Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Язмышмы? Ялгышмы?

Язмышмы? Ялгышмы?
12.10.2018 / Дөнья бу...

Язмышмы? Ялгышмы?Тормышны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк.

“Кеше язмышы маңгаена туганчы ук языл­ган була”, диләр. Әлбәттә, бу сүзләрдә хаклык бардыр. Әмма кеше язмышына җәмгыятьтә барган үзгәрешләр, төрле вакыйгалар да тәэсир итми калмый. Без, шушы вакыйгаларга яраклашырга тырышып, уйламаган эшләр башкарабыз, ахырын күзалламыйбыз.


Айгөл – Нәфисә апа белән Азат абыйның тәүге баласы. Нәфисә апага 16 яшь чагында Азат абый аңа өйләнә. Үзен­нән 5 яшькә өлкән егеткә шулай иртә кияүгә чыгарга нәрсә мәҗбүр иткәндер, анысы билгеле түгел. Әмма яшь хатын тиз арада үзен уңган, тырыш итеп күрсәтә. Азат абыйның туганнары арасында да хөрмәт яулый ул. Ләйсәнгә 5-6 яшь чакта малайлары да туа. Яшь гаилә авырлыклар белән булса да җитеш тормышта яшәргә тырыша. Балаларын башкалардан ким-хур итми тәрбияли.
Туксанынчы еллардагы үзгәрешләр Нәфисә апа эшләгән фабрикага да кагылмый калмый. Йөзгә якын кеше эшсез кала. Халык сәгатьләр буе кибетләрдә чиратта тора, талонга алынган әйберләр генә яшәргә җитми. Гомумән, илдә барган “үзгәртеп корулар” беркемгә дә кагылмый калмый. Эшсез калган Нәфисә апа да кая барырга белми бәргәләнә. Әмма авырлыкларга беркайчан да баш имәгән хатын бу юлы да югалып калмый, үз эшен ачарга карар кабул итә.
Эссе җәй көнеме, әллә кышның зәмһәрир салкыннарымы – базарга чыгарга кирәк. Алай гына да түгел, поезд белән Мәскәүгә барып, товар алып кайту да күп авырлыклар тудыра. Поезддагы урлашулар, билет ала алмыйча җәфаланулар, зур-зур сумкаларны берүзе сөйрәү­ләр – боларның барысы да Нәфисә апа иңнәренә төшә. Ничек булса да, Нәфисә апа уңышлы гына эшли башлый. Ул 4-5 көн буе товар алып йөргәндә ире Азат ике бәләкәй бала белән торып кала. Сәүдә өлкәсендә үз урыныңны табар өчен көнне төнгә ялгап эшләү генә уңыш­ларга китерә.
Берничә ел шулай яшә­гәннән соң Нәфисә апаның сәламәтлеге нык какшый. Айлар буе дәва­ханәдә ятып, бераз савыга да янә товарга китә, сатуга чыга. Ә Азат абый бу хәлләргә артык игътибар бирми. Ул көндез эштә булса, кичләрен үз күңелен үзе табарга тырыша. Энекәшен тәрбияләү, хуҗалыкны тәртип­тә тоту еш кына кечкенә Айгөлнең иңнәренә торып кала. Мәктәптә уку да җиңел бирелми кызга. Хәер, аның башкалар кебек бер түгәрәк­тән икенчесенә йөрергә дә, сәгатьләр буе өй эшләрен хәзерләргә дә вакыты булмый.
17 яшьлек чагында кыз үзеннән өлкәнрәк егет белән таныша. Башын югалтып гашыйк булмаса да, егет аңа бик ошый.
– Кызым, ашыкма, син әле яшь. Башта белем ал, эш тап, аннары башкалар турында уйларга да була. Элек ничек яшәгәнебезне хәтерлисеңдер бит? Әле генә җитеш тормышта яшибез. Белемем булса, бу кадәр авырлыклар күрергә дә туры килмәс иде миңа, – ди Нәфисә апа кызына.
Әмма Айгөл бу “җитеш тормыш”тан күптән арыган була инде. Әнисе дәваханәдә ятканда яисә товарга киткәндә еш кына исерек әтисен уятып, иртән эшкә җибәрүләр, аның башка хатын-кызлар белән чуалуын әнисенә белгертмәс­кә тырышулар, энекәшен тәрбияләү – болар барысы да кызның балачагының да, үсмер елларының да ямен югалтты шул.
Бер көнне Нәфисә апа белән Азат абый кичен өйгә кайткач, өстәлдә кызларыннан язу таба. “Без Илдар белән өйләнешергә булдык. Бүген­нән аның белән яши башлаячакмын. Барысы өчен дә рәхмәт. Мин сезне яратам. Айгөл”, дип язылган була анда. 18 яшьлек кызның бу карарына әти-әнисе каршы төшми. Озакламый, ике як та бер­ләшеп, балаларына никах укыта.
