Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Рәхмәтләрем иман нуры булып кайтсын”

“Рәхмәтләрем иман нуры булып кайтсын”
07.09.2018 / Дөнья бу...

“Рәхмәтләрем иман нуры булып кайтсын”Озак еллар чит өлкәдә яшәгән Тимерхан Шәрәфуллин бүген дә туган авылы өчен җан ата.

Адәм баласына ниндидер авырлык яисә куаныч килсә, еш кына аны язмыш, күрәчәк белән бәйлибез. Әйе, кеше дөньяга килгәнче үк аның нәрсә күрәсе билгеле була, диләр. Бу сүзләрдә хаклык та бардыр. Әмма “Һәркем үз язмышына үзе хуҗа” дигән әйтемне дә онытырга ярамый. Һәрхәлдә, эшләгән эшләребез, кылган гамәлләребез өчен үзебез җавап бирергә тиеш. Сокланырлык итеп яшәргә дә, үкенерлек тормыш юлы үтәргә дә була. Барысы да үзебезнең кулда.


Балтач районының Иштирәк авылы район үзәгеннән ерак түгел. Аңа 1748 елда нигез салынган. Бай тарихлы бу авылның нәкъ уртасында мәчет балкып утыра. Аның ничәнче елда барлыкка килгәнен урындагы халык төгәл генә әйтә алмый. Тәүдә ул кечкенә бинада урнашкан, ә соңрак, бирегә халык күпләп йөри башлагач, 1889 елда аны зурайтканнар.
1936 елда дингә каршы көрәш башлангач, мәчетнең манарасын кистереп, аны мәктәпкә әйлән­дерәләр. Шулай итеп, авыл озак еллар мәчетсез була. 2007 елда шушы авылда туып-үскән, бүген Сургут шәһәрендә яшәүче Тимерхан Шәрәфуллин, шушы бинага яңадан манара һәм ярымай куйдырып, аны төрлечә төзек­ләндереп, матурлап авылны янә мәчетле итә.
– Авылда яңадан мәчет ачылу һәркем өчен куанычлы вакыйга булды. Бирегә картлар гына түгел, яшь буын вәкилләре дә акрынлап йөри башлады. Моннан тыш, төрле дини бәй­рәмнәр дә үткәрәбез. Аш-су әзерләп, вәгазьләр сөйләп, авылдашларыбызның бер-берсе белән аралашып яшәвенә өлеш кертәбез, аларның дини яктан белемле булуына йогынты ясыйбыз, – ди имам вазыйфасын 2015 елдан башкаручы Фәүкать Әхтәриев.
Фәүкать абыйның мәчет тарихын сөйләгәндә авылдашы Тимерхан абыйның исемен еш телгә алуы очраклы түгел. 1949 елгы авылдашының изге күңелле, дини булуына соклана ул. Тимерхан абый берничә тапкыр хаҗ кылган. Аннан ул мәчеткә яулыклар, түбәтәйләр, дисбеләр алып кайткан. Моннан тыш, авыл зираты йортын төзүгә, аның коймаларын алыштыруга, карт агачларын кисүгә һәм башка бик күп эшләргә көч салган ул.
Тимерхан абый 47 ел инде Сургут шәһәрендә яши. Инде хаклы ялда булуга карамастан, бүген дә “ГРЭС-2” электр станциясендә берничә дистә ел рәттән җитәкче урынбасары вазыйфасын башкара. Төрле спорт ярышларында даими катнашып, “спорт мастеры” исе­менә лаек булган якташыбыз сугыш кырында ятып калган яугирләр истә­легенә шәһәрдә “Мәңгелек ут”ны кабызуда да әйдәп йөрүчеләрнең берсе була.
– Һәр мөселман үз гоме­рен­дә бер тапкыр булса да хаҗга барырга тиеш. Андагы тормыш бездәгедән шактый аерыла. Тәү чиратта, анда кешеләрнең бер-берсенә бик ярдәмчел, игътибарлы булуы күзгә ташлана. Анда милләт аермасы да, тел үзенчәлеге дә юк. Дөньяның төрле почмагыннан җыелган мөселманнар, әлбәттә, тышкы кыяфәтләре, холыклары белән аерыла. Мәсәлән, негрларның бик кызу холыклы булуын шунда аңладым. Йөзләрчә мең кеше арасында, әлбәттә, авырлыклар туып кына тора. Шушы чит ил кешеләре дә “сабыр” дигән сүзне аңлый. Чыннан да, сабырлыгы белән аерылып торучы мөсел­ман анда да шушы сыйфатына тугры кала, – ди ул.
