Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сабырлар түзә инде...

Сабырлар түзә инде...
24.08.2018 / Дөнья бу...

Сабырлар түзә инде...Көчле рухлыларга сынаулар күбрәк җибәреләме?

Бу дөньяда көчле рухлы кешеләр өлешенә сынаулар күбрәк төшә, диләр. Чөнки Аллаһы Тәгалә белә — алар каршылыкларны барыбер җиңеп чыгачак. Сәрия апага да байтак эләккән алар. Аңа карыйм да сокланып куям. Язмыш бер дә иркәләмәгән аны, тик шулай да йөзеннән елмаю китми. Аларны җиңеп чыгар өчен никадәр сабырлык, рухи көч кирәк тә, күпме йокысыз төннәр үткәрергә, йөрәк әрнүләренә түзәргә кирәк — аларын ул үзе генә беләдер...


Район үзәгендә туып үсә Сәрия апа, урта мәктәпне тәмамлагач, һөнәр ала, һәр кыз кебек, матур тату гаилә, якты киләчәк хакында хыяллана. Язмыш авылдашы Ирек белән юлларын бер итә, аның белән бер-берсен яратышып өйләнешәләр, дәртләнеп дөнья көтә башлыйлар. Тормышларына ямь өстәп, кызлары Илүзә һәм уллары Илназ дөньяга килә. Күркәм гаилә тырышып дөнья көтә, икесе дә эшкә уңган, бер-берсенә булган мәхәббәтләре тагы да тырышыбрак, матуррак итеп яшәргә көч бирә.
Тик бер чорда гаиләнең тормышында, әйтерсең лә, кара чор башлана – бер-бер артлы күңелсезлекләр очрый, язмыш сынауларын җибәреп кенә тора. Көтмәгәндә Сәрия апа авырып китә. Айлап дәваханәләрдә ятуның, табиблар тырышлыгының файдасы булмый — хатынга инвалидлык алып, яраткан эшен калдырырга туры килә.
— Бу хәлне бик авыр кичердем. Коллективымнан аерылу минем өчен зур стресс булды. Әмма гаиләбезне сынаган күңелсезлекләр моның белән генә бетсә икән... — дип көрсенә Сәрия ханым.
Әйе, күп тә үтми, кызлары Илүзә авырып китә. Гаилә бертуктаусыз дәваханә тупсаларын таптый башлый. Диагноз аяктан ега — табиблар Илүзәдә яман шеш таба. Мәскәү дәваханәләренең берсенә юллама бирелгәч, Сәрия апа, тиз генә җыенып, кызы белән башкалага юл тота. Ирек аларны тимер юл вокзалына кадәр озатып куя. Нәкъ шунда сөекле тормыш юлдашы белән бер-берсен соңгы тапкыр күрергә, соңгы тапкыр бер-берсенең күзлә­ренә карарга туры килә... Мәскәүгә барып җитүнең икенче көнендә Ирекнең телефоныннан шалтырату яңгырый, тик трубкада чит кеше тавышы ишетелә.
— Алло, сез Ирекнең кеме буласыз?
— Мин — аның хатыны, ә сез кем? Ирек үзе кайда?
— Мин үтеп бара идем, бер машинаның борылыштан чыгып очуын күрдем. Кызганычка каршы, ул үлде... — ди таныш булмаган ир.
“Аяк астымдагы җир — убылгандай, ә әйләнә-тирә­дәге тормыш тукталгандай тоелды”, — дип искә ала ул куркыныч мизгелләрне Сәрия апа.
Ирек ул көнне бозаулар сатып алуны белешер өчен күрше авылларның берсенә барган булган икән. Югары тизлектә килеп, борылыш­ларның берсендә автомо­бильгә идарә итә алмый...
Соңыннан Сәрия апаның күршесе Әлфия сөйләвенчә, авария буласы көнне иртән эшкә барырга чыкканда ул Ирекне очраткан була. “Әл­фия апа, әйдә илтеп куям, юл уңае бит”, дигәч, машинага утыра.
— Кәефе юк иде. “Кызым дәваханәдә бит, ничек кенә түзәргә инде? Их, Әлфия апа, Илүзә савыгып китсә, җанымны бирергә дә әзер булыр идем”, дип сөйләп барды, — дип искә ала күрше хатын.
Күрәсең, Ирекнең бу сүз­ләре фәрештәнең “Амин” дигән чагына туры килә.
