Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Ванга бәхетле картлык юрады...”

“Ванга бәхетле картлык юрады...”
30.08.2018 / Дөнья бу...

“Ванга бәхетле картлык юрады...”Бер-бер артлы газиз кешеләрен югалту кайгысы Хәлимә инәйне дөньяда билгеле күрәзәче янына алып барган.

Әлеге мәкаләм герое белән мин республикабыз шифаханәләренең берсендә таныштым. Шул чакларда телевизордан Болгариянең бөек күрәзәчесе Ванганың тормышы турында “Вангелия” сериалы башланган иде. Ул безнең, ял итүчеләрнең, “сүз базарын” җанландырып җибәрде. Кемнәрдер искиткеч кодрәткә ия булган, шул серле карчыкны һушы китеп мактый, ә кайберәүләр исә: “И-и-и, исегез киткән икән! Шарлатан гына булган бит ул!” – дип бетереп, юкка чыгарып ташларга да тартынмый.


– Юк, сез дөрес сөйләмисез, чөнки мин үзем моннан бик күп еллар элек Ванга янында булдым. Аның нинди кеше икәнлеген яхшы беләм! – дип сүзгә кушылды бер әбекәй. – Үзең бер дә күрмәгән һәм бөтенләй белмәгән тылсым иясенә ничек шулай кара ягып була икән?..
Шулай дип ачуланып, ул безнең яннан китеп барды.
…Кичләрен “Вангелия” сериалын караган саен, теге әбекәйнең сүзләре ныграк уйландырды мине. Көннәрдән бер көнне фонтан янындагы эскә­миядә аның үзен генә очраттым да:
– Гафу итегез, Сез, Ванга янында булдым, дип әйткән идегез. Зинһар өчен миңа шул очрашу турында җентекләбрәк сөйләгез әле! – дип җай гына сүз башладым.
Үтене­чемне ишеткәч, ул сагаеп калды, аннары:
– Минем исемем – Хәлимә, сиңа Хәлимә инәй булам, – диде, үзе белән таныштырып. – Әйе, моннан бик күп еллар элек ерак Болгария иленә сәфәр кылырга туры килгән иде шул. Дөресрәге, ул чакта барлык дөньяга танылган күрәзәче Ванга янына барырга ачы язмышым мәҗбүр итте мине. Табигате, холкы белән Ванга түти – бик гади, гадел кеше, ләкин, шул ук вакытта, бераз тәкәббер һәм кырыс та шәхес булып чыкты.
Дөрестерме-юктырмы, Аллаһы Тәгалә, яраткан бәндәләремә сынауны өеп бирермен, дигән. Ходай мине дә үз иткәндер инде, күрәсең, чөнки бу дөньяда бик күп киртәләр аша узарга, утлар-сулар кичәргә туры килде. Кыскасы, язмышым балан җимешеннән дә ачырак булып чыкты минем. Ә телисеңме, мин сиңа үземнең язмышым турында сөйлим? Күңелем, бәлки, бушап калыр...
Хәлимә инәй, эскәмиягә җайлаб­рак утырып, кояш нурларына чагылган күзләрен бераз кыса төшеп, тәф­силләп сөйли башлады...
– Яшь чагым, кыз чагым иде ул чакта. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, үз көчем белән башкаладагы медицина институтына укырга кердем. Безнең белән бер группада Украинадан килгән Максим исемле бер бик ыспай, зыялы егет тә белем алды. Эх, студент еллары – хәтердән мәңге җуелмас, күңелле чор бит ул!.. Мин шул чибәр егет белән биш ел дәвамында дуслашып, аралашып йөрдем, укуыбыз ахырына якынлашканда ул миңа тәкъдим ясады. Мин исә, юләр кызыкай, туган төягемнән, әткәй-әнкәемнән аерылып читкә китүдән куркып, аннан баш тарттым. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулыма кызыл диплом алдым да үзебезнең район дәваханәсенә терапевт булып эшкә кайттым. Максимны өзелеп яраткангамы, аны озак оныта алмый йөрдем әле мин…
Бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләр белән сизелми дә еллар узды. Тора-бара беренче мәхәббәтемә карата булган сөю хисләре дә сүрелде. Дәваханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә эшләүче Рәшит исемле бик акыллы, уңган егет белән таныштым. Ярты елдан соң чәчләрне чәчкә бәйләдек. Ул чакта дөньяда бездән дә бәхетле пар юк иде кебек!..
