Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Холмс белән Ватсон бер читтә торсын!

14.08: Холмс белән Ватсон бер читтә торсын!

Холмс белән Ватсон    бер читтә торсын!Нефтекама шәһәреннән яшь тикшерүче Андрей Нагорновка югары һөнәри осталыгы илкүләм танылу китерә.

Русия Федерациясенең Башкортстан буенча Тикшерү комитетының Нефтекама районара тикшерү бүлеге хезмәткәре Андрей Нагорнов 2017 ел нәтиҗәләре буенча “Русия Тикшерү комитетының иң яхшы хезмәткәре” исеменә лаек булды һәм Мәскәүдән Русия Тикшерү комитеты рәисе А. Бастрыкин кулыннан бүләк алып кайтты.


Русиянең иң яхшы тикшерү­чесенә нибары 28 яшь. Әмма бу танылу алыр өчен һич тә киртә түгел. Андрей – үз һөнә­ренең остасы, логик фикерли, алдан күрә белә, моның өстенә искиткеч җаваплы, тырыш.
Егетнең тикшерүче булып эшли башлавына да өч кенә ел, 25 яшендә ул юрист дипломы ала, бер ел тикшерүче ярдәмчесе булып эшләгәннән соң, җинаять эшләрен үзаллы тикшерә башлый. Ике ел эчендә авыр һәм катлаулы бик күп эшләрнең очына чыга ала.
Узган елның мартында аңа хезмәт хәвефсезлеге белән бәйле эш тапшырыла.
— Мин сигез генә ай эшләгән идем, Әмҗә авылында булган хәлнең очына чыгарга туры килде. Күрсәткечләр буенча, 30 яшьлек ир түбәдә эшләгәндә егылып төшкән һәм аны һушын югалткан килеш дәваханәгә алып кил­гәннәр. Бик күп җәрәхәтләр алган. Каза күрүченең хатыны белән сөйләш­кәч, аның инде берничә атна Нефтекама оешмалары­ның берсендә эшләве ачыкланды. Әмма оешмада моны кире кагалар.
— Ул бирегә эшкә урнашырга тели иде, әмма өлгер­мәде. Фаҗига булган көнне, без биш метр биеклектә торбалар алыштыра идек. Әлеге ир килеп, ярдәм тәкъдим итте, аннан бу турыда сораучы булмады. Биеккә менүе булды, кран күтәргән торбага бәрелеп, җиргә килеп төште, — ди эшчеләр бертавыштан.
Бу сүзләргә Андрей ышанмый, оешма җитәкчелеге нәрсәдер яшерә дигән уй керә аның башына, һәм тикшерүче җиң сызганып эшкә тотына. Ул территорияне карап чыга — беркайда да видеокамералар юк. Бу урын сәнәгать зонасы булганлыктан, төзелеш шәһәр­дән читтә, шаһитлар юк. Андрей психологик адым кулланырга була. Ул җәрәхәт алган ирнең әлеге оешмада эшләгән балачак дустын чакыра, шул ук вакытка бинт белән уралган, гипстагы каза күрүчене, аның хатынын һәм баласын да китерергә куша. Дустын шушы хәлдә күреп, хезмәткәр дөресен сөйләр, дип ышана ул, әмма юкка. Җавап бирүче кызара-бүртенә, дус­тына күтәрелеп карамый, әмма үз сүзеннән чыкмый.
Тикшерүче икенче юл белән китә. Ул кәрәз элемтәсе операторыннан каза күрүченең телефонына килгән мәгълүмат­ларны ала. Аның шалтыратуларга, нәкъ ЧП булган зонадан җавап бирүен исбатлый. Димәк, алты көн буе сәгать иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр, ул биредә эштә булган. Тик моны барысы да яшерә, ирне бездә эшләми иде, дип баралар.
