Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Шигъри юллар кала мираска...

Шигъри юллар кала мираска...
21.08.2018 / Дөнья бу...

Шигъри юллар кала мираска...Алар, хатирәләрне яңарту белән беррәттән, тормышка ямь дә бирә.

Һәркемнең күңелендә якты уй-хыяллар яткан кебек, йөрәгендә шигырьгә дә урын табыла. Гомумән, яшьлек кичерешләрен шигьри юлларга салмаган кеше сирәктер. Үзең өчен генә язылгач, алар күпчелектә көндәлекләрдә саклана, аннары, еллар үтү белән, гаилә альбомында урын ала. Собханкул бистәсендә гомер кичерүче Резида Садрыева да үзе язган һәм аңа багышлап язылган күп кенә шигырьләрне бүген дә кадерләп саклый.


“Бәла агач башыннан йөрми”

Янә кулына фотоальбомын алды ул. Саргая-уңа төшкән сурәтләрне сыйпаштырды. Га­зизләренең, дус-ахирәт­ләренең күбесе бакыйлыкта ич инде. Сагынычлы хатирәләр генә калды барларга...
Байтак гомер Собханкул бистәсендә гомер кичерсә дә, чыгышы белән Дүртөйле якларыннан Резида апа Садрыева. 1933 елның март башында Наҗытамак атлы бик тә матур табигатьле авылда дөньяга аваз салган ул. “Авыл аша аккан Наҗы елгасы Күәшкә коя, аннан ары Иделгә кушыла”, – дип сөйли олылар. “Кызым күркәм язмышлы, бәхетле булсын”, – дип теләгәндер Мәсгуть ага, тикмәгә генә гүзәл чәчәк исеме кушмагандыр тәүге сабыена. Соклангыч мәхәббәт җимеше булган ич әлеге нарасый. Хәер, бу хакта бераз тәфсилләбрәк бәянләү артык булмастыр.
Ифрат гыйлемле, инсафлы мулла гаиләсендә буй җиткергән Мәсгуть Әхмәтвәли улы Шәфиев. Остабикә әнкәсе кызларга сабак биргән. Шушы ук авыл гүзәле Разия Гали кызы да сабакка йөргән аңа. Бер-берсенә шул чорда гашыйк була да инде ике яшь йөрәк. Озын-озакка сузмыйча, кавышу хәстәрен күрәләр егет белән кыз. 1932 елда гаилә корып җибәрәләр. Кияүгә – 25, кәләшкә нибары 18 яшь... Бар булмышларын шатлыкка-нурга күмеп, тәүдә — кызчыклары Резида, 1935 елда исә Рәис уллары туа.
Әмма озак тату-имин гомер кичерергә язмаган икән гаиләгә. Энекәше туган елда ук Ре­зиданың колхозда сәркәтип вазыйфаларын башкарган әтисе вафат була. Үпкә ялкынсынуыннан интеккән ир асылы 12 көн буе яшәү өчен көрәшә. Үлем бу алышта көчлерәк булып чыга...
Сөекле ирен югалтудан кара кайгыга баткан яшь хатын ике айлык улы белән туган йортына кайтып егыла. Кызчыгын каенанасы бирми. Улым төсе булсын, дигәндерме... Нәтиҗәдә, Резида алты яшькәчә картәнисе карамагында тәрбияләнә. Шөкер, карчык оныгын какмый, җәбер­ләми. Әмма ләкин Тәкъдир үзенчә хәл итә. Әби кеше каты сырхаудан урын өстендә кала. Кызчыкны әнисе, ниһаять, үз янына ала.
Анысы бер хәл, кабат әтиле булырга да насыйп булган икән әле нарасыйларга! Үзе дә тормыш тарафыннан шактый кыерсытылган 20 яшьлек буйдак егет сорый әниләренең кулын. Рәхмәт төшкере, нәниләрне чит итми. Киресенчә. “Үги кебек тә булмады ул, гел үзебезнең әти сыман”, – дип хәтерли Резида ханым бүген дә. “Яңа” әтинең үз сабые да озак көттерми. Яшәргә тулы хокукын белдереп, 1940 елда Фәнис исемле баһадир аваз сала. Шатланышып, бәхет-назга күмелеп, яшә генә! Каһәрле сугыш чыкмаса, шулай булыр да иде...
Челпәрәмә китерә коточкыч афәт адәм балаларының якты уй-хыялларын. Гаилә башлыгы 1941 елда ук фронтка озатыла. Чираттагы нарасые инде ул киткәннән соң дөньяга килә. Ана кеше берсеннән-берсе кечкенә сабыйлары белән кабат туган йортына кайта. Биредә җан асрау җиңелрәк була, әлбәттә. Хуҗалыкта – сыер, сарык. Бакчасы да аз-маз туендыра. Тик нужа үз “калачын” тәмләтми калмый. Резиданың картәтисе кулга алына. Кемнеңдер әләге аркасында гаеп тагалар, ун елга иркеннән мәхрүм итәләр аны. Шул китүдән бабай гаип була, газизләрен башкача күрә ал­мый...
Бәла ялгыз йөрми. Яшь әтиләренең дә “хәбәрсез югалды” кәгазе килеп ирешә. Әмма гомере бетмәгән булган, күрәсең, 1947 елда кайтып төшә ул туган якларга. Әсирлектә булган икән. Анда ниләр кичергәнен Аллаһы Тәгалә үзе генә белә... Әллә ни яшәп тә өлгермиләр, 1948 елда ирне моңача күрмәгән-белмәгән Собханкул бистәсенә озаталар. Шул төбәктә ташчы сыйфатында эшкә керешә ул. 1950 елда гаиләсен дә үз янына алдыра.
“Без килгәндә, биредә нибары дүрт өй бар иде, – дип хәтерли Резида Мәсгуть кызы. – Кечкенә бүлмәдә өч гаилә бергә яшәдек. Тора-бара йорт янәшәсендә абзар ише корылма да ясап куйдык. Авылда калган сыерны җәяүләп алып килдек хәтта, хәзер сөйләсәң, кеше ышанмас...”
Тормыш тәмам үз җаена төшә сыман. Тату гына гомер кичерәләр. Гаилә дә ишәя. 17 яшенә җиткән, үзен чын-чынлап “олы апа”га исәпләүче Резида төзелештә эш башлый. Билгеле инде, ул чорда барысы да диярлек кул көче “сорый”. Траншея да казый кызлар, кирпечен дә суга... Зарланмыйлар. Иң мө­һиме – тамак тук, өс бөтен генә булсын.

