Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сокланабыз сиңа, Айгөл!

Сокланабыз сиңа, Айгөл!
16.08.2018 / Дөнья бу...

Сокланабыз сиңа, Айгөл!Алты бала анасының уңганлыгы таң калдыра.

Шундый язмышлар була: аларның хуҗалары белән берәр күренекле язучы әңгәмәләшсә, һичшиксез, мавыктыргыч һәм гыйбрәтле әсәр иҗат итми түзә алмас иде. Кушнаренко районында гомер кичерүче күпбалалы Айгөл Бәшәрова да повесть яисә романның төп герое прототибы булырлык.


Ягымлы карашлы, зифа буй-сынлы бу яшь ханым алты бала әнисе. Өлкән улы Дениска — 25, икенчесе Артурга 21 яшь тулып, алар Себер тарафларында эшкә урнашса, иң кечесе Мәли­кәгә биш яшь кенә әле. Япь-яшь күренүче Айгөлнең ялгы­зының гына ишле гаиләсен туендырырга да, иҗат белән шөгыльләнергә дә, бертуктаусыз физик һәм рухи яктан камилләшү өстендә эшләргә дә өлгерүе таң калдыра һәм соклану уята.
— Ике тапкыр кияүгә чыгып карадым, — дип уртаклаша Айгөл. — Уңмадым: гаилә йөген үземә генә тартырга туры килде. Шәхси тормышым барып чыкмады, дип, төшенкелеккә бирелеп утырырга вакытым булмады, балаларны тәрбия­ләргә кирәк иде. Көчле затларның барысы да бер чыбыктан куылмаган, әлбәттә, тик миңа эш сөймәүче, гаиләсе, балалары өчен җаваплы­лык хисе тоймаучы ирләр тап булды. Тәкъдирем шундый булгандыр инде...
Айгөл Фәрит кызы күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт сала, сәнгать җитәк­чесе вазыйфасын башкара, аның тырышлыгы нәтиҗә­сендә Кушнаренко талантлары ел саен диярлек төрле җыр-бию бәйге­ләрендә приз­лы урыннар яулый. Шул ук вакытта уңган ханым үз эшен дә ачып җибәргән: Уфа шәһәрендә, Кушнаренко райо­ны үзәгендә кием-салым сату буенча сәүдә нокталарын булдырган. Бүген дә ул сәүдәгәрлек эшен уңышлы гына алып бара.
— Уңыш уңганнарга елмая, — ди Айгөл. — Ирен­мәсәң, авырлыклардан куркып тормасаң, барысын да булдырырга мөмкин.
Ял көннәрендә Айгөл тамада эшенә башы белән чума. Җыр-биюгә маһир, сүз остасы булып танылган, татар, урыс телләрен яхшы белүче ханымга туган көн­нәр, туй мәҗ­лесләре үткә­рүгә заказлар өзелеп тормый, Кушнаренкога гына түгел, күрше-тирә районнарга да чыгарга туры килә аңа.
Айгөл барлык яклап та булдыклы шәхесләрдән: ялгыз булса да, күптән түгел болын чаклы шәхси йорт сатып алган, өр-яңа “Лада Вес­та” юнәткән. Әйткәндәй, ул, машинаны оста итеп йөр­түдән тыш, үзе төзәтә дә бе­лә! Моңа кадәргеләрен дә гел үзе көйләгән.
— Ике улымны да түләүле бүлекләрдә укытып чыгардым, Денис — югары уку йорты, ә Артур юридик колледж тәмамладылар. Йөземә кызыллык китермә­деләр, тырышып белем алдылар, армия хезмәтенә барып кайттылар, аннан да рәхмәт хатлары килде, бүген яхшы гына эшләп йөриләр, — ди әңгәмәдәшем. — Кызым Элеонорага 17 яшь, ул педагогия колледжының икенче курс студенты. Биология, әдәбият фәннәрен аеруча яратып өйрәнә, төрле олимпиадаларда җиңү яулап сөендерә. Кызларым Дианага — 12, Сафиягә 11 яшь. Алар да “4” һәм “5” билгеләренә генә өлгәшә. Ә моннан ике ел ярым элек безнең гаиләбез тагын да ишәйде: ике яшьлек Мәли­кәне кызлыкка алдым.
Мәликәгә озакламый биш яшь тула, Айгөл Фәрит кызына ул күптән инде “әни” дип дәшә, абый-апаларын өзелеп ярата.
— Икенче улым Артур өч айлык чагында бик каты авырып китте, үлем белән яшәү арасында озак кө­рәште. Аллаһка шөкер, савыкты. Шул вакытта дәва­ханәдә ятканда мин, бер табибны эзләп, бала тудыру бүлегенә бардым һәм ялгызы гына караватта яткан яңа туган кыз баланы күрдем. Баксаң, әнисе аны ташлап киткән икән. Әче язмыш кочагында калдырылган шул бахыр сабыйны кызганудан йөрәгем өзелде, аны ятимлек тырнагыннан коткарасым килде. Тик ул чакта минем матди хәлем дә, тормыш шартларым да мондый адым эшләргә мөмкинлек бирмәде.
Әлеге ятим бала образы мине озак еллар эзәрлек­ләде, төннәрен мин аны төшемдә күреп, сискәнеп уяндым, балаларым күрмә­гәндә елап та алдым. Тормышым көй­ләнгәч, үз йортымны булдыргач, мин, ниһаять, бер ятим сабыйга булса да гаилә җылысын бүләк итү хыялымны чынбарлыкка әйләндер­дем. Ике яшьлек Мәликәне күргәч тә барлык күңелем белән аңа тартылдым.
Шулай итеп, Айгөлнең тагын бер кызы барлыкка килә. Мәликәнең сәламәт­леген ныгыту, аны гармонияле шәхес итеп тәрбияләү өстендә армый-талмый хезмәт сала ул. Мәликә исә әнисе, апалары ни эшли, шуны кабатларга тырыша: аш-су бүлмәсендә алар бергәләп пәрә­мәчләр пеше­рә, су буенда бәбкә саклый.
— 16 сутый җиребез бар, анда яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, үзебездән артып калганын сатабыз, — ди уңган хуҗабикә. — Кош-кортны да күпләп асрыйбыз.
Бәшәровларның йорт-ихатасы гөл-чәчәкләргә күмелгән, һәркайда тәртип хөкем сөрә. Әлбәттә, бер генә кеше бу кадәр эшне башкарып өлгерә алмас иде, Айгөлнең балалары да кече яшьтән хезмәткә өйрәнеп үсә, һәркайсысының йортта, ихатада көчләреннән килерлек бурычлары билгеләнгән.
— Бала-чаганы үз үр­нәгеңдә генә тәрбияләп була, — ди мәкаләм герое. — Тырыш, уңган булыгыз, дип кабатлап кына нәтиҗә көтү дөрес түгел, үзең шундый булырга омтылырга кирәк. Аннан балалар белән сөйләшергә, киңәшләшергә вакыт табу зарур.
Максатчан, егәрле Айгөл Фәрит кызы киләчәккә якты өметләр баглап яши. Ә тормышының иң тирән мәгънәсен ул балаларында, аларның бәхетендә күрә.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»