Айгөл ире белән Илдарның әти-әнисенең ике бүлмәле фатирында яши башлый. Кеч­кенә фатирда күмәк яшәү җиңел түгел. Озакламый яшь гаиләнең тәүге баласы да туа. Нәфисә апа белән Азат абый кызларының шундый шартларда яшәвенә борчыла. Моңа кадәр алар яшьләргә машина сатып алырга ярдәм иткән булса, хәзер инде фатирлы булулары өчен зур көч сала. Илдар да тәүге вакытта гаиләсен тәэмин итү өчен тырышып эшли. Әмма яшь кешенең хезмәт хакы әллә ни зур булмый.
Айгөл икенчегә бәби алып кайткач, чыгымнар тагын да арта. Илдар акчалырак эш таба алмый җәфалана. Нәфисә апаның да киявенең мондый “булдыксыз” булуына ачуы килә. Еш кына кызына аны тәнкыйтьли. Шулай ел артыннан ел үтеп, Айгөл белән Илдарның да балалары мәктәпнең соңгы сыйныфларына җитә. Әмма бу вакытта ир белән хатын арасы гына ныклап суынган була. 20 елга якын бергә яшәгәннән соң Айгөл белән Илдар аерылышырга була. Шулай итеп, Айгөл әти-әнисе алып биргән фатирда үсеп җиткән ике баласы белән торып кала.
Озак та үтми, Илдар, бер хатын белән танышып, гаилә кора. Айгөл дә үзеннән 5-6 яшькә яшьрәк Сергей белән кавыша. Сергей моңа кадәр өйләнмәгән, таксида эшләүче ир була. Игътибарлы, сөй­кемле, татлы телле Сергейны бер күрүдән ошата Айгөл. Чыннан да, ничә еллар ирен­нән күрмәгән мондый мөнә­сәбәт, колакны назлаган матур сүзләр хатынның башын әйләндерә.
Елга якын бергә яшәгәч, Сергей Айгөлгә бәби алып кайтуын үтенә. Кырыкны узган хатынга бу адымга бару җиңел булмый. Әмма ул Сергейның да әти булырга теләвен яхшы аңлый.
– Синең ике балаң бар. Минем дә үз балаларымны сөясем килә. Вакыт узган саен син дә олыгаясың, – дип үтенә ул хатынга.
Айгөлнең карынындагы балага 6 ай булган чакта табиблар баланың авыру икәнлеген ачыклый. “Баланы ясалма юл белән мотлак алырга кирәк. Ул туган хәлдә дә озак яши алмаячак. Ә синең сәламәт­легең нык какшаячак”, – дигәч, Айгөл ризалаша.
Әлеге вакыйгалардан соң елга якын вакыт үткәч, Айгөл янә йөкле булуын сизә. Бу юлы инде барысы да яхшы гына барган сыман. Сергей да әти буласын түземсезләнеп көтә. Барысы да уңышлы гына тәмамлана. Әмма сабый туып, бераздан аңарда куркыныч чир барлыгы ачыклана...
Бертуктаусыз дәваханә юлларын таптау, баланы – әле бер, әле икенче җиргә массажга, гимнастикага йөртү – боларның барысы да Айгөл иңнәренә төшә. Бала белән даими шөгыльләнергә кирәк булганлыктан, ул эштән ки­тәргә дә мәҗбүр була. Авырлыклар белән булса да бала йөрергә, сөйләшергә өйрәнә.
Өлкәнәеп барган хатын, авыру бала, җитмәсә, тагын ике баласы Сергейның иң­нәренә авыр йөк булып ята. Берничә ел Айгөл белән яшәгәннән соң, ул, аны калдырып үзеннән яшь кызга өйләнә.
Бүген исә Айгөл өч баласы белән яши. Өлкән улы эшли, әнисенә ярдәм итәргә тырыша. Айгөл үзе дә әле тегендә, әле монда эш табып кына тора. Нәфисә апа белән Азат абый исә кызларын ташламый, төрлечә ярдәм итә.
Әйе, кеше башыннан ниләр генә үтми. Ничек кенә булмасын, үз язмышын кабул итеп, матур итеп яшәргә тырышучылар, нинди генә очракта та кешелегек сыйфатларын югалт­мау­чылар хөрмәткә лаек.

Нурия Шакирова.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Куркыныч лифт...
Сегодня, 15:57 :: Җәмгыять
Куркыныч лифт...
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Сегодня, 15:40 :: Сәламәтлек саклау
Грипп эпидемиясенә әзербезме?
Гомере бетмәгән икән...
Сегодня, 15:34 :: Җәмгыять
Гомере бетмәгән икән...
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сегодня, 15:28 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илһам Шакировның исеме ничек мәңгеләштереләчәк?
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Сегодня, 15:28 :: Яңалыклар
Сибайда экологик хәл тотрыклы
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы
Сегодня, 15:22 :: Башкортостанга - 100 ел!
Темәстә - яңа янгын сүндерү депосы




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»