Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Якутиягә сәфәр

Якутиягә сәфәр
31.08.2018 / Дөнья бу...

Якутиягә сәфәрҮзенчәлекле төбәктәге тормыш-көнкүреш капма-каршылыклы тәэссоратлар калдырды.

Әтиемнең сеңлесе Фәвәдә апа 60нчы еллар ахырында Чиләбедә укыган. Анда ул авыл хуҗалыгы институтында белем алган Ганя абый белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. Иренең туган ягы Якутиягә күченә яшьләр. Безнең якка бик сирәк кайталар иде. Туганнарыбызның Якутиягә бөтенләй барганы булмады. Мин исә, озак еллар үткәч, ерак сәфәргә чыгарга форсат таптым. Фәвәдә апама шалтыраттым, ул мине кунакка көтүләрен әйткәч, юлга җыендым. Саха-Якутия турында җентекләп мәгълүмат җыйдым, хәтта университетның геофагы мөгаллимнәре янына бардым.


Мәскәүдән Якутск аэропортында мине Фәвәдә апа белән Ганя абый каршы алдылар. Машинага утырып киттек. Автозаправкага туктап, абый машинадан чыккан арада, апамнан Саха-Якутия йолалары хакында сораштым: ялгыш гамәллә­рем белән аларны аптыратмыйм дип инде.
Шулай итеп, туганна­рымның дачасына барып җиттек. Ул шәһәр чи­тендәге ике катлы йорт иде. Тирә-якта наратлар үсә, аларның ботакларында тиеннәр йөри. Ихатада мунча булмавы мине гаҗәпләндерде. Кызлары белән күптән аерылышкан булуга карамастан, кияү­ләре әби-бабасында яши икән.
Өстәл артына утырдык. Мәҗлеснең иң кызган мәлендә Ганя абзый кулына икмәк кисәге алды, аңа колбаса, сыр куйды һәм аракы салынган рюмка белән ягылган мич янына килде, аның капкачын ачып:
— О Рухлар, безнең йортка Зур җирдән Зур кунак килде, ул минем хаты­нымның өлкән абыйсының улы. Рухлар, биредә барысы да аның күңеленә хуш килсен иде! — дип кычкырып әйтте. Шул сүзләрдән соң ул бутербродны мичкә ыргытты, рюмкадагы аракыны сипте. Апам бу йоланың “Банзай” дип аталганын әйтте. Мине, әлбәттә, рухларның биредә­ге халык өчен Аллаһтан өстен булуы га­җәпләндер­де.
Табын дәвам итте. Сөйләшкәндә, үземнең туган якны өйрәнү һәм Мәңгелек туңлык музейларында, алмаз фондында булырга, кыскасы, Саха-Якутиянең чын йөзен күрергә теләвемне хуҗа­ларга җиткердем.
Ял көнне күпсанлы туганнар җыелды. Барысы да Зур җирдән килгән кунакны күрергә теләгән. Алардан ишетүемчә, апам һәм Ганя абый, институтны тәмам­лагач, хезмәт сөю­чәнлекләре һәм тырышлыклары нәтиҗәсендә яхшы уңышларга ирешкән. Өс­тәвенә, алар икесе дә көчле спортчы икән.
Якутия территориясенә дүрт Франция сыяр иде, ә халыкның тыгызлыгы — 100 квадрат метрга 1 кеше.
Барлык азык-төлек ки­бетләрендә дә көньяк республикалар һәм якын чит илләрдән килгән кешеләр экзотик җимеш­ләр белән сәүдә итә.
Берчак абый мине шәһәргә алып китте, ә дачага үземә генә кайтырга туры килде. Мин аңардан: “Автовокзал кайда?” — дип сорадым. Ул: “Көнчыгышка таба бар!” — дип җавап бирде. Бу миңа бик кызык тоелды, чөнки урам исем­нәре яки истәлекле урыннар буенча ориентир тотарга күнеккәнбез бит.
Шәһәрдә җылылык трас­са­ларының җир өс­теннән үткән булуы күзгә ташлана. Күпкатлы йортлар, җир белән бина арасында зур аралык калдырылып, субайларда күтә­релгән. Шәхси секторда йорт төзегәндә, мәңгелек туң җир бинадан җылы­лыкны “суырмасын” өчен йорт нигезенә һава мен­дәре салына. Лена елгасы ташканда шәһәр урамнарында сазлыклар да барлыкка килә икән.
