Соңгы юл
06.09.2018 / Дөнья бу...

Бүген иртән Гарифҗанның гәүдәсен Уфадан туган авылына кайтардылар. Абыйсы Мөхлисулла авыл яшьләре белән кабер казырга китте. Табутны аның чоланына куйдылар.
Гарифҗан 1938 елда
дөньяга килә. Әтисе Мирсәяф һәм әнисе Зәкия икесе дә колхозда эшлиләр. Төпчек уллары Гарифҗанга, әлбәттә, игътибар күбрәк була. Ул елларда авылда барлык өйләр дә кечкенә, салам түбәле иде. Шуңа карамастан, аларда бишәр-алтышар бала үсте. Гарифҗан да алтынчы бала иде.
Әтисе Мирсәяфне, яше өлкән булу сәбәпле, фронтка алмадылар. Ләкин сугыш вакытындагы һәм аннан соңгы еллардагы ачлык-ялангачлык аларны да урап үтмәде. Ярый әле Мирсәяфнең куллары эшкә оста булды. Кышкы озын төннәрдә ул кич утырып чабата үрә, үзе генә түгел, балаларын да бу шөгыльгә өйрәтә. Ә җәй көннәрендә, колхоз эшеннән бушаган чакларда, көянтә бөгә, көрәк-сәнәк сабы ясый. Аларны базарда сатып, аз-маз азык-төлек юнәтә.
Тормыш нинди генә булса да, вакытны туктатып булмый шул. Барлык авырлыклары белән кырыгынчы еллар да артта кала. Балалар үсә. Гарифҗан бәләкәй чагыннан ук җырларга, моңланырга ярата. Абыйсы Рәхимҗан кул арасына керә башлагач, башак җыеп сатып, өйләренә хромка гармуны алып кайта. Аның берникадәр уйный да белүе бик ярап куя. Гарифҗанны гармун уйнарга өйрәтә. Озакламый ул да гармунда өздереп уйный башлый. Аның гармун уйнавы үзенә генә хас була. Айдаголда Гарифҗан кебек гармунчының әле дә күренгәне юк.
Еллар үтә. Гарифҗан да матур, таза егет булып җитешә. Нигәдер аны армиягә алмыйлар. Ул өйләнә. Шушы ук авылда үскән Асия исемле кызны сайлый. Кызлары туа. Бу вакытта гаилә башлыгы хәмер белән дуслашып өлгергән була инде. Эчкәч, билгеле, гаиләдә гауга куба. Күп түзә Асия иренең кул күтәрүенә, кыйнавына. Ахырда кызын Гарифҗанга калдырып, Сибай шәһәренә чыгып китә.
Ялгыз калган ир эчүеннән баш тартмый, шулай да кызына яхшы гына тәрбия биреп үстерә. Үзенең әти-әнисе бу вакытта бакыйлыкка күчкән була. Укырга барырга вакыт җиткәч, Гарифҗан кызын Уфага, апасы карамагына илтеп куя. Үзе ялгызы калгач, кайгысын аракы белән басарга өйрәнеп китә. Бераздан, якын дустының киңәшен тотып, Гарифҗан үзен кулга ала. Эчкечелектән дәвалана, эшкә керә. Аек дөнья көтә башлый.
Уфадагы апасы аны башкалага күчеп килергә чакыра. Гарифҗан ризалаша. Эшкә урнаша. Шулай яхшы гына эшләп йөргәндә, бер иптәше аны кунакка чакыра. Ул чакырудан баш тартмый, әлбәттә, аракы эчми, сыра гына эчә... Һәм шуннан соң тагын “яшел елан” сазлыгына бата. Көн саен аз-азлап баш төзәтә башлый. Бу хәлне сизеп, аны эшеннән дә куалар.
Беркөнне нык кына исереп апасының өенә куна кайткач, ул аны нык кына битәрли. Ә Гарифҗан, апасына ачуланып, йокы бүлмәсенә кереп китә һәм муенына бау сала... Апасы, йоклады дип уйлап, янына керми. Ә иртәнгә Гарифҗанның тәне күптән суынган була инде.
Кем уйлап чыгарган бу хәмер дигән явызны? Аракы ничә меңләгән кешенең башына җитә. Нигә кешеләр шул хәлне белә торып, аңардан ваз кичми? Гарифҗан да, эчкелеккә салышмаган булса, бүген дә матур итеп яшәр иде, югыйсә...
Фуат Мусин.

Вчера, 21:34 :: Яңалыклар
Дмитрий Медведев: "Көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүләрне контрольдә тотарга кирәк"
Новости русской версии сайта

19.02.2019 :: Экономика

19.02.2019 :: Политика

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (559)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»