәр әби, хәер­ле көн! Ничек хәл­ләрегез? Ничек Сочи? Самолетта очу куркытмадымы? 
— Юк, һич куркытмады. Селкетми-нитми генә алып барды. Сочи бик әйбәт. Шаккатып йөреп ятам. Һавасы да шәп. Әле биредә эссе дә, суык та түгел. 15 градус тирәсе. 
— Ләйсәннең әйтүенә караганда, җәй сезгә 85 яшь тула икән. Шушы яшьтә ничек курыкмыйча сәяхәткә чыгарга карар иттегез? 
— Ләйсән “Нәнәй, Сочига барасыңмы?” дигәч, һич икеләнмичә риза булдым. 2014 елда Олимпиада узганда ук: “Их, шул Сочины барып күрергә!”, — дип ымсынып калган идем. Кызларым да, “Алып баручы булганда, тәвәккәллә дә бар, әнкәй”, диде. Кул-аяклар йөреп торганда, сәламәтлек булганда нишләп өйдә ятам әле, дидем дә, җыендым да чыктым да киттем. 
— Майсәрвәр әби, фотоларыгызны карап утырам да, киемнәрегез бик матур, үзебезнең татар орнаментлары белән сугарылган. Сочига барыр өчен әллә махсус тектердегезме? 
— Юк, тектермәдем, Казаннан алып кайттым. Казанга ел саен барып торам, Коръән китапларын да, милли бизәкле күлмәк-камзулларны да шуннан алып кайтам. Сочига да әллә ничә пар күлмәк алып килдем. Беркөнне бер егет:
“О-о, үзебезнең татар әбие!” — дип, исәнлек-саулык сорашып, янымнан узып китте. И рәхәт булды инде! 
— Майсәрвәр әби, Сочи — бик матур шә­һәр. Ләйсәннең сөйлә­венә караганда, бик күп җирләрдә булгансыз. Иң ошаганы кайсысы булды? 
— Ачык диңгезгә сәяхәткә чыгудыр. Дулкыннар өстендә аккошлардай тирбәлеп кенә йөзеп кайттык. 
— Ялга бер баргач, гел барасы гына килеп тора инде ул. Ләйсән “әйдә” дисә, тагын берәр җиргә яисә чит илгә барыр идегезме? 
— Ә нигә бармаска? Сәламәтлегем сынатмаса, барырмын дип торам. Ләйсәнемә рәхмәттән башка сүзем юк. 85 яшемә зур бүләк ясады. Мин бик канәгать! 
Канәгать булмыйча, бүген кемнең генә оныгы нәнәсен сәяхәткә алып чыгып китә әле! Бу җәһәттән Ләйсәнгә “әфа­рин”нән башка сүз юк. Барча нәнәйләргә һәм картәтиләргә дә Аллаһы Тәгалә Ләйсән кебек игелекле оныклар насыйп итсен иде, дигән теләк­тәмен! 

Венера МӘҖИТОВА. 





Басып чыгарырга



Миңнеяр абзый – сихерче
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Миңнеяр абзый – сихерче
“Авылны онытырга ярамый!..”
16-07-2018 :: Дөнья бу...
“Авылны онытырга ярамый!..”
Кияү балакай
13-07-2018 :: Дөнья бу...
Кияү балакай
Хөснияр качкын
12-07-2018 :: Дөнья бу...
Хөснияр качкын
Үткәнгә юллар юк
6-07-2018 :: Дөнья бу...
Үткәнгә юллар юк
Тетрәнү
5-07-2018 :: Дөнья бу...
Тетрәнү
Яр бер генә була ул..
3-07-2018 :: Дөнья бу...
Яр бер генә була ул..
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»