Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Таш кыяга уеп тарих яза

Таш кыяга уеп тарих яза
20.09.2018 / Дөнья бу...

Таш кыяга  уеп тарих язаКушнаренко авылында яшәүче Илфир Хәйруллин Кызлар тавында сыннар паркы эшли.

Бер карасаң, кеше гади генә инде үзе – маңгаенда ике күзе... Ә күңел күзе белән текәлебрәк карасаң – маңгаена тормыш китабы язылган, күзләре дә каш астында гына түгел. Кайчагында гадилек белән бөеклек арасы да без белгәннән күпкә якынрак була.


Беренче карашка олыгаеп барган гади генә бер ир-егет ул. Әмма күрешергә сузылган кулларында – бөтен күзәнәк­ләргә тарала торган җылылык, күзләрендә күңел түренә кадәр үтеп керә торган тәэсирле бер нур бар. Халык арасында аты да серле – “Шаман”.
Илфир Фидай улы Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында туып-үскән, бала вакытта ук гаиләсе белән Кушнаренко авылына күченеп килгән һәм бу төбәкне туган төяге дип исәпли.
Балачактан уйнап үскән Кызлар тавы аны гомер буе ымсындырып, үзенә чакырып тора. Хәер, 1983 елда тау башына самолет та куелгач, аның даны еракларга тарала, бирегә килүчеләр бермә-бер арта.
Ә Илфирнең башкалардан яшереп саклаган хыялы бар – аның Кызлар тавындагы гаҗәеп зур ташларга сыннар уясы килә. Кайберләре инде әзер сыннар булып күренә аңа: менә ана фил баласын иярткән, монысы – крокодил. Еш килә малай бирегә, ташларга озак багып тора, аларны әле бер, әле икенче төрле кыяфәттә күз алдына китерә. Әмма ничек итеп бу ташларга “җан өрәсе” соң, хыялларны ничек кенә тормышка ашырасы?

Таш кыяга  уеп тарих яза


Әлбәттә, башта – укып белем алырга. Егет Башкортстан педагогия институтының художество-графика факультетына укырга керә. Аны тәмамларга да күп калмый, 21 яшендә ул үле­мечле чиргә юлыга...
Үлеме ишек төбенә килеп баскач, егет уйга кала, шулай кыска булдымы икәнни аның җир­дәге юлы, тормышка ашарга язмадымыни инде аның хыялларына...
– Мин үземне читтән күрдем, моңача Аллаһ кануннары буенча яшә­мәвебезне аңладым, – ди ул үзе бу елларны искә төшереп. – Кыйбла­ны табып, күңелем белән сәҗдәгә тезлән­гәч, Әҗә­летдин бабай чиген­гәндәй булды һәм миңа моңача белмәгән ниндидер көч килде. Аның ярдәме белән үземне үзем терелткәч, башкаларга да ярдәм итәсем килде. Мин сырхауларны энергетикам белән сәла­мәтлән­дерәм, әмма башта аларның күңел күз­ләрен “ачам”.
“Шаман” аякка бас­тырган сырхауларны сафка тезсәң, аның очы кырые күренер идеме икән... Ул яраткан Кызлар тавыннан да офык чите­нә күз карашы барып җит­ми. Ә бераз аскарак төшеп, моннан миллион еллар элек җир күкрә­геннән килеп чыккан ташларга бассаң, офык якын­рак кебек тоела. Бормаланып аккан Агый-делкәй, аңа кушылган йөгерек, җитез чишмә­ләр, рәт-рәт булып сафка баскан чыршы егетләре, яшел чуклы шәлен ябынган каен кызлары – йә, Хода, нинди хозурлык! Моны маңгай күзе белән күрү генә җитми, моңа күңел күзен дә ачып карарга кирәк.
Илфир Фидай улы хаклы ялга чыккач, үзе­нең балачак хыялын тормышка ашырырга була. Башта ул тау битләвенә баскыч уя – 160 басма. Ниһаять, ташларга чират җитә. Әмма алар туфрак астында калган, башта чокып аласы бар. Хатыны, кайчандыр үлемнән коткарган дусты белән алар монысын да башкара. Менә инде алар – аны гомере буе ымсындырган ташлар!
Дүрт көн буена чүки аларны Илфир абый. Акрынлап сыннар барлыкка килә. Әмма авыр эш тә соң – таш юну... Ярдәм сорап район хакимиятенә мөрәҗәгать итәләр. Анда да бит шушы тауда аунап үскән егетләр-кызлар эшли, тиз генә электр чыбыгы сузыла, аңа чүкеч­тән күпкә җайлырак эш коралы тоташтырыла, ярдәмгә районның “Яшь гвардия”челәре, укучылар, эшчеләр килә.
– Самолеттан 10 метр чамасы астарак, 100 метрга сузылган Ташлар паркы булачак монда, анда җанварлар, әкият геройлары яшәячәк, – ди “Шаман”.
Дөрес әйтәдер, офык читен маңгай күзе белән генә күрми бит ул, аның күңел күзләре киләчәкне ачык төсмерлидер.

Резида ВӘЛИТОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
Сегодня, 14:54 :: Мәдәният һәм сәнгать
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
740 мең сум акчасын угрыларга биргән
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
740 мең сум акчасын угрыларга биргән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»