Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сталин фотосы

Сталин фотосы
14.09.2018 / Дөнья бу...

Сталин фотосыКүренекле каләмдәшебез истәлекләреннән.

Башкортстанның талантлы прозаигы, БАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнил Әсәнов (1929-95) — “Кызыл таң”ның элекке журналисты. Әдипнең гомеренең соңгы елларында кәгазьгә төшергән истәлекләреннән алынган бу өзектә аның район гәзитендә эшләгән чагындагы бер вакыйга тасвирлана.


“Сталин исән чакта гәзитнең һәр бәйрәм саны аның фотосы белән чыга торган иде. Бөек Октябрь бәйрәменә багышланган санның беренче битенә без дә Сталинның зур рәсемен куйган идек. Бу рәсемнең клишесе кабат-кабат басыла-басыла шомарып беткән иде. Мөхәрриребез Шакир абый Сәетов, гәзитнең бәйрәм санына верстка ясап, машинага төшергәч, бер укып чыкты да:
— Син үзең карап, матур гына итеп бастыр инде, — дип, мине типографиядә төнгелеккә дежурга калдырып, өенә кайтып китте.
Гәзитне сәгать берләрдә баса башладык, ләкин беренче биттәге Сталин фотосын әйбәт чыгарып булмый гына бит. Клише астына катыргы салсаң, рәсемне тактага беркеткән кадакларның башлары чыга, катыргыны алып ташласаң, рәсем бик тонык күренә. Клишене алып, кадак башларын игәп тә карадым. Юк, көйләп булмый. Бер генә гәзит басабыз да, тагын тукталып, Сталин рәсемен карыйбыз, көйләп азапланабыз.
Шулай да төнге сәгать дүртләр тирәсендә рәсем ару гына чыга башлаган кебек булды үзебезгә. Тик бер кадак башы гына азрак беленә иде.
— Монысы гына ярар инде, — дидем гәзитне басучы кызларга. —Эшне дәвам итик, югыйсә, соңга калабыз, таң ата башлады.
Биш-алты йөз гәзитне баскач, таң алдыннан мөхәррир килеп керде.
— Йә, ничек, басып бетерәсезме? — Ул яңа гына машинадан чыккан гәзитне кулына алды. — Бәй, рәсемне нигә карамадыгыз? Клишенең бер кадагы төртелеп чыккан бит!
— Карадык инде, — дидем үртәнеп. — Йөз тапкыр карадык. Клише тузган, шомарып беткән, берничек тә рәтләп булмый.
— Как булмый! — Мөхәррир йокылы күзләре белән миңа карады. Басылган гәзитләрне актарырга тотынды. — Бөтен тиражны шулай бас­тыгызмы әллә? Сез нәрсә, Сталин рәсемен пычратып, минем башны төрмәгә тыгарга уйлыйсызмы? Хәзер үк гәзитне басудан туктатыгыз! Әлегә кадәр басылган гәзитләрнең барысы да брак! Фәнил туган, син нәрсә карадың? Күзең чыккан идемени шундый тапны да күрмәскә?!
Аның бу ачулы сүзләренә минем дә бик хәтерем калды:
— Мә, соң үзегез карагыз! — Мин версткадагы Сталин рәсемен ачу белән урыныннан суырып алдым.
— Ә, юк, син үзең төзәт! Шуның өчен син бит җаваплы секретарь. Гәзит чыгару буенча җаваплы дежур! Әгәр гәзитне брак чыгарсаң, мин сиңа шелтә бирәчәкмен!
— Әй, куркытма әле, абзый, шул шелтәләрең белән! Хан заманыннан калган бу рәсем аламасын нишләтә алам мин? — Кинәт ярсып, кулымдагы клишене идәнгә атып бәрдем. Тактага кадакланган Сталин фотосы уртага ярылып чыкты.
Мөхәррир, бу хәлне күргәч, артына ук чүгеп утырды.
— Нишләдең син, энем! — диде ул әллә нинди куркыныч ят тавыш белән. — Барыбызның да башын җибәрәсең бит син, болай булгач! Сталин фотосы бит бу! Сталин фотосы! Аңлыйсыңмы шуны, аңгыра баш?! — дип пышылдады ул хәлсез­ләнеп. — Нишлибез инде хәзер?! Кызлар, тәрәзәгә күз салыгыз әле, ичмасам. Якын-тирәдә кеше юкмы? Безнең бу сөйләшүне башка кеше ишетеп кала күрмәсен! Аннары бетте баш!
