Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Күрәзәче” алдамады

“Күрәзәче” алдамады
28.09.2018 / Дөнья бу...

“Күрәзәче”  алдамадыКатлаулы хәлгә тарыганда өлкәннәрнең бай тормыш тәҗрибәсенә таяныгыз.

— Римма! Коткар, зинһар, — дип килеп керде озак еллар фермада савучы булып эшләгән ахирәте Асия.
— Ни булды?
— Кызымның Уфадан ияртеп кайткан ахирәтен егете ташлап киткән. Ике күрәзәчегә бардык инде, аларга ышанмый. Миңа мари апа булсын, ди. Мин сине күрәзәче, дидем. Әле урамдалар. Сөйләшеп чыгам дип кердем.

— Асия, исәрлән­дең-мени? Мин нинди күрәзәче булам инде...
— Римма, коткар, башка кешегә аның артыннан йөрер хәлем юк. Тыңлап бетерерсең дә: “Кайгырма, бергә булырсыз”,— дияр-сең, тынычланыр. Әй, Римма, үзем булсам белер идем дә нәрсә дип әйтергә!
Асия сөйләнә-сөйләнә Римманың башына яулык китереп ябындырды, аягына оекбаш кидерде. Кулына бәйли башлаган оекбашын китереп тоттырды. Диван почмагына бәләкәй мендәр ташлап китереп утыртты.
Асия эшләгән дәвердә дә бик шаян, тапкыр ахи­рәт иде. Аның белән киле-шергә була. Римма, диван читенә утырып, оекбаш бәйли башлады. Асия, хәзер кунакны кертеп җибәрәм, дип чыгарга ашыкты. Өйгә яшь, чибәр кыз килеп керде.
— Исәнмесез, Римма әби!
Римма, сәламен кабул итеп, диванга утырырга чакырды.
— Нинди проблема?— дип сорады.
— Римма әби, бәхет­сезлеккә юлыктым бит, яраткан егетем ташлап китте.
Хуҗа хатын, кызны бүлдереп сорап куйды:
— Ул сине беренче тапкыр ташладымы?
— Икенчегә... — диде кыз, башын иеп.
Римма дәвам итте:
— Минем мәрхүм әти белән әни бер көн дә бер-берсен ташламый яшә­деләр. Без дә, Аллаһыга шөкер, сүзгә килешеп китсәк тә, ташлап китү башка да кермәгән.
“Кайгырма, бергә булырсыз...” диясе сүзен “онытып”:
— Син әле яшь, чибәрсең, акылсызсыңдыр дип уйламыйм. Аны оныт. Мәхәббәтеңне очрата­чаксың, балаларың туачак, сине алда бәхетле тормыш көтә, — диде.
Йөзенә алсулык йөгер-гән кыз, уйланып торды да, янә сорап куйды:
— Римма әби, минем сезгә тагын бер соравым бар. Әтием вафат булды. Әнием башка ир белән тора башлады. Әнием эшкуар. Аның белән яшәүче ир йортка пропискага кер-тергә һәм бизнесын аңа яздыруны сорый икән.
Римма, күрәзәче роле­нә кереп беткән хәлдә:
— Әниең бу хакта хәтта уйламасын да. Ул ир аны алдаячак! — диде.
Кыз саубуллашып чыгып китте. Бу хәл Римма­ның хәтереннән дә чыккан иде. Ике ел үткәч, колхоз үзәге урнашкан авылга баргач, Асия ахирәте очрады.
— Әйдә, безгә керәбез, чәй эчеп кайтырсың. Сиңа Уфадан теге кыз күчтәнәч җибәргән. “Баба Римма әйткәнчә булды барысы да”, дип әйтергә кушкан. Бик яхшы кеше очрап тормышка чыккан. Бер яшьлек малай үстерә. Бик шат, бик бәхетлемен дигән. Ә әнисе турында аерым әйткән. Ул, син әйткәнчә, эшен бергә яшәгән ир исеменә күчермәгән. Тегесе чыгып киткән. Бер ялганчы бәндә булып чыккан, — дип сөйләп алып китте.
Римма бу хәлне әле дә елмаеп искә ала.
— Минем бит күрәзә кылу сәләтем юк. Үзем һәм картәниләрем тәҗ-рибәсеннән чыгып кына киңәшләр биргән идем, — ди.

Сәмигулла ИЗИБАЕРОВ.
Балтач районы,
Яңа Дүртекәй авылы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рецептларны фельдшер язачак
Сегодня, 18:54 :: Сәламәтлек саклау
Рецептларны фельдшер язачак
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Сегодня, 17:16 :: Мәгариф
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Үсмер поезд астында калган...
Сегодня, 17:11 :: Җәмгыять
Үсмер поезд астында калган...
“Мин театр яратам” квесты үтә
Сегодня, 16:27 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Мин театр яратам” квесты үтә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Сегодня, 16:17 :: Социаль өлкә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Түбән тәгәрәгәнбез
Сегодня, 16:05 :: Экология елы
Түбән тәгәрәгәнбез








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»