Тимерхан абый хаҗ юлында кеше ышанмаслык хәлләрне зур дулкынлану белән сөйли.
– Хаҗ юлында вафат һәм һәлак булганнар туры оҗмахка эләгә, дигән ышану бар. Чыннан да, анда кешеләрнең үлүе дә очраклы түгел сыман. Мәсәлән, бервакыт ике көн эчендә 360 кеше вафат булды. Миллионлаган кеше арасында атлап бару гына да зур авырлыклар тудыра. Чөнки туктап калдың исә, синең өстеңнән үтүләре ихтимал. Аяк киемнәре төшеп калып, ташлы юлдан атлау авыр булса да, беркем дә зарланмый, – дип сөйли ул.
“Әл-Хәрам” мәчетенең зурлыгы, күркәмлеге бирегә килү­челәрне таң калдыра. Һәр намаз саен 700гә якын мөселман аның ишекләрен ача. Шул ук вакытта һәр намазда дистәгә якын кеше вафат була.
– Анда бер бабай белән таныштым. Тугызынчы тапкыр килгән ул. Теләге бер – шушы хаҗ юлында бакыйлыкка күчәргә. Әмма вакыты җитмичә беркем дә дөньялыктан китә алмый. Бу бабай да янә хаҗ кылып, янә туган җирләренә юлланды, – дип искә ала Тимерхан абый.
Бервакыт Мәдинә шәһәрендә озак кына яңгыр яумый. Эс­селектән интеккән хаҗ кылучылар җыелып, догалар укып, Ходайдан яңгыр сорый. Әмма барысы да бушка була. Шулвакыт арадан бер кеше чыгып, берүзе яңгыр теләп, Аллаһка мөрәҗә­гать итә. Шунда ук койма яңгыр башлана. Бу кеше тиз арада халык арасына кереп югала. Аның кем булуын ачыклый алмыйлар.
– Киләсе елга эштән китәрмен инде. Яшьләргә дә юл бирергә кирәк. Әмма иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнүемне дәвам итәчәкмен. Урындагы мәктәптә спорт түгәрәге ачып, балаларны җиңел атлетикага өйрәтергә телим. Шулай ук җиләк-җимеш бакчаларын тө­зекләндерергә иде. Балалар, оныклар белән дә ешрак аралашасым килә, – ди ул.
Тимерхан абый киләчәктә дә туган авылына көченнән кил­гәнчә ярдәм итәргә ниятли. Авыл уртасындагы иске зиратка агач­лар утырту теләге белән яна ул.
– Кайда гына яшәсәк тә, без туган җиребезгә мәңгелек бурычлы, без шушы җир кешеләре булып калабыз. Мине тәрбияләп үстергән әти-әнигә, туганнарыма, шушы авыл кешеләренә чиксез рәхмәтле­мен. Мөмкинлек булгач, туган авылга нигә ярдәм ит­мәскә? Авылның киләчәге, күркәмлеге үзебездән тора. Әлбәттә, мондый эшләрне бер генә кеше башкара алмый. Төзелеш эш­ләрендә балта осталары, башка һөнәр ияләре дә таләп ителде. Бергәләп тотынсак, киләчәктә авылыбызны тагы да матурлый алабыз. Тагы да бердәмрәк булсак иде, – ди ул.
Чыннан да, һәркайсыбыз үзебездән соң якты, матур эз калдырып китәргә тырыша. Ул эз башкарган изге эшлә­ребездә, кылган күркәм гамәл­ләребездә саклана да инде. Якташларга, якыннарга иман нуры кайтарудан да тирәнрәк эз юктыр. Тимерхан абыйның бу матур эшләренә кушылучылар саны тагын да артсын иде.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
Сегодня, 14:54 :: Мәдәният һәм сәнгать
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
740 мең сум акчасын угрыларга биргән
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
740 мең сум акчасын угрыларга биргән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»