“Чәчләребез чәчкә бәйләнгән”

Гомерлек яры, өлешенә тигән көмеше дә ерак йөрмәгән икән. Армиядән яңа гына кайткан Назыйф Садрыевның күңеле төшә сылуга. Әйткәндәй, әле улы армиядә чакта ук әнисе Резиданы килен итеп төшерергә ниятләгән икән, ошаткан уңган-булдыклы чибәрне. Фәрештәнең “амин” дигән чагына туры килгәндер, валлаһи... Кыз да битараф калмый. Егет акыллы, чибәр, тыйнак, эшчән, теләсә кемне үзенә каратырлык! Яшерен-батырын түгел, тәүдә Резиданың әнкәсе яшьләргә ризалыгын-бәхиллеген бирми. Килен төшәсе җир, имеш, мактанырлык түгел. Салам түбәле йорт, ишле гаилә: 45 яшьлек биана, дүрт каенсеңел... Әтиләре вафат. Әмма яшьләр аерылышырга уйламый, сүзләре-серләре береккән! Ахыр чиктә кыз анасы да “сына”. Шулай итеп, 1955 елда яңа гаиләгә нигез салына. Садрыевларның бер-бер артлы Фәрит, Рәшит уллары, Нәсимә кызлары туа. “Рәхмәт, бианай карады балаларны, – ди әңгәмәдәшем. – Са­быйга ай ярым тулуга эшкә чыгышлы иде бит элек...”
Эш, дигәннән. Ирле-хатынлы хезмәт урыннарында һәрчак алдынгылардан санала, коллективта абруй-хөрмәт казана. Күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, медальләр дәлил моңа. Назыйф Фатыйх улы 40 ел дәвамында шофер була, нефтьүткәргечләр идарә­сенә тугрылык саклый. Тора-бара хәләлен дә шунда урнаштыруга ирешә. Иске төп йортны сүтеп, яңасын тергезәләр. Ир туганнары шунда яшәп кала. Гаилә исә эштән бирелгән фатирга күчә. Гомер бакый ике якка да бердәй ярдәмләшеп, туган-тумача белән аралашып, ки­ңәшләшеп яши Садрыевлар. Балалар да йөзгә кызыллык китерми. Бик иртә үзаллылыкка, мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр, хезмәттә чыныгып үсәләр. Укуда да яхшы өлгәшәләр. Һәркайсы тормышта үз урынын таба. Фәрит әтисе эшләгән идарәдә автобус йөртә, хатыны Фәйрүзә – укытучы. Рәшит байтак еллар Себердә хезмәт куя, хәләле Разия – һөнәре буенча хисапчы. Нәсимә шул ук нефть идарә­сендә, ире Вячеслав Себердә эшләгән. Көнкүрешләре хәйран калырлык һәммәсенең дә.
“Уналты оныгым бар, – дип елмая әниләре. – Киленнәр, кияү дә гел үз балаларым кебек якын. Бай әбекәймен. Кайберәүләр көнләшә дә әле. “Яныңа килеп торалар, бөтен эшеңне карыйлар, кунак итәләр”, – диләр. Бәхәсләшмим, дөресе шул. Их, Назыйфым да исән булса...”
Резида апа ирексездән көрсенеп куя. 56 ел бергә тату гомер кичергән тормыш юлдашы юк шул инде. 81 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат була ир. 24 июльдә туган көненнән соң озак та үтми, мәңгегә хушлаша газизләре белән. “Бабаем баянда өздереп уйный иде, – дип хәтергә ала хәләл җефете. – Ул – “сыздыра”, мин – рәхәтләнеп җырлыйм. Җырчы булырга теләгем зурдан иде яшьлектә... “Фәридә Кудашеваныкы кебек тавышың”, – диләр иде. Кайда инде безгә ул заманда укулар... Сагынып сөйләргә генә калды. Назыйфым шигырьләр дә яза иде бит. Язуы матур, хәрефләре тезелеп тора. Аның үлеменнән соң, ни хикмәт, үзем дә сызгалый башладым акрынлап...”
Сокланып-гаҗәпләнеп үк куйдым: кадерле кешесенең һәр язмасын диярлек кадерләп-пөхтәләп саклый әңгәмәдәшем. Ипләп кенә “актарабыз” хәтер хәзинәсендәгесен. Назыйф абый­ның сөекле кешесенә багышлап теркәгән шигъри юлларыннан саф сөю хисләре бөркелеп тора.
Ә менә бусы – ял йортыннан җибәргән хаты. “Саумы, сөеклем минем!” – дип башлана ул. Сәйләндәй хәрефләр... Җан җылысы, еллар узу белән дә һич сүрелмәс-уңмас мәхәббәт тойгысы яшеренгән ул юлларда.
Әйткәненчә, бердәнбере фани дөньяны ташлап киткәннән соң әңгәмәдәшем үзе дә каләм тибрәтә башлый. Ни гаҗәп, Назыйфына исән чагындагы сыман дәшә ул:
“Гармунчыга гашыйк
булдым,
Көтмәгәндә үзем дә.
Өзелеп-өзелеп карап торам
Аның зәңгәр күзенә”.

