Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Солдат мәхәббәте

Солдат мәхәббәте
04.09.2018 / Дөнья бу...

Солдат мәхәббәтеУл коралдан атылган ут көлтәседәй яндыра да, окоптагы салкындай туңдыра да икән.

Армия... Күпләр, бу сүзне ишеткәч, курку хисе кичерә. 18 яшен тутырган егетләргә әти-әнисе, туганнары, дуслары, сөйгән яры белән хушлашып, билгеле бер вакытка ил сагына китәргә туры килә. Ир-егетнең хәрби хезмәткә алынуы аның сәламәт булуын күрсәтә. Хезмәт чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туп­лап, солдат егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта.


Минем бик күп дусларым хәрби хезмәт үтте. Бер иптәшем: “Йөргән кызым армиядән көтеп алса, өйләнәм”, – диде. Дүрт ел бер-берсен яратып йөргән пар бит, кызның көтеп алмавы турында уйда да юк.
Дустым армиядә хезмәт итте. Бүген заманча элемтә чараларыннан кулланырга, кесә телефоныннан шалтыратырга, Интернет чел­тәреннән хат язарга була. Ул атнага бер шалтыратты, ел буе элемтәдә тордык. Хезмәт иткән чордагы вакыйгалары белән бүлеште. “Дус кызым мине гел рухландырып тора, бик нык сагынам, ул алдагы көнгә ышаныч бирә”, – дип язды.
Кыз, чынлап та, көтте. Аңа да җиңел булмагандыр, әлбәттә. Бөтен көчен укуга бирде, күп күз яшьләре түгелде.
Вакыт сизелмичә үтеп тә китте. Дус егет, кайтырга өч көн калгач, миңа шалтыратты: “Сиңа зур үтене­чем бар. Сөйгәнем көтеп алды, вәгъдә иткәнемчә, поезддан төшкәч тә кулын сорыйсым килә. Булса, туй балдагы алырга акча биреп тор әле. Мин сиңа озакка сузмыйча кайтарып бирермен”, – диде ул. Ул вакытта, кызганычка каршы, кесәмдә акча булмады. Иптәшемне ашыкмаска үгетләдем: “Кайт, бергә тора башлагач, сорарсың, сөйгән кешең синнән качмас”, – дидем.
Ул шулай итте дә. Армиядән кайтты, без аны вокзалда каршы алдык. Ике гашыйкның йөрәкләре кушылды, алар тормыш­ның уртак битен ачты.

Дустым хәрби хезмәт­тән соң бер атна ял итте дә эшкә чыкты. Сөйгән яры белән фатирга кереп яши башладылар. Бер көнне ул күрешергә теләп шалтыратты. “Сөйләшәсе сүз­ләр күп”, – диде. Мин инде, туйга чакырадыр, дип, куанычлы хәбәрләр көтеп, очрашуга бардым. Кафедагы өстәл артында кәефсез утыручы дустымны күргәч, ни уйларга да белмәдем, бик моңсу иде ул. Сөйләшә торгач, ул миңа: “Минем кыз мин юкта икенче егет белән йөргән”, – диде. Мин аны тынычландырырга тырыштым. “Кеше сүзенә ышанма, үзеннән сора, ул сине көтте, алдамас”, – дидем.
Иптәшем өенә кайткач та кызы белән сөйләшкән. Кызганычка каршы, кеше әйткән сүз дөрес булып чыккан. Дустым, әйберлә­рен җыеп, чыгып киткән. Юк, эчүгә бирелмәде, үзе белән дә берни кылмады, үз-үзен кулга алып, яңа тормыш башлады.
Без барыбыз да мәхәб­бәт эзлибез, гашыйк булгач, үзебезне иң бәхетле кеше итеп хис итәбез. Минемчә, кадереңне бел­мәгән кешегә табынырга кирәкми, барыбер үз бә­хетеңне очратасың. Уртак балалар, көндәлек тормыш алып бару, бер-береңә хөрмәт – менә шул ул ярату. Мәхәббәт, кайнар учак сыман, яшь йөрәк­ләргә көч, дәрт, илһам бирә.

Ример НАСРЕТДИНОВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рецептларны фельдшер язачак
Сегодня, 18:54 :: Сәламәтлек саклау
Рецептларны фельдшер язачак
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Сегодня, 17:16 :: Мәгариф
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Үсмер поезд астында калган...
Сегодня, 17:11 :: Җәмгыять
Үсмер поезд астында калган...
“Мин театр яратам” квесты үтә
Сегодня, 16:27 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Мин театр яратам” квесты үтә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Сегодня, 16:17 :: Социаль өлкә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Түбән тәгәрәгәнбез
Сегодня, 16:05 :: Экология елы
Түбән тәгәрәгәнбез








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»