Ачлыктан нәрсә көчле?
05.10.2018 / Дөнья бу...

Җиңү көне тиз үтеп китте. Иртәдән төнгә кадәр бөтен кеше кырда эшли, аннары үз бакчасында бәрәңге утырта. Күршеләр, орлыклык бәрәңге биреп, безгә зур ярдәм итте. Бөтен бакчабызны Мөсәвит туганым белән казып, бәрәңге утырттык.
Менә шунда тормышыбызга чиксез тоелган, чынында берничә елга сузылган авырлыклар килде. Бу ачлык иде! Ачлык, сугыш кебек үк, күп кешеләрне теге дөньяга алып китте. Сугыштан исән кайткан кайбер агайлар авылда ачтан үлде, үзләре генә түгел, балалары, хатыннары белән. Аргы урамнан Насыйп абый һаман күз алдымда. Мин Мөсәвит туганым белән борчак чәчкән кырда бәләкәй үгез белән тырма тырматканда, ул җиргә чәчкән борчакларны берәмләп җыеп ашый иде. Хәле булмагач, ятып җыя иде. Күп тә үтмәде, ул үлде. Аның улы да, минем белән бер сыйныфта укыган кызы да үлде.
Ул язның фаҗигале көннәре бик күп булды. Без көннәр җылыну белән инеш буйларындагы агач башларына менеп, карга ояларыннан йомыркалар ала идек. Кайберәүләр агач башыннан егылып төшеп кулларын, аякларын сындырды, ә Айрат исемле якын иптәшем биек агачтан егылып төшеп мәрхүм булды. Мин дә күп кенә карга ояларын бушаттым, ул мескеннәрне баласыз калдырдым.
Агач башына менүдә миңа җиткән кеше юк иде. Тик мине туктаткан бер хәл булды. Авыл янындагы карга оялары бушагач, ояларны икенче җирдән эзләргә булдым. Ул инеш тыныч кына аккан бер аулак урында иде. Монда никтер карга оялары күренми, бөтенләй башка кошлар оя ясый икән.
Биредәге тынлык, тынычлык әллә нинди уй-хисләр уятты. Бу урынга нигә килүемне дә оныттым. Кинәт ниндидер кош тавышы ишетелде. Карасам, минем буйлык кына тал ботагында – кошчык оясы, ә анда – карга йомыркаларыннан бәләкәйрәк өч йомырка. Агач башына менәсе дә юк. Кулыма үзләре кереп барган кебек бит!
Тик кулымны ояга сузарга өлгермәдем, кинәт башым өстендә бер кошчык ачы тавыш белән кычкырып әйләнеп оча башлады. Мескен кошчыкның елавын ишеткәндәй булдым. Ояга сузылган кулымны кире алдым, ә кошчык һаман тирәмдә әйләнә, елый, мине оясыннан читкә куа. Мин ояга карарга да куркып, тизрәк авылга йөгердем, кайтып җиткәнче колагымда кошчык тавышы яңгырап торды. Йокларга яткач та бу тавыш мине һаман борчыды, берничә көннәр буе ишетелде ул миңа.
Шушы хәлдән соң бу кошчык үзенең оясын гына түгел, минем тәртибемне дә саклаучы булды. Ачлыктан да көчлерәк нәрсә бар икән бу дөньяда – ул кешенең намусы икән, кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итеп яши белүе икән. Табигатьнең урманнарын, суларын, һавасын, кошларын саклап яшәү икән...
Йортыбызда сыер сөтеннән башка тамакка алырлык бернәрсә дә калмады. Әниебез сөтнең күбесен хөкүмәткә тапшыра иде. Безгә аертылган сөттән башка берни дә калмый. Кайчакта көтүче аксак Хәмит үзеннән калган кайнаган сарык сөтен, я сөт кайнаткан савытын безгә чистартырга бирә. Без шул сөт калдыкларын кырып-кырып ашый идек. Бу савыт көтүче Хәмитнең сайлап куелган ярдәмчесенә генә бирелә иде. Сарык көтү җиңел түгел, аларны куу өчен бик күп көч кирәк. Ачлыктан аяклар да көчкә генә атлый хәзер.
Мөсәвит энем белән көн дә урманга үләнгә бара башладык. Капчык-капчык үлән ташып җилкәләр уелып бетте. Әниебез без алып кайткан үләннән сөтле аш, ботка әзерли иде. Шулай итеп, Сатый тавы урманнарының үләннәре безне ач үлемнән коткарып калды. Нинди үлән җыярга кирәклеген әниебездән өйрәндек.
Бервакыт җылы һәм кояшлы көнне безнең урам малайлары су коенырга киттек. Безнең урам башында, Сатый тавының кызыл ярыннан агып чыккан кечкенә инешкә төштек. Бу инешне елга дияргә дә уңайсыз иде. Тирәнлеге – чыпчык җәяү чыгарлык. Шулай да нинди текә ярлар ясаган ул үзенә. Билгеле, язгы кар сулары да аңа ярдәм иткәннәр. Мин шул суның агып чыккан башына кадәр барып караганым булды. Тыныч кына урыннан, усак үскән ярдан башлана аның озын юлы.
Бергә көтү көткән, урманнарда үлән җыйган иң якын дусларым, безнең урам малайлары: Давыт, аның абыйсы Сәүбән, Шәйхелзаман, Шакир абзыйның улы Әхәт... Суга барыбыз да киемсез кердек, бер-беребезгә су сибешеп күңел ачтык. Кинәт нигәдер көлү-шаяру бетеп, дөньяны тынлык басты. Без, тәү күргәндәй, бер-беребезгә карый башладык. Барыбыз да сөяк белән тиредән генә торган таякларга әйләнгәнбез икән. Менә шул күренеш аптыратты безне. Дөресен әйтим, ул вакытта без көзгегә карау дигән гадәтне белми дә идек.
Ачлык безне шундый хәлгә калдырса да, күңелне төшермибез, җәйге кояш нурларында, үзебезнең инеш суында коенабыз. Юк, ачлык җиңә алмады безне. Газиз әниләребез, сыер сөте, урманнарыбызның үләннәре, туган авылым кешеләренең дуслык хисләре коткарып калды.
Мөнәвир ЗАКИРОВ.

Вчера, 21:34 :: Яңалыклар
Дмитрий Медведев: "Көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүләрне контрольдә тотарга кирәк"
Новости русской версии сайта

19.02.2019 :: Экономика

19.02.2019 :: Политика

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (559)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»