Якутск шәһәренең Ленин урамында агач бараклар да бар, хәтта. Ту­ганнарымның “зимник” дип аталган кар базын тасвирлыйсы килә. Аның бер стенасы боз кирпечләр белән тышланган. Анда ике болан башы һәм берничә түшкә саклана иде. Метр ярым киңлектәге 12 тармаклы болан мөгезе ихаталарының бер яме булып тора. 12 тармак – боланның яшен күрсәтә икән. Аларда янә коба аюның баш сөяге, Яку­тиядә һәм Аляскада очрый торган кар тәкәсе – чебуки бар, коймада болан тиресе эленеп тора.
Дачага суны флягада алып киләләр яисә боз эретәләр. Мин булганда аны Гражданнар сугышы елларында Совет власте эшләткән “трехлинейка-винтовка” штыгы белән ваттылар.
Республиканың төнья­гында Лена елгасы ярларны юа һәм мамонтлар “каберлеген” ача. Без Мәңге­лек туңлыкны өйрәнү институтында булдык, анда 12 метр тирәнлектә сакланып калган мамонт бала­сының реконструк­циялән­гән сынын, мамонтның казык тешләрен күрдек. Мамонт тешенең кыйммәте нәр­сәдә? Ул бик ныклы икән. Филнекеннән күпкә ныграк, ди. Ул яхшы киселә торган гаҗәеп материал. Болан мөгезеннән аермалы буларак, кытыршы түгел.
Якутиядә борынгы халык уен коралларының берсе — кубыз. Шунысы кызыклы, якут теле төрки тел төркеменә карый һәм күп сүзләрнең тамыры башкорт һәм татарныкына туры килә.
Минем өчен экзотик бул­ган тагын бер күренеш турында әйтеп үтәсем килә. Бу – шаманлык. Ул биредә киң таралган. Музей хезмәткәрләренең берсе:
– Әлбәттә, бик оста шаманнар бар, тик алдарлар да җитәрлек бездә, – дип искәртте.
Апам җитди кыяфәт белән яшәүнең өч баскычы турында сөйләде. Аны тыңлый торгач, хәтта мин дә яшәеш асылына Саха халкы манарасыннан карый башладым, ахры...
Ял көннәренең берсен­дә абый мине зоопаркка алып барды. Анда Ерак Төньякта тереклек итүче җәнлекләрне күрергә була. Культ бинасына кереп чыктык. Аның янәшәсендә рухларга куелган бик күп әйберләр: тәмәке, акча, төрле тасмалар һәм башкалар гаҗәпләндерде. Тамак ялгап алырга туктагач, абый җиргә бер стакан аракы түкте — бу “Банзай” рухларын тынычландыру өчен кирәк, диде.
Абыйның дусты сунарчылык өчен махсус җиһазлаган “УАЗ” машинасында сәфәргә һәм ауга чыгарга туры килде. Сунарчы йортында стенага эленгән ат тиресен һәм су алу өчен боз кисәкләрен күрдем. Мич кызганчы ягыл­ган. Хуҗалар чи итне ваклый һәм табада кайнаган су белән пешекли. Аннары миңа “Банзай” йоласын башкаруны ышанып тапшырдылар...
Ау вакытында абый берничә тапкыр машина люгыннан атты, тик тидерә алмады. Әлеге куркыныч тайгада батып калырга да бик мөмкинбез дигән уйдан чәчләрем бер генә тапкыр үрә тормагандыр бу хәвефле сәфәр вакытында. “УАЗ” хуҗасының: “Сунар уңмады, чөнки безнең кунак “Банзай” йоласын җиренә җиткереп башкармады”, — дигән сүзләрен искә алмаганда, барысы да уңышлы тәмамланды, дачага исән-сау әйләнеп кайттык.
...Уфага кайткач, мин Ерак Төньякта булган сәфәр күренешләре белән буталчык төшләрдән төн уртасында бер генә тапкыр дертләп уянмаганмындыр.

Әдис Нуретдинов.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»