Бер елдан соң, тормышыбызны тагын да ямьләп, улыбыз Илдар, аннары кызыбыз Алина туды. Гаиләбез ишәйгәч, чыгымнар да артты, шунлыктан, җәмәгатем, дәваханәдәге водитель эшен калдырып, Себер тарафларына юлланды. Көзге, кышкы, язгы айларда сабыйларыбыз балалар бакчасына йөрде, ә җәйгелектә, балалар бакчасы ремонтка бикләнгәндә, аларны калдырыр урын юк иде. Үзем көнозын эштә булганлыктан, бер җәйне мин улым белән кызымны, хәләл җефетемә хәбәр итеп тормыйча гына, авылдагы әнкәем янына кайтардым. Ул карт иде инде: күзләре дә юньләп күрми, аяк­ларының да рәте юк. Әнкәем, мәрхүмә, балаларыбызны карап җиткермәгән, күрәсең: көннәрдән бер көнне газизләрем икесе берьюлы авыл янындагы күлдә батып үлгәннәр. Бу коточкыч хәбәрне ишет­кәч, мин һушымнан яздым, дәваханәгә эләккәнемне дә төш кебек кенә хәтерлим. Аягыма басканда, ирем Себердән кайткан, сабыйларыбыз җир куенына тапшырылган иде инде… Күзләремне ачу белән һәр­вакыт тыныч, басынкы Рәшитем, гүя усал карчыгадай, миңа ташланды: аның рөхсәтеннән башка балаларны авылга кайтарган өчен тетмәмне тетте, ахыр чиктә, аларның үлемендә мине гаепләде.
Бүгенгедәй хәтеремдә ирем башкача миңа бер авыз сүз дә дәшмәде, уйланып, сөмсере коелып йөрде-йөрде дә, бердәнбер кичтә ванна бүлмәсенә кереп бикләнеп, үз-үзенә кул салган... Күтәрә алмаслык авыр кайгыга түзә алмыйча, бу якты дөньяда бер генә минут та яшисем килми иде минем. Нәкъ шул чакта, җаныма дәва алыр өчен һәм киләчәк язмышымны белергә дип, Ванга янына барырга уйладым…
Ул вакытта СССР заманы, ил чиген ничек кирәк шулай үтеп, мең газаплар белән Болгариягә барып җиттем. Чиратым җитеп, Ванга янына кергәндә җанымны ниндидер куркыныч шом биләп алды, ул халәтне сүзләр белән генә аңлатырлык түгел иде. Кереп, калтырана-калтырана каршысына барып утырдым да, инде соравымны бирим генә дигәндә ул шундый кырыс тавыш белән:
– Кыз чагыңда нигә ялгыштың соң? Максимның тәкъдимен ни өчен кабул итмәдең?! – дип кычкырды.
Мин исә берничек тә җавап бирә алмадым, чөнки күз яшьләрем, язгы ташкын вакытында ярсыган елгадай, бертуктаусыз ага башлады. Бераз тын торганнан соң, белекче карчык сүзен дәвам итте:
– Адәм балалары дөньяга кил­гәндә аларга, тәкъдир белән бергә, гомер юлын сайлау хокукы да бирелә. Әйе, әйе, яшәү дәверендә, җиде юл чатында адашып, икеләнеп калган чакта гомер юлын йөрәк кушуы буенча сайлау хокукы! Дөрес сайласаң, тормышың бәхетле булачак, хата­ландың исә, ачы язмышка дучар булуыңны көт тә тор! Менә син дә Максим белән кавышкан булсаң, бик бәхетле яшәр идең дә бит, – диде ул, авыр сулап. Аннары, мине кызганып булса кирәк, тавышын бераз йомшартып:
– Ярый, алай артык бетеренмә. Картлыгың, һичшиксез, матур булачак синең. Бертуган сеңлеңнең улы, үз әнкәсен карагандай, тәрбияләячәк үзеңне! – дип тынычландырды.
Мин чыгарга кузгалгач, ул, ярдәмчесенә янә катгый итеп:
– Бу бичара хатынкай адәм баласы күтәрә алмаслык, таудай кайгы ки­чергән. Аннан акча алмагыз! – дип боерды.
Мин, рәхмәт әйтеп, чыгып киттем…
…Шул урында әңгәмәдәшем моңсу хикәясен төгәлләде. Мин аның белән саубуллаштым да шифаханә корпусына таба юнәлдем.
Бу аянычлы язмыш хакында күп уйландым, Хәлимә инәйнең башыннан кичкәннәре хакында сезгә дә, хөрмәт­ле дуслар, бәян итәргә булдым.

Рәфил САМАТОВ,
РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»