Мин мөхәррирнең бу кадәре үк дулкынланганын күргәнем юк иде әле. Үземне дә курку алды:
— Гафу итегез инде, Шакир абый! — дидем еламсырап.
— Бу басылган гәзитләрнең берсен дә калдырмыйча хәзер үк утка ягыгыз! Берсе дә калмасын! Тизрәк кыймылдагыз! Мин редакциягә кереп икенче рәсем эзләп карыйм. Монда нәрсә булганы турында берегезнең авызыннан бер сүз дә чыкмасын! Бу сүз органнарга барып җитсә, бере­безнең дә баштан сыйпамаячаклар...
Ул ашыгып чыгып китте. Без, типографиядә калган өч кеше, бер-беребезгә күтәрелеп карарга да куркып, төне буе үзебез баскан бәйрәм гәзитләрен төргәге-төргәге белән утка ыргыта башладык.
Мөхәррир, кулына икенче клише тотып, яңадан әйләнеп килгәндә без элек басылган гәзитләрне яндырып бетереп килә идек инде. Шакир абый версткага яңа рә­семне үз кулы белән көйләп куйды. Монысы элеккесеннән бәлә­кәйрәк иде. Аның өчен верстканы да бераз үзгәртергә туры килде. Яңа рәсем әйбәт чыга иде. Мөхәр-рир машинадан чыккан һәр гәзит-не кулына алып, сыйфатын тик-шерә барды. Йөзләп данә басканнан соң мөхәррир хәреф җыю-чыларның гәзит буявына буялып беткән иске утыргычына утырып маңгаена бәреп чыккан эре тир бөртекләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды.
Башка сүз озайтып торучы булмады. Мөхәррирнең дә, без-нең дә йокылар качкан иде инде. Җиңнәрне сызганып эшкә тотындык.
Иртәнге сәгать сигездә мин гәзит­нең беренче битендә Сталин фотосы басылган бәйрәм санын үз кулларым белән почтага илтеп тапшырдым.
Шакир абый, Сталин фотосы белән булган вакыйганы барыбыз да онытыйк, дисә дә, тиз генә оныта алмады.
— Фәнил энем, син бүген үзеңнең нинди зур җинаять эшләгәнеңне бөтен тирәнлеге белән аңладыңмы инде? — диде ул, мин иртән эш өстәле артына кереп утыргач.
— Җинаять дип инде... — дидем мин акланырга тырышып. — Бер клише уртага ярылганнан...
— Клише түгел, Сталин фотосы! — дип пышылдады мөхәррир бүлмә эчендә бер кеше булмаса да, тирә-ягына каранып. — Сталин фотосын бәреп ваттың син бүген. Бөек юлбаш­чының изге сынына кул күтәрдең. Мо­ның өчен, беләсеңме, нишлә-тәләр? Атып үтерәләр! — Аның тавышы калтыранды. — Ә син, аңгыра малай, һаман шуны аңламыйсың! Сталинның кем икәнлеген өйрәт-мәделәрмени сезгә мәктәптә? Сталин ул безнең юлбашчыбыз гына түгел, безнең әтиебез! Ул изге җан, фәрештә! Аның турында начар сүз әйтергә генә түгел, начар уй уйларга да ярамый! Ул кешенең нәрсә уйлаганына кадәр белеп тора. Сугыш алды елларында Сталинга каршы чыккан күпме халык дошманнары тар-мар ителде, кыйратылды. Сталин исемен мәзәккә кушып сөйләгән өчен генә дә кешеләрне төрмәгә яптылар. Аларның берсе дә әйләнеп кайтмады”.

Фәрит Фаткуллин әзерләде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных

Аватарка

20 сентября 2018 13:16: Привет


Знаю женщину которую отправили за решетку за то что недосмотрела и пропустила букву р в слове Сталинград



Цитировать






Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»