Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Укырга, укырга һәм укырга!!!

Укырга, укырга һәм укырга!!!
25.09.2018 / Дөнья бу...

Укырга, укырга һәм укырга!!!73 яшьлек студент Вера Цыбульскаяның тормыш девизы нәкъ шундый.

Былтыр күпләрне аптыратып, берәүләрне шаккатырып, икенчеләрдә соклану хисе уятып: “Башкортстан дәүләт педагогия университетына 73 яшьлек студент укырга керде”, — дигән хәбәр таралган иде. Иң өлкән яшьтәге студентның хәл-әхвәлен, укудагы уңышларын белергә дип, аның янына юлландым. Әйтергә кирәк, бу очрашуны мин кат-кат шалтыратып сөйләшкәч кенә билгели алдым. Вера Васильевнаның бер генә минут та буш вакыты юк иде.


— Ярый, Шәһәр мәдәният йортына килегез, безнең коллектив бүген чыгыш ясый, — дигәч, очрашуга киттем. Әңгәмәдәшем билгеләнгән вакытка килеп җитмәгәч, хафаланып, телефоннан шалтыраттым.
— Китапханәдә утырып, вакыт узганын сизми калганмын. Озакламый килеп җитәм, — дигәнне ишеткәч, күңелгә җылы керде.
Вера Васильевна Шәһәр мәдәният йортына ветераннарның “Огонек” хор клубына йөри икән.
— Хорга инде 15 ел йөрим. Коллективыбызда — егермедән артык пенсионер. Мин — староста. Җи­тәкчебезгә оештыру мәсьәлә­ләрендә ярдәм итәм. Бүген мизгелне ачу концерты. Мин хор белән җырлыйм һәм биим.
— Барысына да ничек өлгерәсез?
— Теләгең зур булса, барысына да өлгереп була.
— Укуыгызда хәлләр ничек?
— Беренче курсны “койрыксыз” тәмамладым.
— Гомумән, уку авырмы?
— Белем гранитын кимерү бер вакытта да җиңел түгелдер, дип уйлыйм. Хәзер яшьләр элекке кебек китапханәдә утырмый. Алар кирәк мәгълүматны тиз генә Интернеттан эзли, таба. Мин, киресенчә, китаплар белән шөгыльләнәм. Хәзерге заман технологияләрен үзләштерергә вакыт һәм сабырлык кирәк. Мин компьютерга өйрәнү курсларын укырга кергәнче үк тәмамлаган идем. Шулай ук инглиз телен дә өйрәндем.
— Сезнең бу беренче югары белем алуыгызмы?
— Әйе, беренче. Мин Караидел районында туып-үстем. Мәктәптән соң Уфада индустриаль техникум тәмамлагач, заводка эшкә урнаштым. Җитештерү инструкторы, инженер, технолог булып эшләдем.
— Укырга керергә нәрсә этәргеч булды?
— Әйе, чынлап та укырга керү теләге күңелемдә гел йөрде. Өлкәннәрне укырга алу-алмау турындагы законнарны белмәү сәбәпле, нинди дә булса югары уку йортына барып карарга уйламадым да. Ә инде былтыр, Башкортстан дәүләт университеты яныннан үтеп барышлый, кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать иттем. Аларның: “Укырга керергә яшь буенча чикләүләр юк”, — дигәнен ишеткәч, тәвәккәлләп карарга булдым. Бер дә каушамый, башкалар белән беррәттән имтиханнар тапшырдым. Теләгем – тарих бүлегенә укырга керү иде. Тик кайбер сәбәпләр килеп чыгып, мин аннан китеп, БДПУга филология факультетының урыс теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Теләгем — быел тарих факультетына күчү.
— Ни өчен тарихны сайлаган
идегез?
— Мин балачактан ук тарих белән кызыксындым. Егерме ел элек 1901 елда төзелгән йортка күчендем. Шул вакытта йортның документларын тәртипкә салу кирәклеге туды. Урамның исемнәре үзгәрү нәтиҗә­сендә килеп туган сорауга җавап эзләп Милли архивка мөрәҗәгать иттем. Бик күп архивларга барырга туры килде. Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиемнең язмышын белер өчен дә документлар эзләп архивка йөри башладым. Бу эш мине шулкадәр кызыксындырды, көннәр буе анда утыра башладым. Архив­ларның берсендә ниндидер доку­ментларның бары тик студентларга гына бирелүен әйттеләр. Шуннан соң студент булу теләге тагын калкып чыкты.
Гомумән, тормышта хыял­ларым­ның барысын да гамәлгә ашыра барырга тырышам. Мәктәпне тәмам­лагач, машина йөртү таныклыгы алырга укырга теләгем зур булды. Тик моңа әнием катгый каршы төште. Янәсе, машина йөртү — хатын-кыз шөгыле түгел. Чынлап та, ул чорда водитель һөнәрен бары тик ирләр генә башкара иде. Хаклы ялга чыккач, бу теләгем көчәйгәннән-көчәйде һәм мин, автомәктәптә укып чыгып, таныклык алдым.
***
Вера Васильевнаның тормышка ашмаган тагын бер хыялы бар. Ул — ат өстендә йөрү. Аның бу теләге дә үтәлер, дип уйлыйм. Тормышның үзәгендә кайнарга күнеккән кеше беркайчан да кул кушырып утыра алмый. Аңа һәрвакыт алга барырга кирәк. Гадәттә, андыйлар булдыра да!

Зөһрә ИСЛАМОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Сегодня, 15:54 :: Сәламәтлек саклау
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Валерий Меладзе башкортча котлаган
Сегодня, 14:25 :: Яңалыклар
Валерий Меладзе башкортча котлаган








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»