Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Энҗе чәчәк

Энҗе чәчәк
21.09.2018 / Дөнья бу...

Энҗе чәчәкАңа бәйле тарих күңелдә юшкын калдырды.

Гадәттәгечә, иртәнге якта шыгрым тулы автобустан көч-хәл белән тө­шеп калдым да, све­тофорның яшел күзе янганын көтеп торам. Урамның икенче ягына чыгып җитәрәк, энҗе чәчәк сатып торган ир күзгә чалынды. Тар гына тротуарда басып торганлыктан, аны күрми үтеп китәрлек түгел. Илле яшь тирәсендәге ир гади, әмма чиста, пөхтә киенгән. Йөзе дә махмырдан интеккән кешенекенә охшамаган. Кайсысы эш урынына, кайсысы укырга ашыккан җәяүлеләрнең туктарга исәбе юк иде. Иртән-иртүк кем чәчәк сатып алсын инде? Бөтенләй акчасызлыктан чыгып баскандыр инде бу бахырың, дип уйладым да, юлымны дәвам иттем.


Атна-ун көн вакыт үтте. Чәчәк сатучы мин иртән эшкә барганда да, кайтканда да, төшке ял сәга-тендә дә шул бер үк урында үз хезмәтендә булды.
Бер көнне исә эштән никтер кәефсезләнебрәк кайтырга чыктым. Ару-та­луым­ны онытыр өчен үз тукталышымны үтеп китеп, бераз җәяүләп атларга булдым. Башымны күтәр-ми­чә, аяк астына гына карап барам. Шулвакыт яным­нан үтеп барган­нар­ның туфли-кроссовкилары арасыннан бер пластмасс табак энҗе чәчәк пәйда булды.
— Кара әле! Бу чәчәк­ләр дә башларын аска игән­нәр икән бит! Шулай булуга карамастан, үзләре шундый назлылар, хуш ислеләр. Юкка гына аларны элек-электән сафлык, ягымлылык, мәхәббәт һәм тугрылык билгесе димиләр шул...
Уйларым гәүдәмне турайтып, башымны югары күтәрергә мәҗбүр итте. Шунда сатучы белән күз карашларыбыз очрашты. Төпкә баткан соры күзләр-дә ниндидер моңсулык чагыла иде. Мин нигәдер уңайсызланып:
— Чәчәкләрегез күпме тора? — дип сорамыйча булдыра алмадым.
— Йөз сум, — диде ир кеше.
Бер сүз дә дәшми юлымны дәвам иттем. Биш-алты адым үтүгә ниндидер көч туктарга мәҗбүр итте. Сатучыдан ни сәбәп белән урам чатында чәчәк-ләр сату иткәнен беләсем килде минем. Сумкамны ачып акча янчыгымнан йөз­лек эзләдем. Тик анда бер меңлек кенә ята иде. Сатучы янына барып бас­тым.
— Сезнең бер меңлек­тән кайтарып бирергә акчагыз булырмы? — дип сорадым.
— Әлбәттә, бар, — дип тыныч кына җавап­лады сатучы.
— Мин сездән чәчәк сатып алам. Тик бер шартым бар.
— Нинди шарт?
— Сезне иртәдән кичкә кадәр урам чатында чәчәк сатып торырга нәрсә мәҗбүр итә?
Сатучы соравыма аптырамады шикелле. Тыныч кына сөйләп китте:
— Минем гаиләм зур. Дүрт баланы туйдырырга кирәк. Төп эшем шина монтажлауда. Анда сезонлы эш. Шуңа күрә чәчәкләр дә сатам. Барысы да караңгы үткәнем аркасында. Мин наркоман идем. Шуңа эшсез дә калдым. Үлем чигенә җитеп, реабилитация үзәгенә эләктем. Анда Аллаһы Тәгалә ярдәме белән аякка басып чыктым. Хәзер мин намазда. Яңадан өйләндем. Тагын бер бәби көтәбез. Үткәннәргә кайтырга теләгем юк. Өйдә химик чистарту хезмәте белән дә шөгыльләнәм. Үзе­гез­гә яки танышларыгызга бу хезмәт кирәк-миме? — Һәм ул миңа тиешле акчаны санап бирде дә: “Сезнең исемегез ничек? Кичке намаз вакытында дога кылырмын”, — дип миңа энҗе чәчәк гөлләмәсен сузды.
Исемемне атап, сатучыга рәхмәт әйттем дә юлымны дәвам иттем.
Кичке якта пассажирлар белән шыгрым тулы автобуска кереп, буш урынга утыра алуыма шатланып куйдым да үз уйларыма чумдым. “Кызыл китап”ка кертелгән чәчәк-ләр белән сату итүченең әйткән сүзләре ихлас кебек иде. Тик шунысы: типсә тимер өзәрлек ирнең урам чатында чәчәк сатып торуы гына мәзәгрәк. Бүген-ге көндә тәүбә кылса да, кайчандыр үз тормышын үз куллары белән челпә­рәмә китергән. Яшәешнең иң түбән чокырында аунаган... Бу уйлар минем күңелдә ниндидер юшкын калдырды.
Күңелемне күтәрергә тырышкандай, автобус салонына энҗе чәчәкләрнең хуш исе таралды.

Зөһрә ИСЛАМОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Яңа балалар тудыру йорты булачак
Вчера, 22:07 :: Сәламәтлек саклау
Яңа балалар тудыру йорты булачак
Ярдәм булачак!
Вчера, 21:20 :: Сәясәт
Ярдәм булачак!
Башкортстан -- лидерлыкта!
Вчера, 20:45 :: Җәмгыять
Башкортстан -- лидерлыкта!
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Вчера, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»