Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Эт тормышы

Эт тормышы
23.08.2018 / Дөнья бу...

Эт  тормышыАларда да кеше язмышлары түгелме?..

Парус белән Тамчы гел бергә йөри. Моңа башка этләр дә, кешеләр дә күнегеп беткән. Аэропорт тирәсендәге этләрне инде берничә тапкыр атсалар да, болары ничектер исән калды. Һәм бу бик гадел, чөнки Парус белән Тамчы йорт-җирсез булсалар да, кыргый түгелләр, алар бит кешеләргә зыянсыз, беркемнең дә кош-кортына тигәннәре юк, ни тапсалар шуның белән тамак асрыйлар. Аларның ризык таба торган урыннары бар. Кешеләр автобустан төшкәч, юлда ашап бетмәгән ипи кисәкләрен ташлап калдыра, ә икенчеләре, киресенчә, әле вакыт күп, дип, аэропорт капкасы төбендә утырып ашый. Алардан да нәрсәдер кала. Балык, тавык сөякләре дә очрый… Их, ул тавык сөяге! Искә төшү белән авыздан сулар килә.


Якында гына кечкенә поселок бар, аэропортта эшләүчеләр шунда яши, автобуста эшкә йөри. Менә шул эшчеләрнең берсе бик мәрхәмәтле, килгән саен маэмайларга ни дә булса бирә. Бүген дә автобустан төшкәч, ул аларга ярты күмәч биреп китте. Этләр аның исемен дә белә – Гафур атлы ул, кешеләр аңа шулай дип эндәшә.
Гафур хайваннарны ярата, тик үзе, фатирда яшәгәнлектән, өендә эт-фәлән тотмый. Ә Парус белән Тамчының гел бергә булуын күреп, ул аларга ихластан сокланды. Эшкә килгәндә күзләре гел шуларны эзләргә күнегеп китте, исәннәрме, йөриләрме, бәла-казага тарымаганнармы?
Игелекле затны этләр дә үз итте, якын ук килә, биргән ризыгын ала башлады. Ләкин бер мәнсез бәндә аркасында бу дуслык бозыла язды. Шулай беркөнне, икмәк бирим дип, Гафур кулын сузган гына иде, күршесе Рафаил бар көченә Тамчыны тибеп очырмасынмы?! Җитмәсә, үзе Гафурга ачулана:
– Нәрсәгә шул кыргый этләрне симертәсең, алар бер котырса, кеше ашарга да күп сорамас, – ди.
Гафур аның белән сүз көрәштереп тормады, тимергә – кадак, игелек­сезгә үгет керәмени?! Ул Тамчыны күтәреп алды да, койма буена алып килеп сак кына чирәмгә салды. Көчек көчкә сулыш ала иде, үзенең риясыз күзлә­реннән тамчы-тамчы яшь тәгәри. Гөнаһсыз җан иясе: “Мине нигә болай иттегез?” – дип газапланып сорый иде кебек. Үлмәде Тамчы, берничә көннән, берни булмагандай, янә Парус белән икәүләп уйнаклап йөриләр иде. Тик алар башкача автобуска якын килмәде.
Әйе, эт тормышын бәндә аңламас. Тамчы алай җиңел генә терел­мәде, әлбәттә. “Эт дәвасы” дигән үлән эзләп күпме урман-кырлар гизгәнен Парус үзе генә белә. Шул үләнне ашап кына сихәтләнә алды Тамчы.
Дөньяда төрле хәлләр була, хәтта кеше белән кеше аңлашалмый. Адәм белән этнең бер-берсен аңламый торуы гаҗәп­мени? Бер көнне Гафур автобустан төште һәм күмәч кисәген этләр алдына түгел, шактый ерак илтеп ыргытты. Инде барлык кеше капкадан үтеп, автобус кире борылып киткәч, көчекләрне пыр туздырып куа башлады:
– Китегез моннан, барыгыз, ерак китегез! Син, Парус, зуррак, аңла, Тамчыны иярт тә качыгыз моннан. Бер-ике көн бу тирәдә эзегез дә булмасын!
Эт адәм сүзен аң­ламый, ләкин кешенең гадәти булмаган кыланышын, ишарәләрен, хәвеф­ле тавышын сизми ди­сеңме. Сизде алар, аңла­ды. Үзләрен яклаучы, ашатучы игелекле кеше шулай куркынып куа икән, димәк, хәтәр бар. Моннан китеп тору хәерле. Парус белән Тамчы урманга барып үзләренә ышык урын таптылар. Икенче көнне аэропорт ягында мылтык тавышлары, этләрнең җан ачысы белән чинаганы ишетелде. Пар көчек аңлады: таныш кеше аларны кумаган, үлемнән коткарган.
Гафур кылган игелек­нең бәндәнең үзенә әй­ләнеп кайтуын аңлый торган кеше иде. Ләкин моның шулкадәр дә ачык итеп, күзгә төртелеп торган мисал-гыйбрәт булып килерен башына да китер­мәде.
Бер елдан соң булды бу хәл. Гафур белән Рафаил командировкага очарга тиешләр иде. Автобустан төшкәннән соң Гафур, гадәттәгечә, пар эткә икмәк кисәге сузды. Ләкин Парус, җиңеннән эләктереп алып, аны читкә сөйри башлады. Гафурга этнең борынына сукмый чара калмады. Тик Парус шундук аның чабуына ябышты һәм чиный-чиный янә читкә тартырга маташты. Болар шулай әвәрә килә башлады. Гафур бу юлы көчеккә ныграк сукты, чабуын кинәт кенә тартып алды, ләкин эт тукталмады, аны һаман эләктереп читкә сөйрәргә тырыша иде. Моны карап торган Рафаилның ачуы килде, ул нык итеп Парусның корсагына типмәкче булды, тик соңгы мәлдә эт алга ыргылды һәм Гафурның кулын тешләп алды.