Нагорнов сорау ала башлый. Каза күрүче ир төзелештә олы яшьтәге каравылчы эшләвен һәм фаҗигагә берничә сәгать кала икесенең сөйләшеп торуын әйтә. Нагорнов каравылчыны эзләргә тотына, тик, ул эштән киткән булып чыга. Ә журналдагы язуга ярашлы, бу көнне эшкә бары тик мастер һәм биш эшче генә килгән. Документлар — идеаль тәртиптә. Җепнең очына чыгар өчен Нагорнов әлеге сакчыны эзләп таба. Тегесе башта дәшмәсә дә, соңыннан ирнең берничә көн элек кенә бирегә эшкә урнашкан булуын, эш барышында аны биеклектән кран бәреп төшерүен сөйләп бирә. Тик оешма моны яшереп калырга уйлый, эшчеләрне ныгытып кисәтәләр, документларны юкка чыгаралар. Эштә җәрәхәт алган иргә беркем дә компенсация түләргә җыен­мый. Тикшерүче бу мәгъ­лүматларны туплап, хезмәт инспекциясенә җибәрә. Директор һәм аның урынбасарларын, мастерны чакыртып, аларның шик астында булуы турында хәбәр итә. Тегеләр шунда гына “сыналар”, ирнең чыннан да төзелештә эшләвен таныйлар. Баксаң, егылып төшкән ирне дәва­ханәгә илткәнче, униформасын салдырып, эз югалтканнар икән. Югыйсә, спецовка буенча аның кайда эшләве ачыкланачак бит! Аның биредә эшләве турындагы документларны юкка чыгарганнар. Әмма без капчыкта ятмый, Нагорнов боларның барысын да ачыклый. Нәтиҗәдә, Хезмәт инспекциясе оешманы каза күргән ир белән хезмәт килешүе төзергә һәм аңа компенсация түләргә мәҗбүр итә. Катлаулы опера­циягә 1,5 миллион сум таләп ителгән иргә һәм аның гаиләсенә әлеге акча бик кирәк була. Менә шулай үҗәтлеге, җаваплылыгы аркасында катлаулы эшнең очына чыга Андрей.
Ул чишкән икенче “йомгак” та гади генә булмый. Бу юлы да Андрейның вак кына детальләрне игътибарга ала белүе ярдәм итә. Хәл узган елның мартында Агыйдел шәһәрендә була. Кичен дежур бүлеккә бер ир бандитлар һөҗүм итүе турында хәбәр итеп шалтырата. Имеш, хатынын үтергәннәр, ә ул яраланган. Андрей Нагорнов Агыйделгә чыгып китә, юлда ук полиция хезмәт­кәрләренә шалтыратып, хәлне ачыклый: нәрсә булган, шаһитлар бармы? Җинаять урынына килгәнче вакыйгаларны күзал­ларга тырыша. Ир сөйләвенчә, кичен кыңгырау шалтырый, ул ишекне ача, шулвакыт таныш булмаган кешеләр килеп керә һәм җинаять кыла — хатынын пычак белән кадап үтерәләр, ирне яралыйлар. Билгеле, бу сүзләр Андрейда шик тудыра. Нигә бандитлар нәкъ аларга керә, нигә күпфатирлы йортта аларны башка беркем дә күрми, хатынның кычкыруын ишетми?
Җинаять урынын карый башлагач, бу шик тагын да көчәя. Кул астында гына кыйммәтле телефон ята — нигә аны бандитлар алмаган? Йокы бүлмәсендә хатынның сумкасында акча янчыгы — ул да урынында... Андрей шулай ук өстәлдәге салатка игътибар итә. Ул әзер, туралып беткән, әмма май белән буталмаган. Димәк, хатын өлгермәгән... Фатирда җиһазлар урыныннан күчкән һәм җимерелгән. Бу күренеш күбрәк гаилә эчендә булган ызгышны хәтерләтә, өстәвенә, күршеләр дә ир белән хатынның үзара кычкырышканын әйтә, ә подъездда чит кешеләрне күрмәгәннәр.
Ирне дәваханәгә озаткач, җен­текле тикшерү башлана. Шаһитлар белән сөйләшү ир белән хатынның ниндидер гаилә бәйрәменнән кайтуын күрсәтә, алар күрше подъездда яшәүче туганнары белән бергә кайта. Күпмедер вакыт үткәч, ир, аларга шалтыратып, шушы ук хәлне сөйли, имеш, ниндидер бандитдар килеп керде, пычак белән һөҗүм иттеләр...