Коточкыч хәбәрне ишет­кәннән соң Сәрия апа икенче көнне самолет белән Уфага оча, ирен җирли һәм шул ук көнне кызы янына Мәскәүгә юллана. Ике айдан артык дәваханәдә ята алар. Бу авыр чорда үзен өн белән төш арасында кебек хис итә хатын. Ә бу вакытта 9 яшьлек кенә уллары Илназга ничек кыенга туры килүен күз алдына китерүе дә авыр: атасы мәрхүм, әнисе белән апасы еракта... Ул атасына нык бәйле була, элек гел бер­гәләп балыкка йөриләр, табигать кочагына чыгалар, мал азыгы хәзерлиләр.
Аллаһка шөкер, Ходайның кодрәте белән кызлары Илүзә чирне җиңеп чыга, әллә дәваханәләргә вакытында йөрүнең ярдәме тия, әллә аның оптимистик рухлы булуы үзенекен итә. Онкологик чирләр вакытында алга китеш булсын өчен әнә шул рух күтәренкелеген югалтмау, күңел торышы бик мөһим дигән фикер дөрес, күрәсең. Көчле рухлы кыз тагы да тырышыбрак укый, үз көче белән Уфа дәүләт нефть-техник университетының бюджет бүлегенә укырга керә. Әлеге мәлдә якыннарын куандырып укып йөри.
Гаилә башлыгының бу дөньядан киткәненә 7 ел гомер узды инде. Якын кешеңне югалту кайгысы йөрәктә гомерлеккә саклана, шулай да акрынлап яңача яшәргә өйрәнәсең, тормыш үзенчә дәвам итә. Тик Сәрия апаны тагы да бер сынау көтеп торган икән — бианасы белән аңлашылмаучылыклар башлана. Сәрия Ирек белән гаилә корганда бианасы белән биатасы өй сала башлаган була. Ул чакта бу йортның түбәсе генә ябылган була. Яшьләр йортны төзеп бетерә, идән түшәп, түшәм такталарын җәеп, тәрәзәләр уеп, газ үткәрә, соңрак җәйге алачык, гараж төзелә. Ирек тә, Сәрия дә, тапкан һәр тиенен әрәм итмичә, төзелешкә юнәлтергә тырыша.
— Ирем Себергә дә барып эшләде, Магаданга да йөрде. Соңыннан “Жигули” машинасына утырып чыгып китә иде дә, район буйлап йөреп, тимер-томыр җыеп тапшыра иде. Акчаны тотына белде, балаларны мохтаҗ яшәтмәскә тырышты, мәрхүм, өй-каралтыларны — барысын да үз куллары белән эшләде. Хәзер һәр почмак аны хәтергә төшерә, —­ дип искә ала Сәрия апа.
Тик, кызганыч, шушы йортта яшәргә, оныкларын карашып, гомер итәргә насыйп булмый Сәрия апага. Йорт бианасы исемендә була, ә ул аны 2013 елда ук үзенең кызына яздырткан икән. Судка да мөрәҗәгать итүнең файдасы булмый, дөреслеккә ирешергә язмый. Суд Сәрия апаның балалары балигъ бул­ганчы гына бу өйдә яшәп торырга рөхсәт бирүче карар чыгара. Ә соңыннан кая барырга? Урамда калыргамы? Инвалидлык буенча гына алган пенсиягә ничек итеп торак алсын? Сораулар күп, җавабы гына юк. Сәрия апа төшенкелеккә бирелмәскә тырыша, борчылулардан арыну өчен эш белән мәшгуль, заказ буенча бавырсаклар, коймаклар, бәлешләр, тортлар пешереп, токмач кисеп сата. Оста куллы хуҗабикәгә заказ бирүчеләр булып тора.
Әйе, бармаклар да тигез булмагандай, язмышлар да төрле була шул. Минем теләгем – Язмыш галиҗә­нәпләре: “Җитте, сынауларны сиңа җитәрлек бирдем. Хәзер инде сине шатлык-куанычлардан гына тукылган көннәр көтә, рәхәтләнеп, тормышка куанып, проблемаларның ни икәнен белми яшә. Син моңа лаек”, – дисен иде дә, Сәрия апаның тормышында кискен борылыш ясап, бәхет диңгезенә юнәлтсен иде...

Эльнара АБАКАЧЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»