Пар аккошлардай тугры мәхәббәт шаһиты булу дулкынландыргыч та, әсәрләндергеч тә... Шөкер, яраткан ире хакындагы хатирәләр белән уртаклашыр кешеләре җитәрлек Резида ханымның.

“Араларны якынайткан туганнарым бар”

“Яшәү ямен ямьләндергән балаларым бар”, дип ассызыклый ул үзе дә.
Күрәмсез, эчкерсез-гади юлларны үзгәртүне, “шомарту”ны кирәк тапмадым. Шигъри неч­кәлекләрдәмени эш?! Йөрәк түреннән ургылган ич ул юллар, шул килеш калсын...
Һичнәрсәгә карамастан, мо­ңаеп, кәефсезләнеп көн уздыручылардан түгел яңа танышым. Кул кушырып өйдә утырырга күнек­мәгән. Бакча мәшәкатен кулайрак күрә. Түтәлләрдә “казыну” үзе бер сихәт аңа. “Кош, этләрне дә жәллим, ашатам, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Күгәр­чен­нәрем дә бар әле, гелән очып киләләр, “хәл белешәләр”... Үзем белгәнчә догалар укыйм. Элегрәк кул эшенә әвәс идем, китап укырга яраттым. Әле булмый, күптән түгел генә күзгә операция ясаттым. Балаларым-бәбкәйләрем белән юанам. Канәгатьмен тормышымнан. Яшьләргә теләгем бар барлыкка. Хезмәт тәрбиясе җитенкерәми хәзер. Ташландык бакчаларны күреп, җан әрни. Ата-ана да гаепле монда. Олыларга карап фәһем ала бит сабый...”
Хаклык бар бу сүзләрдә, тискәре күренешләргә көн саен шаһитбыз, әмма күпләребез мондый очракта битарафлык пәрдәсе артына качуны хуп күрә. Миңа гына кагылмасын, янәсе. Кагыла шул, дусларым, иртәме-соңмы, кагыла. Уртак яшәештә гомер кичерәбез. Бүгенгесе-кичәгесе бергә үрелеп бара. Үткәннәрдән гыйбрәт алу, Резида апа сыман хөрмәтле өлкәннәребез фикеренә игътибарлырак булу, аларның бай тәҗрибәсенә таяну да зарурдыр, мөгаен.
– Бишенче сыйныфта укыганда ятлаган, сәхнәдән сөйләгән шигыремне ишеттерим әле.
Уйларымнан арынып, әңгә­мәдәшемә багам.
– Һаман исегездәмени?!
– Һи, онытылмый ул бер ятлаган. Тыңла.
Сәхнә осталарыдай куелган тавыш белән тулы бер поэма булырлык әсәрне ишеттермә­сенме апабыз! Берәр ялгышса! Таң калдым. Аннары моңлы-аһәңле җыр яңгырады... Сәләт­не, акыл-зиһенне мулдан биргән Ходай Резида Мәсгуть кызына. Тикмәгә генә балачак елларында ук җырчы булу теләге уянмагандыр үзендә. Әниләренең һаман да илаһи сәнгать иленә тартылуын балалары да сизә-тоемлыйдыр, әлбәттә. Газиз­ләрен ни белән куандырырга белә ич ул!

Сәрия ГАРИФУЛЛИНА.
Октябрьский шәһәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»