Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җинаятьчеләр җәзасын алды

Җинаятьчеләр җәзасын алды
18.09.2018 / Дөнья бу...

Җинаятьчеләр җәзасын алды“Караклар оясы”н әнә шулай туздырдык.

Озак еллар хокук саклау өлкәсендә хезмәт салырга, берсеннән-берсе катлаулырак җинаятьләр төенен сүтәргә, кеше үтерүчеләр­не кулга алыр­га туры килде. Хәтергә аеруча уелып калган шундый вакыйгаларның берсен сезгә дә бәян итәсем килә, дуслар.


2004 елның июнь башында безнең бүлекнең дежур частена райондагы авылларның бер-сен­дә яшәүче ир-егет үзенең абыйсы югалуы турында хәбәр итте. Гариза бирүченең сүзләре буенча, туганы моннан берничә көн элек кемнедер күрше
районга илтергә киткән һәм шуннан кире әйләнеп кайтмаган. Яшь ир-егет бик кайгыра иде, чөнки мондый хәл беркайчан да булмаган. Баксаң, ир туганнар бергә яшәгән һәм аларның башка якыннары юк. Әңгәмә барышында килеп туган хәл тулырак ачыкланды. “ВАЗ-2109” маркалы автомашинадан абыйсы белән энесе бергәләп файдаланган һәм җай чыкканда, кем әйтмешли, “таксовать” та иткәннәр.
Ф. югалган көнне (абый­сының исеме), аның янына таныш булмаган өч ир-егет килә һәм күрше райондагы Ч. авылына илтеп куюын сорыйлар...
Агалы-энеле туганнар яшә-гән авылга оператив төркем юлланды, аның составында мин дә бар идем. Ул вакытта нинди җинаятьләр йомгагын сүтәргә туры киләчәген һәм кеше йөзле нинди ерткыч белән очрашырга туры киләчәген күз алдына да китермәдек. Кечкенә авылда яшәүчеләр белән сөй­ләшкәндә бирегә, чынлап та, чит-ят кешеләрнең килеп китүен ачыклый алдык. Аларның берсе озын буйлы, тыгыз гәүдәле һәм тешләрендә алтын “фиксалы” ир-егет булган. Авыл халкы әйтүенчә, ул көньяк кешесенә охшаган һәм үзен дорфа тот­кан. Башка икесе, яшьрәкләре, сөйләшмәгән, алар беренчесе-нә “буйсынган” булгандыр, күрәсең. Мондагы кешеләрдән Ф.ның шәхси олаучылык белән шөгыль­ләнүен белгәч, аның янына юлланганнар.
Икенче көнне шәһәр эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эш буенча урынба-сарының оператив киңәшмә­сендә ир-егетнең югалуы буенча, Ф. җинаять корбаны булырга мөмкин, дигән криминаль версия чыгарылды.
Оператив-эзләү эшен мин җитәкләдем. Арытаба миңа С. авылына барырга кирәк иде, чөнки таныш булмаган кеше­ләрнең авылга шул торак пункт­тан килүен ачыклауга ирештек. Анда яшәүчеләр һәм автосервис эшчәннәре белән әңгәмә берникадәр нәтиҗә бирде. Баксаң, биредә Татарстаннан ак төстәге “Волга” еш пәйда бул­ган икән. Автомобиль руле артында көньяк кешесенә охшаган дорфа ир утырган. Ә бер пассажирның якын-тирә райондагы И. авылы егете булуын таныганнар. Бер килүләрендә ирләр машинаны авылда яшәү­че кешегә арзан бәягә генә сат­кан.
Шулвакыт безгә 1965 елда туган, К. шәһәрендә яшәгән һәм ак “Волга”да шәхси олаучылык белән шөгыльләнгән А.ның Татарстан Эчке эшләр министр-лыгының җинаятьчеләрне эз-ләү бүлеге тарафыннан эзләнүе турында мәгълүмат килеп иреште. Ул билгесез юнәлештә чыгып киткән һәм югалган, ә берничә көннән соң без аның мәете республикабыз башкаласында табылуы турында мәгълүмат алдык.