– Этне күп симертсәң, иясен тешли, диләр, менә, күрдеңме! Шуны күптән атарга кирәк иде, ә син ашаткан буласың. Котырган ул! Котырмаса, ашат­кан кешесен таламас иде, – дип ачуланды Рафаил.
Ирләр ашыгыч ярдәм чакыртты. Рафаилның көтәр вакыты юк иде, ул самолетка ашыкты. Ә “Ашыгыч ярдәм”нең, һәр­вакыттагыча, эше күп, шунлыктан ул шактый соңлап килде. Аңа кадәр Гафур Парусны туйганчы әрләп өлгергән иде, анысы да, үз гаебен таныгандай, башын иеп тора. Ләкин ерак китмәде, гүя бу кеше белән аны нидер бәйли. Ерактарак таныш гүләү ишетелде – очу полосасыннан самолет күтәрелә иде. Рафаил очты инде болай булгач, ә Гафур шушы юньсез эт аркасында торып калды. Кинәт Парус, сикереп торып, уларга тотынды. Самолетка карап, муенын сузып, ямьсез итеп улый. Нәрсәгә ярсый, нишләп шулкадәр очкыч артыннан ыргыла, һич аңларлык түгел. Шул чакта “Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп җитте һәм Гафур утырып китте. Парус аны күрмәгән дә кебек һаман булса җир тырнап улап, тыпырчынып калды…
Шул көнне үк билгеле булды: Рафаил утырган самолет һавада шартлаган. Бер генә кешесе дә исән калмаган. Бу хәл Гафурга нык тәэсир итте: эт бит шушы һәлакәтне алдан сизгән, шуңа Гафурны коткарырга тырышкан. Теле булса: “Барма анда, утырма самолетка”, дияр иде. Хәер, адәм заты этне аңлар идеме соң? Кеше, гомумән, киңәшкә, кисәтү­ләргә колак саламы? Юк! Менә шуңа да Парус аны тешләргә мәҗбүр булган. Соңгы чара! Моның өчен аны, котырганга санап, атулары мөмкин, ләкин эт үз язмышы турында уйламаган, ә үзенә игелекле булган адәм затын коткаруны өстен күргән.
...Этләр озак яшәми шул. Берзаман Тамчы гаип булды. Картаеп үлдеме, әллә бәлагә тарыдымы, кем белсен. Парус беләдер дә, тик ул өнсез. Менә ул койма буенда ята. Йөрми, өрми, уйнамый… Ялгыз калганнан бирле шулай ул. Тугры дустын, мәхәббәтен югалту бигрәк авыр аңа, аның инде хәзер яшәрлек хәле юк, яшисе килми дә. Ул Гафур биргән ит кисәгенә әйләнеп тә карамады, гүя ис тә сизми. Бары тик күзләре генә яшьләнде.
Ул ябыкты, кабыргалары беленә башлады, йоннары тузгып коелды. Хәзер аны теләсә кем тибеп үтерә ала иде. Хәтта карга килеп күзен чукыса да Парус кузгалмаячак. Чөнки җан дусты Тамчыдан башка аңа бу дөньяда ямь юк. Бар нәрсә буш, мәгънәсез, кирәксез аның өчен. Ул тормыш белән күптән хушлашкан, хәтта күзләрендә яшәүнең бер чаткысы калмаган. Сәләмә тире каплаган ике уч сөяк кенә бит ул хәзер.
Гафур үзен үлемнән коткарган Паруска төрле­сеннән ашарга китереп карады, янында сөйләшеп, сыйпап утырды, ә этнең колагы да селкенмәде. Кызганыч, бик кызганыч иде ул.
...Боегып кына Гафур кайтып бара. Башы иелгән, аяклары сөйрәлә, атлавы арык атныкы кебек. Шунда аның колагына бер тавыш ишетелде. Юк, адәм заты шундук кына моны аң­ламады, игътибар итмәде, атлавын белде. Ләкин бу дөньяда нидер үзгәргән иде инде. Тавыш янә кабатланды һәм Гафурның да аңына барып җитте. Ул тукталды, артына борылды, әле генә тавыш ишетелгән урынга килде. Кечкенә ике эт баласы койма буенда үләндә уйный. Алар шулкадәр кечкенә, хәтта бәбкә үләннәренә эләгеп, абынып-абынып китәләр. Ләкин шуклар, тереләр, чыр-чу киләләр. Үзләре йомшак, йомры, матурлар, күзләре кара шомырт шикелле ялтырый. Тик әниләре юк. Димәк, тагын ятимнәр.
Гафур көчек балаларын кулына алды, күкрәгенә кыс­ты һәм аэропорт ягына атлады.
…Парусның сыңар колак очы селкенеп куйды. Ул ниндидер тавыш ишет­кәндәй булды. Ниндидер түгел, таныш, газиз тавыш. Борыны ис сизә башлады. Таныш, газиз ис! Болар бит – көчек балалары. Паруска каяндыр көч кергән­дәй булды, ул калтыранып торып аягына бас­ты һәм, егылудан чак тыелып, көчекләр янына килде. Аның күзләре ачылды, аларда яшәү нуры балкыды. Бәләкәй генә җанлы йомгакларны исни, ялый башлады. Ярымүле эт күз алдында терелә, элекке Паруска әверелә бара иде. Алай гына да түгел, аның Тамчыга булган мәхәббәте, яңа наз булып, нәни көчекләргә күчә иде кебек.

Заһит МУРСИЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»