Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Айгизнең өмете бездә, җәмәгать!

Айгизнең өмете бездә, җәмәгать!
04.10.2018 / Дөнья бу...

Айгизнең өмете бездә, җәмәгать!Үзе дә авыру ана улын аякка бастыру өчен көрәшә.

Дүртөйле районының Иске Солтанбәк авылында яшәүче Сабировлар гаиләсенә моннан ике ел элек зур кайгы килгән: аларның армия хезмәтеннән кайткан өлкән уллары Айгиз, куркыныч авариягә тарып, бик озак яшәү белән үлем арасында тарткалашкан. Әти-әнисенең догалары, тәрбиясе, табиблар тырышлыгы белән егет исән калган, тик ул бүген урын-җирдә хәрәкәтсез генә ята. Егетнең баш сөягендә... зур тишек.


– Улыбызның баш сөяген ямар өчен зур суммада акча кирәк шул, мондый операцияне заманның соңгы таләпләре буенча җиһазландырылган дәва­ханәләрдә генә эшләтеп була, – ди Айгизнең әнисе Илүзә Рәхимҗан кызы. – Бу үзебезнең генә хәлдән килми. Әле дә көн саен улыбызда яшәү чаткысын чит илләрдән кайтартылган бик кыйммәт дарулар белән генә саклыйбыз. Барлык өметебез мәрхә­мәтле кешеләрдә: кулыгыздан килгәнчә ярдәм итсәгез иде!
Илүзә Рәхимҗан кызы гомер буе балалар бакчасында тәр­бияче булып эшләгән. Хезмәт­тәшләре, ул тәрбияләгән сабый­лар­ның әти-әниләре аның хакында җылы сүзләр генә әйтә.
– Илүзә Рәхимҗан кызын озак еллар беләм. Ул – бөтен яклап та үрнәкле хатын-кыз, – ди аның хакында Дүртөйле шәһәре­нең 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире, Русия Федерациясе гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Зинфира Әх­мәтшина. – Һәрчак мөлаем карашлы, я­рдәмчел Илүзәбез – бөек Сухомлинский сүз­ләре белән әйткәндә, йөрәген балаларга бирүче чын тәрбияче. Эш урынында бик җаваплы хез­мәткәр булса, шәхси тормышында ире, балалары өчен өзелеп торучы уңган хатын ул.
Илүзә Рәхимҗан кызы­ның гаиләсенә авыр хәс­рәт килгәч, без, хезмәт­тәшләре, мәгариф өлкә­сендә эшләүчеләр, кулыбыздан килгәнчә матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Тик Айгизгә аякка басар өчен бик катлаулы, кыйммәтле опера­цияләр, дәвалау курслары үтәргә кирәк. Ә моның өчен, әлбәттә, күп акча таләп ителә. “Ил төкерсә, күл була”, – ди бит халык, әйдәгез, Айгиз­гә бергәләп ярдәм итик!
...Әле кайчан гына Сабировлар, балаларының уңышларына сөенеп, ки­ләчәккә якты уй-ниятләр корган. Һәр авыл гаиләсе кебек үк, алар да бакчаларында яшелчә, җиләк-җимешен үстерә, балалары һәрчак уң куллары була. Өлкән уллары Айгиз исә армия хезмәтеннән соң авылда үз йортын тергезергә, сөйгән кызы белән матур, тату гаилә корырга хыяллана. Әти-әнисе аның уңышларына куанып бетә алмый. Мәктәп тәмамлагач, Айгиз колледжда белем ала, аннары югары уку йортына керергә ниятли. Әмма башта Туган ил алдындагы бурычын үтәргә карар итә. Армия хезмәтендә дә Айгиз гел алдынгылар сафында була. Әти-әнисенә аның командирларыннан Рәхмәт хаты да килә.
Ниһаять, егет армия­дән кайта. Туганнары, якыннары аны кочак җәеп каршы ала. Баһадир гәүдәле солдатның тиздән кеше күзенә карап ятар инвалидка әвереләсен ул вакытта беркем дә башына китерми...
Фаҗига буласы көнне Айгиз дусты белән күрше Илеш районында яшәүче туганнары янына барып килмәкче була. Юлда бик хәтәр авариягә тарыйлар, Айгизнең башы нык бә­релә, дус егете әллә ни зыян күрми. Менә шул каһәрле минуттан Сабировлар гаиләсе өчен чын газаплар башлана да инде. Уллары башта бик озак комада ята, авыр операцияләр кичерә. Хәле бераз тотрыклангач, аны әти-әнисе туган йортына алып кайта. Шуннан бирле аны көн дими, төн дими, чиратлашып тәрбиялиләр, керфек тә какмый чыккан төннәре була. Айгиз урын-җирдән кузгалу түгел, гәүдәсен кымшата да алмый. Сөйләшүдән дә мәхрүм. Тик әти-әнисе газиз баласының ни әйтергә теләвен бер карашыннан аңлый. Дөнья, авыл хә­бәрләрен сөйләгәнне Айгиз бигрәк ярата, күзләрен ачып-йомып, аңлавын белдерә...
Кичергән авыр кайгы-хәсрәт ана өчен эзсез үтмәгән: Илүзә Рәхимҗан кызында күптән түгел өченче стадиядәге яман шеш авыруын тапканнар. Әмма әни кеше бирешергә уйламый. “Мин улыма кирәкмен, аны аякка бастырырга тырышачакмын”, дип яши, үлемечле авыруы белән көрәшә ул.
Айгизгә ярдәм итәргә теләүчеләр аның исеменә (Сабиров Айгиз Рәфил улы) Саклык банкында ачылган 639002069003363056 санлы картага 40817810006003456572 исәбенә акча күчерә ала.
Әнисенең телефоны:
8-937-157-87-20 (карта шушы номерга бәйләнгән).


Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Яңа балалар тудыру йорты булачак
Вчера, 22:07 :: Сәламәтлек саклау
Яңа балалар тудыру йорты булачак
Ярдәм булачак!
Вчера, 21:20 :: Сәясәт
Ярдәм булачак!
Башкортстан -- лидерлыкта!
Вчера, 20:45 :: Җәмгыять
Башкортстан -- лидерлыкта!
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Вчера, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»