Боларның барысын да чагыштырып, мин күрше райондагы И. авылына юл тоттым. Анда яшәүчеләрдән сораштырудан шул ачыкланды: тасвирланганга охшаш җиңел машина аларда да күренгән һәм берни­чә көн дәвамында төн­нәрен ике катлы тулай торак (анда, ни-гездә, якын чит илләрдән күчеп килүчеләр яши) янында торган.
Без водитель Мансур Нә­биев белән үзебезнең машинаны ерактарак калдырдык һәм тулай торакка җәяү киттек. Торакта яшәүчеләр белән сөйлә-шүдән шул аңлашылды: руле артында югарыда төсмерләгән ир-егет утырган ак “Волга” биредә булган. Бу адәм В. исемле яшь егет (ул иректән мәхрүм итү урыннарында булып өлгергән) янына килгән.
Аннары без В.ның фатирына юлландык, ишекне аның әнисе ачты. Әйтүенчә, улы күптән түгел генә Уфага эш эзләп киткән. Ә берничә көн элек, көтмәгәндә, тышкы кыя­фәте көньякныкы булган ир-егет белән ак “Волга”да кайткан. Аны улы “Сергей Юрьевич” дип таныта һәм берникадәр вакыт аларда яшәячәген әйтә. Көннәрнең берсендә бирегә безнең районның А. авылыннан бер егет тә килә (аның белән В. төрмәдә бергә булганнар). Берничә көннән соң бу өчәү каядыр китеп югала, әнисе улының әле кайда булуын белми.
Бер атнадан соң югалган Ф.ның автомашинасы Уфада тоткарлануы турында хәбәр килде. Аны ниндидер гражданка Н. сатып ал­ган булып чыга. Ул билгесез ир-егеттән машинаны арзан бәягә сатып алган. Гражданка әйтүенчә, теге ир белән ике яшь егет тә булган.
Арытаба әлеге буталчык эш буенча эшләгәндә безгә бик мөһим шаһитны табу мөмкин булды, ул ниндидер шартларда Сергей Юрьевичның водитель таныклыгын күреп калган. Шаһит безгә ул кешенең фамилиясен хәтерләмәве, ә документ алынган урынны истә калдыруын әйтте. Таныклык ярты ел элек Татарстанның Ч. шәһәрендә бирелгән. Ул вакытка безнең бүлеккә Башкортстан Эчке эшләр министрлыгыннан Уфада “ВАЗ-21102” машинасында пассажир ташу белән шөгыльләнүче К.ның мәете табылуы, көч кулланып үтерү билгеләре булуы турындагы хәбәр килгән иде. Аның транспорты юкка чыккан.
Эшне арытаба “чишү” өчен мин күрше республиканың Ч. шәһәренә баруга рөхсәт алдым. Анда баргач, эзләүдәге Сергей Юрьевич турында тулы мәгълү-мат табу өчен без урында милиция бүлегендәге хезмәттәш-ләребез белән элемтәгә кердек. Анда шул ачыкланды: соң­гы тәүлекләрдә шәһәрдә кибет-ләрне талауның ике очрагы бул­ган, аларда ике егет, обрез мылтык белән куркытып, керемне алып киткән. Ә җинаять кылынган урыннан ерак түгел яшел “десятка” күргәннәр. Мин без эзләгән бандитларның нәкъ шундый машинада йөрү ихтималы турында бүлек начальнигына хәбәр иттем. Өстәвенә, аларның икесенең дә фоторә­семнәре бездә бар иде.
Бу вакытта милиция бүле-гендә булган, кибетне талауда зыян күрүче ханым сурәтләрдә гражданин В.ны таныды. Тиз-дән Ч. шәһәре Дәүләт автоинспекциясе начальнигы китер­гән белешмәдән шул ачыкланды: шәһәрдә яшәүче 1975 елгы кешегә водитель таныклыгы ярты ел элек бирел­гән.
