Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Зөбәрҗәт ничек Дөрлимәвә булган?

Зөбәрҗәт ничек Дөрлимәвә булган?
09.10.2018 / Дөнья бу...

Зөбәрҗәт ничек Дөрлимәвә булган?Балага исем сайлау үтә дә четерекле эш икән.


Үз исеменнән канәгать булмаган кешеләр дә бар икән. Мин үзем дә озак вакытлар үз исемемне яратмадым. “Наҗия” дигән исемнең гарәп теленнән “тыныч холыклы, ягымлы, дөрес юлдан баручы якын дус” дип тәрҗемә ителүе турында укыгач кына тынычланып калдым.


Сеңлем тугач, әнием аны бер ай буе “Кадрия” дип йөртте. Миңа ул вакытта “Гөлнара” исеме нык ошый иде, шул турыда куркып кына әти-әнигә әйттем. Бер айдан әтием, сеңлемә “Нурия” исеме кушып, документ алып кайтып бирмәсенме! Ә инде Нурия сеңлем үсеп, үзенең дә улы тугач, өч көн исем китаплары актарып, гаилә киңәшмәсен­дә барыбыз бер фикергә килгәч кенә “Алмаз” дип исем куштык.
Исем кушу хикмәтләре бер бездә генә түгел икән. Сүзне төп героема бирәм.
– Мин Корбан бәйрәмендә туганмын, – дип башлады ул сүзен. – Дәү әти, дәү әниләр, әткәй-әнкәй, олы абый-апалар бергә җыелып, авыл мулласын чакырып, миңа “Корбангали” дип куштырганнар, мин шул изге исем белән яши башлаганмын. Әткәй-әнкәй көннәр буе эштә, әнкәй, кайтып, мине имезә икән дә тагын колхоз эшенә чыгып йөгерә икән. Дәү әти белән дәү әни оныкларын караганнар, әмма авыл Советыннан исемемне яздырып метрика алып кайтырга берсенең дә вакыты булмаган.
– Һич тә булмаса, карчык, баланы үзем карап торырмын, синең аякларың шәбрәк йөри, исемен яздырып кайт, – дип, дәү әти дәү әнине күрше мари авылына җибәргән. Бер-ике сәгать тә үтмәгән, дәү әни җәяүләп күрше авылга барып җиткән, секретарьны табып, метрика язып бирүен сораган. Секретарь мари егете булып чыккан. Дәү әни исемемне әйткәч: “Корбангали” дигән исем буламыни? Бу бик катлаулы исем бит! Әйдә, әби, уңайлы гына әйтелешле, күңелгә ятышлы гына исем кушабыз”, – дигән ул. “Нинди исемнәр кушалар соң сездә?” – дип, кинәт каушап китеп кызыксынган дәү әни. “Степан, Владимир, Николай булса, матур да, аңлаешлы да”, – дигән секретарь. Дәү әнигә бу егетнең үз-үзен тотышы, кыюлыгы, тыныч һәм пөхтә булуы бик тә ошаган. “Синең үзеңнең исемең ничек соң, балам?” – дип сораган дәү әни. Секретарь горур тавыш белән: “Минем исемем иң шәбе инде, әби, Николай булам мин”, – дип җавап биргән.
Безнең халыкта яхшы эштә эшләгән, бай тормышлы, уңышлы кешенең исемен яшь балага кушу гадәте бар бит. “Ярар, “Николай” дип яз, минем оныгым да, үскәч, синең кебек өстәл артында гына эшләп утырыр”, – дигән дәү әнием. Бу сүзне ишетү белән мари егете сөенә-сөенә туу турында таныклык язып биргән, дәү әнием, зур эш башкаргандай, йөгерә-атлый кайтып киткән.
Ул кайтуга дәү әти кулында мин үксеп елап беткәнмен. Метриканы тиз генә сандык төбенә салып куеп, дәү әни мине ашатырга тотынган. Эштән кайткан әнкәй-әткәйгә авыл Советыннан документ алуы хакында әйтсә дә, исемне алыштыруы турында ләм-мим дәшмәгән дәү әни. Бәлки, үзе дә кылган гамәленнән курыккандыр, бахыркай. Алар да таныклыкны сандык төбеннән алып карарга уйламаган, иртән торып эшкә киткәннәр. Мине “Корбангали” дип үстергәннәр шулай...
Минем Николай булуым 7 яшем тулып, мәктәпкә укырга җыенган чакта гына ачылды. Мәктәптә – Николай, өйдә Корбангали булып яшәлде. Мәктәптән соң техникумга кереп укыдым, нефтьче буласым килде. Анда укытучыларның күбесе: “Син урысмы, керәшенме?” – дип сорыйлар иде. “Юк, мин чын татар малае!” – ди торган идем.
Хәзер шәһәрдә яшим, авылга ял көннәрендә генә кайтып йөрим. Эштә без, өч Николай, бер сменада эшлибез: урыс Николай, мари Николай һәм мин – татар Николай. Шулай дип аералар безне. Ә авыл картлары һаман “Корбангали кайткан икән” дип каршы ала. Җәйләрен әткәй йортында ял итәм, ә Корбангали исеме, балачакны хәтер­ләтеп, йөрәгемә май булып ята, – дип сүзен тәмамлады Корбангали-Николай.
Бу хикәятне мин шифаханәдә ишеттем. Николай сөйләп туктаганны көткән кебек, спелеокамерадагы тагын берәү ашыгып сүзгә кушылды: “Әнием Мөршидә исемле иде, мин тугач та “Мәшүдә” дип куштырырга уйлаган һәм шулай атап йөрткән дә. Ә чынында исә туу турындагы таныклыкка “Маршуда” дип язганнар. Ул хатаны беркем дә төзәттереп йөрмәгән, менә шулай Мәршүдәгә әйләндем”.
Тагын берәү үзенең хикмәтле исеме хакында шуны сөйләде: “Исем куштырырга чыгып китеп барган әтиемнән әни “Зөбәрҗәт, Зөбәрҗәт, Зөбәрҗәт”, дип, өч тапкыр әйттергән булса да, мулла янына барып җиткәнче әтием ул исемне оныткан. Никадәр тырышып караса да, исенә төшерә алмаган. Мул­ланың элекке көнне генә хатыны үлеп киткән булган икән. Мулла аның исемен тәкъдим иткәч, әти риза булган да куйган. Менә шуннан килеп чыккан да инде минем кушма исемем – Дөрлимәвә. Хәзер кемдер мине “Дөрли” ди, кемдер “Мәвә апа” дип йөртә, ә паспортымда урысча Дурлимава исеме тора. Бөтен кешенең минем исемгә һушы китә!”
Баласын тапкан, исемен тапмаган, дип, кайчак юкка гына әйтмиләр икән.

Наҗия ГӘРӘЕВА.
Туймазы районы,
Кандра-Котый авылы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 11:00 :: Социаль өлкә
Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 10:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Киномакс"ка - 5 яшь!
Такчурада зур куаныч!
Сегодня, 09:43 :: Сәламәтлек саклау
Такчурада зур куаныч!
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сабыйлар мәнфәгатендә
Сегодня, 09:39 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйлар мәнфәгатендә








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»