Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Икенче сулыш

Икенче сулыш
19.10.2018 / Дөнья бу...

Икенче сулышУл спортчыларга гына түгел, сәнгать әһелләренә дә хас икән.

Спортта “второе дыхание”, ягъни икенче сулыш дигән халәт бар. Күпмедер физик авырлыклардан, ару-талудан соң өстәмә мөмкин­лекләр ачылып, хәл кереп, җиңел булып китү ул. Марафонда йөгерешчеләр, мәсәлән, ярты дистанцияне үткәннән соң арулары бетеп, энергияләре ташып китүен билгели. Баксаң, бу сәнгатьтә дә була ала икән. Соңгы елларда гына җыр-музыка сәнгатендә исеме ишетелә башлаган Эльверт Гарәфетдинов та үзендә икенче сулыш ачылды дип исәпли.


– Мин шактый сүлпән иҗат итә идем. Гаилә корып, сабыебыз тугач, яшәр урыны булмаган яшь гаиләләргә бирелә торган 300 мең сум акча кулга килеп керде. Шуннан үз йортыбызны булдыру белән минем белән әллә нәрсә булды – бик актив иҗат итә башладым. Бер-бер артлы яңа җырлар, яңа көйләр туып кына тора. Аранжировкаларым да күп булды. Минем мондый рухи күтәрелеш кичергәнем юк иде әле, – ди Эльверт Гарәфетдинов.
Эльверт Гарәфетдинов чыгышы белән Туймазы районының Кандра авылыннан. Әлеге көндә Благовар сылуы Ирина белән бер ул үстерәләр.
Әтисе Рәсүл – мастер-энергетик, әнисе Роза балалар бакчасында тәр­бияче булып эшләп хаклы ялга чыкканнар. Эльверт Уфа сәнгать учили-щесының эстрада-вокал бүлеген тәмамлаган. Арытаба ВЭГУда юрист дипломы да алып чыккан. Ләкин Эльверт моны бер ярдан икенче ярга ташлану, төрле һөнәрләр үзләштерү дип санамый. Аның уенча, бу заманда һәр кеше юрист булырга тиеш.
Эльверт Гарәфетдинов җыр-музыкага сәләтен әтисенең әтисе – Җама­летдин бабасыннан күрә. Бабасы 13 яшьтә үк скрипка ясап, шунда уйнарга өйрәнеп үсә. Төрле чараларда, мәҗ­лесләрдә халык алдында чыгыш ясый. Эльвертка бабасын күрү насыйп булмый. Ул аның вафатыннан соң тугыз ел үткәч кенә дөньяга килә. Ләкин бабасының сугыштагы батырлыклары турында әтисеннән ишетеп үсә.
– Ул каты сугышларның берсендә бер капитан белән исән кала. 300-400 метр ераклыкта немец сол-датларының сөйлә­шүен ишетеп калалар. Җамалет­дин бабам аларга пушкадан ут яудырырга тәкъдим итә. Әлеге офицер исә караңгыда дөрес ату мөмкин түгеллеген әйтә. Бабам артил-лериядә наводчик, ягъни төзәп торучы буларак эшен яхшы белгән, ул тавышлар күп бул­ган урынга төзи. Беренче снаряд килеп төш­кәч, дөнья яктырып китә һәм алар моннан файдаланып тагы берничә тапкыр аталар. Снарядлар фа-шист­ларның кайнап торган җиренә төшә. Әлеге батырлыклары өчен капитанга “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә. Бу батырлыкның башында бабам торса да, ул медаль белән генә чик­ләнә, – ди Эльверт.
Яшь музыкант Эльверт Гарәфетдиновның бик күп җыр­ларына клип­лар төшерелгән. Алар БСТ, “Туган тел”, “Мәйдан” каналларын­дагы хит-парадларда призлы урыннар ала. Егет музыка язу, аранжировка ясаудан тыш, үзе дә сәхнәгә чыгып җыр­ларын башкара. Төрле музыкаль бәйгеләрдә, кичәләрдә, юбилей чараларында теләп катнаша.
Эльверт Гарәфетдинов киләчәктә милли музыканы халыкара дәрәҗәгә чыгару хыялы белән яши. Аның уенча, бүген заманча техника белән тәэмин ителгән профессиональ студияләр җитми. Шуның нәтиҗәсендә музыкаль яңгыраш сыйфаты да аксый. Шулай ук клипларның заманнан артта калуы, тәҗрибәле клипмейкерлар аз булуы өчен борчыла. Төрки халыкларның “милизмнар чиреннән” арынып, экспериментлар ясау теләге белән дә яна. Эльверт фикеренчә, көнчыгыш музыкасы безнең милли көйләргә караганда төзек булуы, катлаулы ритм һәм интонациясе белән аерылып тора, шуңа күрә көнчыгыш һәм көнбатыш музыка традицияләренең бергә кушылуына ирешергә кирәк. Музыкант мондый уңышлы синтез Салих Сәйдәшев иҗатында бар дип исәпли.
Яшь музыкант хәйрия чараларында да теләп катнаша. Дәүләт аларның яшь гаиләләренә күрсәткән ярдәме өчен ул балалар һәм картлар йортларында хәйрия кичәләре уздырырга әзерләнә.

Мөнир МӘХМҮТОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»