Безнең эшнең нечкәлек­ләрен белгәч, автоинспектор аларның шәһәрендә криминал даирәләрдә билгеле булган Геннадий З.ның барлыкка ки­лүен әйтте, аны Башкортстан номерлары белән унынчы модельле “ВАЗ” автомашинасы руле артында күргәннәр. Бүлек начальнигы урынбасары карары буенча эзләнгән автомашинаны тоту планы игълан ителде һәм, без­нең төркемгә өстәп, урындагы эчке эшләр бүлеген­нән ике хезмәткәрне бирделәр.
Водитель таныклыгы хуҗа­сының яшәү урынында булып, шуны белдек: ул үзенең водитель таныклыгын шушы шәһәрдә туып-үскән, хәзер Төмән өлкәсе шәһәр­ләренең берсендә көн итүче туганы Геннадий 3.га бирүен әйтте.
Эзләү барышында “караклар оясын” ачыклый алдык, анда “безнең” җинаятьчеләрне һәм эзләгән автомашинаны күргән-нәр. Аларны бирегә Геннадий 3. алып килгән һәм вакытлыча яшәү өчен урнаштырган. Тик соңрак бандада катнашучылар арасында нәрсәдер булган һәм бандитның яшь әшнәләре билгесез юнәлештә качкан.
Алар яшәгән урынны авырлык белән булса да таба алдык, бу шәһәрдән ерак түгел урнашкан совхоз иде. Урындагы хокук сакчылары белән шунда барып, без банданың ике әгъзасын кулга алдык. Алар Ф.ны үтерүдә катнашуларын таныды. Аның мәетен, бандитлар үзләре әйтүенчә, безнең районның Т. һәм С. авыллары арасындагы урман полосасында калдырганнар.
Үтерүчеләр ирнең автомобилен Уфада саткан. Җинаять­челәр тагын бер таксистны (аның автомо­билендә ул көн-нәрдә банда башлыгы йөргән) үтерүдә катнашулары турында да сөйләде. Ч. шәһәрендә ки­бетләрне талау да әлеге өч җинаятьченең эше булып чыкты. Барлык явызлыкларны планлаштыручы һәм бандага җитәкчелек итүче – Геннадий икәнлеге дәлилләнде. “Баш­лык”­ның чираттагы җинаять әзерләвен белгәч, егетләр аңардан качып киткән.
Шул икәүдән гаепләрен тану турында язма күрсәтмәләр алгач, мин барлык документларны тик­шерүчегә тапшырдым. Ә мине шәһәр эчке эшләр бүле-генә чакырдылар, анда мин берничә тапкыр хөкем ителгән, криминаль мохиттә “Генка Казанский” буларак танылган “авторитет” белән күзгә-күз очраштым. Аңардан сорау алганнан соң, мин банданың кулга алынуы һәм алар тарафыннан кылынган җинаятьләр турында Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына җиткердем.
Икенче көнне без, ниһаять, өйгә кайтып киттек. Ә “Генка Казанский”ның җинаятьчел гамәлләрен тикшерү белән арытаба Башкортстан Прокура­ту-ра­сының тикшерү идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләр белән көрәш ида-рәсе дәвам итте. Ачыклануынча, әлеге явызның “гамәл дәф-тәрендә” Башкортстан, Татарс­тан, Төмән һәм Чиләбе өлкә-лә­ре биләмәләрендә кылынган аеруча авыр дип исәпләнгән 18 җинаять булган. Банданың бөтен әгъзалары да ахырда тиешле срокта җәзасын алды.

Рәфит МӘХМҮТОВ,
җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең элекке хезмәткәре.
Дүртөйле районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»