Әмма дактилоскопия тик­шерү­ләре фатирдагы әйбер­ләр­дә чит кешеләрнең бармак эзе ачыкланмавын күрсәтә. Андрей аңлый: ир үзе хатынын пычак белән чәнчегән. Тик моны ничек исбат итәргә? Дәваханәдәге яралы ирне сакчылар саклый, ул бераз хәлләнгәч тә сорау алу башлана. Тик ул сүзеннән кайтмый. Ә инде тикшерүче дактилоскопия тикшерүе нәтиҗәләрен күрсәткәч, бандитлар турындагы фикереннән кире кайта, ызгышуны таный, әмма хатынын гаепли, имеш, пычак белән ул аңа беренче ташлана! Судмедэкспертиза нәтиҗә­ләре киресен күрсәтә: хатынның тәнендә 24 яра, ирдә — 4. Нагорнов цитологик тикшерү үткәртә һәм ул хәлиткеч була: пычактагы эпителий ирнеке булып чыга, димәк, соңгы тапкыр ул пычак кулланган. Фантазер иргә җинаять кылуын танудан башка чара калмый, ул 5 елга иркеннән мәхрүм ителә.
Агымдагы елның гыйнварында Андрей Нагорновка тагын бер катлаулы “йомгак”ны чишәргә туры килә.
— Федераль иминлек хезмәте ришвәт алучыны кулга алу буенча махсус операция әзерләнүе турында кисәтте һәм миңа әзер булырга кушылды, — ди Андрей.
Ришвәт алучы полиция бүлеге хезмәткәре булып чыга. Андрей ике ел аның белән бергә эшли. Ә хәзер колле­гасының гаебен ачыкларга кирәк була. Тикшерү авыр бара, чөнки үзе әлеге системада эшләгән хезмәткәр эзне яхшы яшергән була.
Бер хатын кредит алырга уйлый һәм моның өчен ялган документлар эшләтә. Банк ялганны ачыклый һәм поли­циягә хәбәр итә. Хатынның бәхетсез­легендә намуссыз полиция хезмәткәре акча эшләргә уйлый һәм бичарага җи­наять эше кузгатмаска үз ярдәмен тәкъдим итә. Мо­ның өчен 30 мең сум акча сорый. Хатын исә югалып калмый, бу турыда ФСБга хәбәр итә. Шунда ришвәтчене кулга алалар. Ул, әлбәттә, хатын акчаны үзе тәкъдим итте, җинаять эшен кузгатмауны үтенде, дип ялганлый. Бу эшне тикшерү Андрейдан аеруча зур осталык таләп итә, чөнки әлеге хатын хез­мәттәше кулына эләккән беренче генә корбан булмый. Тикшерә башлагач, полиция хезмәткәренең бу эшне җайга салуын һәм күпләрдән акча “сыгуы” ачыклана.
Боларны ачыклар өчен Андрей Нагорновка полиция хезмәткәренең акча карталарын тикшерергә, банклар белән эш­ләргә, банкомат­ларның видеоларын карарга, портрет экспертизасы үткәрер­гә туры килә. Ә ришвәт алучы әледән-әле күрсәтмәләрен үзгәртеп тора. Шулай булуга карамастан, Андрей намуссыз полиция хәзмәткәренең җиная­тен ачыклый. Нәтиҗәдә, җина­ятьче үзе алган кешеләрнең барысына да акчаны кайтара һәм ике елга иркеннән мәхрүм ителә.
Болар берничә эш кенә. Ә Андрей көн саен дистәләгән эшләр белән очраша. Бер генә деталь дә аның игътибарыннан читтә калмый, ул барысына да төшенергә, ачыкларга тырыша, анализлый. Димәк, аның узган ел “Башкортстан Респуб­лика­сының иң яхшы тикшерүчесе” исеменә лаек булуы да һич очраклы түгел. Һәм менә яңа уңыш — яшь тикшерүче “Русия­нең иң яхшы тикшерүчесе” исеменә лаек булды. Хезмәттәш­ләре белә: бу зур исемгә Андрей Нагорнов чыннан да лаек.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Хезмәт кешесенең абруе артачак
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Хезмәт кешесенең абруе артачак
Конкурс игълан ителә
Сегодня, 11:10 :: Җәмгыять
Конкурс игълан ителә
Учалыда җыр конкурсында кем җиңәр?
Сегодня, 10:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Учалыда җыр конкурсында кем җиңәр?
Армиягә китми егетләр...
Сегодня, 10:19 :: Җәмгыять
Армиягә китми егетләр...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»