Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хатын аеру хәерлегә илтми

Хатын аеру хәерлегә илтми
16.10.2018 / Дөнья бу...

Хатын аеру хәерлегә илтмиБер тапкыр бирелгән гомерне үкенечле итеп үткәрмәсәк иде.

Алтмыш яше тулып узгач, озак яшәмәде Рәсим. Хаклы ялга шахтер стажы белән 55 яшьтән үк киткән иде. Пенсиясе дә әйбәт кенә. Тик, янында хатыны юк. Кырык ел бергә гомер иткән хатынын, Фәниясен, юктан гына тавыш-гауга куптарып, апа-сеңелләре куып җибәрде. Җиденче ел инде Фәниясез яши. Шул сәбәп беләндерме, “яшел елан” белән дуслашты. Әйткәндәй, кибет тә урам аша гына... Әлбәттә, нәтиҗә озак көттермәде, Рәсимне җир куенына алып китте...


Рәсим гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе Нәгыйм, әнисе Миңсылу яңа оешып килгән колхозда эшлиләр. 1939 елда икенче Бөтендөнья сугышы башлана. Рәсимгә 6 яшь тулганда әтисе Нәгыймне фин сугышына җибәрәләр. Ярты ел дигәндә, ул, контузия алып, исән кайта.
Озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. Нәгыймне тагын фронтка озаталар. Мәскәү янында барган каты бәрелешләрдә катнаша ул. Шулай бер алыш алдыннан ат арбасына снаряд төяп китеп барганда, аны фашист самолеты эзәрлекли. Бомба Нәгыймнең арбасына эләгә. Аның белән бергә снарядлар да шартлый. Нәгыйм һәлак була.
Ирләр һәм егетләр сугышта. Авылда хатын-кызлар, бала-чага һәм сугышка яраксыз картлар гы­на кала. Шуңа күрә Миңсылуны бригадир итеп куялар. Ул вакытта колхозда барлык эшләр дә кул көче белән башкарыла. Чөнки эшкә яраклы атларның барысы да фронтка алынган, машина һәм тракторларны әйтеп тә торасы юк! Алай да колхозчылар тырышлыгы белән хуҗа­лык сакланып кала. Колхозчыларга эш хакы итеп көненә берәр кашык алабута оны бирүгә кадәр барып җитәләр.
Өйләрендә бишәр бала белән калган хатыннар нинди генә михнәтләр күрми... Ә Миңсылу ничек яши соң? Өч баланы ашатырга, киендерергә кирәк. Ярый әле иренең әнисе алар белән яши һәм көн-төн колхозда эшли.
Миңсылу 1947 елда икенче тапкыр кияүгә чыга. Тормыш азрак җиңеләя, әлбәттә. Яңадан балалар туа, Нәгыймнекеләргә игътибар азая. Шуңа да Рәсим бик яшьли тәмәке тартырга өйрәнә, укуы аксый. Нәтиҗәдә, бишенче сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә чыга. Анда да Рәсим бик сүлпән йөри. Ә кышларын тимер юл буенда кар көрәргә ялланып акча эшли.
Армиягә алынганчы шулай йөри. Солдат хезмәте кешене чыныктыра, эшкә өйрәтә. Рәсим дә армиядән таза, матур егет булып кайта. Бер елдан өйләнә. Хатыны чибәр, эшкә уңган. Рәсимнең туган йортында күпмедер яшәгәннән соң, Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәренә барып төпләнә­ләр. Рәсим шахтага эшкә керә, Фәния ашханәгә урнаша. Еллар үтә. Башта бу икәүне шатландырып кызлары дөньяга аваз сала, аннары уллары туа... Тормыш җайланып, акрын гына еллар йомгагы сүтелә. Кызлары Лина 11нче сыйныфны тәмамлагач, Башкортстан дәүләт медицина институтына укырга керә. Невролог һөнәре алып, Санкт-Петербургка китеп эшкә урнаша. Кияүгә чыга. Ире юридик институт тәмам­лаган, хокук саклау органнарында эшли. Ә улы Радик әтисе эзеннән китә, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, шахтага эшкә керә. Өйләнә, ике бала үстерә, һәм әтисенең фатирында, Копейскида кала. Рәсим 55 яшендә хаклы ялга чыгып, авылга, туган йортына кайтып төпләнә.
Авылда Рәсим белән Фәния матур гына тормыш көтә башлыйлар. Әниләре Миңсылу — әле Рәсим­нәрдә, әле кече кызы Рима белән Уфада яши. Берничә ел шулай матур гына гомер итәләр. Тик Миңсылу гына 80 яше тулыр-тулмастан бакыйлыкка күчә. Ул вафат булганнан соң, олы кызы Рания белән кече кызы Рима еш кына авылга кайтып, бернинди сәбәпсез Фәнияне кыерсыта башлыйлар. Ә бер кайтуларында аны бөтенләй өйдән куып чыгаралар. Рәсим үз хатынын яклашмый.
Фәния Копейскига улы янына китәргә мәҗбүр була. Шулай итеп, 40 елдан артык бергә дөнья көткән гаилә таркала.
Ялгызлык. Бу хәлне ялгыз калмаган, ялгызлык шулпасын тәте­мәгән кешеләр белми, әлбәттә! Ә белгәннәре дошманыңа да язмасын ул ялгызлык, диләр. Дөресе дә шулай. Ялгыз калганнан соң Рәсим ничек яшәде соң? Яшәвен яшәде. Ә хатыны киткәч, аңа “тормоз” салучы калмады. Пенсиясен алу белән эчкегә салыша иде. Чоланында җыелган буш шешәләр белән өенең нигезен дә “тышлап” куйган иде ул, хәтта.
Ялгызлыкны язмыш алып киләме, әллә язмышны кешеләр үзләре язамы?

Фуат Мусин.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»