Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Сез искә алыгыз беренче яраткан ярларны...”

“Сез искә алыгыз беренче яраткан ярларны...”
09.08.2018 / Дөнья бу...

“Сез искә алыгыз беренче яраткан ярларны...”Мәхәббәт... Бу серле халәт кеше күңеленә тәү тапкыр үсмер вакытта ук кереп оялый, кемгәдер кавышу, гаилә кору, балалар үстерү кебек күңелле дәвамын бүләк итә. Ә кемгәдер аның акрынлап сүнеп, тормыш җилләрендә көле таралганын күрергә кала.

Азат узган гасырның сиксәненче елларында Казахстанның Караганда шәһәрендә дөньяга килә. Әти-әнисе – бик тату, мул тормышлы, дәрәҗәле эш­тәге кешеләр. Азат төпчек малай булып үсә, бәлки шуңа да бераз һавалы, ирек сөючән була. Мәк­тәпне тәмамлагач, Уфага килеп, Башкортстан дәү­ләт университетының филология факультетына татар-урыс бүлегенә укырга керә. Икенче курста үзен­нән түбән укыган Әлфия исемле кызга гашыйк була, ул да кайнар хисләр белән җавап бирә.
Ә бер елдан Азат армиягә китә, Свердловск, Пермь өлкәләрендә хез­мәт итә, төгәл ике елдан, өлкән сержант погоннары тагып, кире әйләнеп кайта. Әлфиясе аны көтеп ала.
Армиядән соң Азат эшкә урнаша, университетны читтән торып тә­мамлый. Тагын милиция мәктәбендә дә укып чыга, лейтенант дәрәҗәсендә юл хәвефсезлеге полкында хезмәт итә башлый.
Яшьләр гаилә кора, фатир сөйләшеп, уртак тормыш белән яши башлый. Әлфия дә филолог дипломы ала, әмма, хез­мәт хакы күбрәк булсын дип, заводка эшкә урнаша. Монда ул үзен тырыш хезмәткәр итеп күрсәтә, абруй казана һәм цех начальнигы итеп тәгаенләнә. Бик күп көттермичә генә кызлары туа, аңа Әлфинә дип исем кушалар. Кыскасы, гомер шулай үз җае белән дәвам итә...
Илдә чуалышлар башлангач, Азатны Чечен республикасына командировкага җибәрәләр. Анда ул 7 ай булып, күкрәгенә орден-медальләр тагып кайта. Бераздан аны башка шәһәргә эшкә җибәрәләр. Анда да үзен сынатмый.
Нәкъ шул шәһәрдә ул Алия исемле кыз белән таныша. Анысы шул шә­һәрдәге милиция бүле­гендә эшләүче ялгыз хатын була. Азат башта аңа килеп-китеп йөри дә, беркөнне бөтенләй торып кала.
Әлфия янына кайтканда ул үзен бик салкын тота, кызы белән уйнаганда гына йөзендә елмаю хасил була. Хатыны моны бик тиз сизеп кала, билгеле. Эш аерылышуга барып җитә.
Хатыны беравык югалып кала да, үзен кулга ала. Яңа фатир сатып ала, яңача яшәргә ниятли. Әмма кызы гына көн саен әтисен таптыра. Ә төн­нәрен сыңар мендәр ачы күз яшьләренә манчыла... Беренче мәхәббәте иде шул Азат, беренче талпынышы.
Шулай еллар уза. Әл­финәнең беренче сыйныфка укырга төшәр вакыты җитә. Ә беркөнне алар янына Азат кайтып төшә. Бик үкенә, хатыныннан гафу итүен ялвара. Әмма анысы: “Мин каршы түгел дә бит, Азат, тик ничекләр итеп бер кыек астында яшәрбез соң?” – ди.
Баксаң, Алия белән Азатның урланган мәхәб­бәте хатынның комсызлыгы аркасында юкка чыга – аңа ирнең алимент, кредит түләве ошамый, үзенә калган акчаны азсына ул.
Гаилә таркалуга сәбәп­че булган хатын нигә иреште инде? Тәүге мә­хәббәт хисләрен сакламыйча, баласын ятим иткән ир ни күрер?
Азат белән Әлфиягә нидер киңәш итәргә дә читен. Алай да билгеле җырны тагын бер тың­лагыз әле сез:
“Юлларда киртәләр
очраса да,
Күңелегез булса да
яралы,
Сез искә алыгыз тәүге
сөйгән,
Беренче яраткан
ярларны”.


Фуат МУСИН.
Әлшәй районы, Никифар авылы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»