Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сей сан

Сей сан
10.08.2018 / Дөнья бу...

Сей санУл мине сурәткә... өч гасыр элек төшергән.

Офык чиге, сүнеп бетәргә дә өлгермичә, кабат яктыра башлады. Күктә йолдызлар тоныклана төште. Су өстендә чагылып җемелдәүче йолдызларның шаян биюен таң нурлары алыштырды. Июнь шундый шул – төн бөтенләй юк кебек: караңгыланып та өлгерми, таң беленә башлый. Моңарчы искә алганым юк иде: нәкъ әнә шул мизгел — иң кыска төн бетеп, яңа көн тууын күрү – яңа уйлануларга, яңа хыялларга юл ача кебек.


Ашыкмыйча гына кармакларны карап чыкканнан соң, учакка чыбык-чабык өстим, чәй куям. Ишкәк тавышларын да чыгармыйча ярга ипләп кенә якынайган резина көймә­дән дустым Генаның тавышы ишетелде. Геннадий Варапаев – токарь, Харьковта туып-үскән. Өченче буын инде токарь. Әтисе дә, әнисе дә, әби-бабалары да Харьков трактор заводында эшлә­гәннәр. Ә менә Гена комсомол юлламасы белән Ерак Көнчыгышка киткән. Алтын куллы кешеләр һәркайда да кирәк. Әнә шунда очрашып, дуслаштык та инде без.
— Чәй кайнадымы әллә? Өстә, яр башында кем басып тора анда?
Мин моңарчы искә алмаган идем, чыннан да, югарыда кемдер басып тора.
— Рәсем ясый кебек. Чакырыйк чәйгә...
Мин яшьрәк бит, югарыга үрмәләдем. Амур елгасының ярлары ярыйсы биек.
Кәгазьдә кармак таягын колач җәеп болгаган мә­һабәт сын чагылдырылган, суда йолдызлар җемелди. Җанлы кебек. Рәсем әллә нинди, минем андый сурәтне беренче күрүем – үзенә тартып тора.
— Бу син. Охшаганмы?
Тын алырга да кыймыйча, күземне алалмыйча басып торам.
— Минем исемем — Сей. Күпләр мине “Сей сан” дип йөртә. Рәссам мин. Менә, сине мәңге­ләштердем. Мәңгелек син хәзер, Иль сан.
Ул, кытай халкына гына хас итеп, кеткелдәп көлеп куйды. Әңгәмә дәвам итте: ул сораштырды, мин җаваплый тордым. Ә кәгазьдә яңа сызыклар арта торды. Рәсемнең сул ягында агач кебек сурәт зурайганнан-зурая барды.
— Сез чәйне суынгач кына эчәргә булдыгызмы әллә? Әйдәгез инде тиз­рәк! Юкса, хәзер балык чиртә башлый! — дип кычкырды Гена.
Дүрт таякта торган гади мольберт бер мизгелдә җыелды, без түбәнгә юнәлдек.
Учак янында мольберт яңадан корылды. Тагын берничә сызык өстәлде. Сей әфәнде берничә тапкыр шундый итеп карады ки, хәтта куркыныч булып китте. Әйтерсең лә ул минем күзләрем аша мине үтәли күрә кебек.
— Шушы рәсем сине саклар.
— Әллә миңа бирәсең?
— Юк, Иль сан, бирмим. Синең сакчың ышанычлы кулларда булырга тиеш. Серне белмәгән кеше генә саклый ала. Син үзең дә белмәгән кеше. Сине дә белмәгән. Сер никадәр зур булса, шул­кадәр көчле. Серең көчле булса, син дә көчле булырсың.
— Карале, ә минем исемне син каян белдең, әйткәнем юк ласа...
— Э-э-э... Иль сан! Мин бит карт кеше! Күпне күргән кеше күп белә дә ул. Менә шулай, Илгиз улым. Ә син – сәяхәтче генә түгел, ил сакчысы, ышанычы да.
Ул чакта мин әллә ни әһәмият тә бирмәгән идем бу сүзләргә. Онытып та җибәргән идем хәтта.
Ә берничә ел элек бөтендөнья аукционнары хакында кызыксынып алдым. Шунда югарыда бәян ителгән рәсемне кабат күрдем. Рәссам Сей сан 1700 еллар тирәсендә яшәгән булып чыкты. Рәсемнәре күп түгел – 20дән чак артыгы билгеле. Шуның берсе – мин. Мин төшкән сурәт. Эспертиза рәсемне XVIII гасыр башы дип билгеләгән! Ә бит без 1987 елда очраштык! Рәсем дә шунда төше­релде. XX гасыр азагы. Нәрсә бу – Сей сан мине өч гасыр алга сикереп төшергәнме, әллә мин тарих төпкеленә батканмынмы? Бәлки, бу саташу гынадыр...
Сурәт чын, ул бар. Димәк, бу төш түгел, вакыйга да булган. Гасырлар аша омтылып, кулларын алга сузган сурәт нур чәчеп тора. Әнә кайда яшергән икән Сей сан серне! Гасырлар төпкеленә. Бәлки, чыннан да, мин эләккәнмендер аның XVIII гасырына? Башкача аң­лату таба алмамдыр кебек...

Илгиз ӘХМӘТОВ.
Илеш районы,
Дөмәй авылы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»